Башкортстанның Кырмыскалы районы үзәк хастаханәсе карантинга ябылган
Башкортстанның Кырмыскалы районы үзәк хастаханәсе карантинга ябылуын республика сәламәтлек саклау министрлыгы брифингында Башкортстанда Роспотребназдор идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикаев белдерде.
Бүгенге көндә Уфаның республика онкология, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе һәм 21нче санлы хастаханәләре карантинга ябылган, шулай ук Бәләбәй районы үзәк хастаханәсе, Октябрьски һәм Стәрлетамакның 1нче санлы хастаханәсендә аерым бүлекләр коронавирус сәбәпле карантинда кала бирә.
24 апрельдә онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.
Бүген көн дәвамында Камал татар театрының "Сишәмбе көн кич белән" проектында катнашучылардан видеоязмалар тәкъдим итәчәк. 18:00 сәгатьтә театрның Instagram аккаунтында туры эфирда GAUGA төркеменең солисты Оскар Юнысов чыгыш ясый. 19:00дә проектның "Парковка" спектакле күрсәтелә.
Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре укуны (18:00) дәвам итә.
Уфаның "Нур" татар театры балалар өчен "Нурлы әкият" исемле онлайн-проект дәвам итә. Бүген ВКонтактеда әкиятне (19:00) татар артисткасы Гөлназ Биктимирова укый.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры балалар өчен "Әкият илендә" проектын дәвам итә. Әкиятләрне театр артистлары укый (19:00).
Башкорт драма театры шулай ук "Тиле яшьлек" һәм "Кыю кызлар" спектакльләрен тәкъдим итә.
Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры артистлары Чулпан Әбдрахимова белән Ләйсән Миңлегалиева "Убырлы кайнана белән бахыр килен" башкорт халык әкиятен (19:00) укый.
Сибай башкорт драма театры артисты Айбулат Гөмәров "Яраткан артистлардан әкият" проекты кысаларында башкорт телендә әкият укый (19:00).
Әтнә татар театры сайтында "Фронтовичка", "Гүзәлем Әсәл", "Көрәктән – Сәнәк" комедиясын, "Әниемнең ак күлмәге", "Бәби театр", "Югалган көн", "Күз нурларым", "Безнең шәһәрнең серләре" спектакльләрен карап була. Билет бәясе – 30-70 сум.
Әлмәт татар драма театры татар телендә "Ромео һәм Джульетта" спектаклен тәкъдим итә.
Буа дәүләт сатира театры "Дурак уены" спектаклен карап була.
Омски өлкәсендә коронавирустан татар кешесе вафат булды
Омски өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге Омскида Казаннан поездда кайткан бер кешенең үлеме турында хәбәр итте. Соңрак әлеге кешенең Әхәт Мирхалиев булуы ачыкланды. Аның үлемен мәрхүмнең хатыны, Азатлыкның күп еллар буе Омскидагы хәбәрчесе булган Сания Мирхалиева да раслады.
Матбугат хезмәте хәбәрендә мәрхүмнең Казаннан кайтканнан соң ике атна дәвамында өйдә авырганы, соңрак хастаханәгә салынганы язылса да, хатыны Сания иренең бары өч көн генә авырып ятуын әйтте.
"Казаннан кайткач, бераз суык тидерде, өч көн авырып ятты, хастаханәгә барып: "Казаннан кайттым" дигәч үк, коронавирустыр дип шәһәр хастаханәсенә алып киттеләр. Анда ничек дәвалаганнарын белмим. Йөрәге авырта иде", диде ул.
Хастаханә матбугат үзәге мәгълүматларына караганда, соңгы көннәрдә Мирхалиев үпкәне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган килеш авыр хәлдә яткан. "COVID-19дан кала аңа инсульт та суккан", диелә матбугат үзәге мәгълүматында.
Германиядә пандемиянең икенче дулкынына әзерләнәләр
Күп кенә илләр, шул исәптән Германия дә карантин чараларын киметә башласа да, коронавирус таралуның яңадан көчәеп китү мөмкинлеген кире какмый. Daily Mail Германиядә пандемиянең икенче дулкынына әзерлек чаралары турында хәбәр итә. Мисал өчен, Берлиндагы күргәзмә үзәге 1000 авыруны кабул итә алачак хастаханә итеп үзгәртелә.
Газетта Берлиндагы Charite хастаханәсе вирусологы Кристиан Дростенның вирус “бөтенләй башка көч” белән әйләнеп кайтырга мөмкин дип кисәтүе дә китерелә.
25 апрельдә онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.
Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар драма театры "Артык өйләнгән таксит" спектаклен (15:00) тәкъдим итә.
Тинчурин исемендәге татар театрының "Гайфи бабай, өйлән давай!" спектаклен (17:00) карап була.
Башкорт дәүләт филармониясе "Йатаган" башкорт этно-төркемнең концертын (17:00) күрсәтә.
Әкият курчак театры артистлары Instagram челтәрендә туры эфирда татар әкиятләре укуны (18.00) дәвам итә.
Бүген Калеб яңа буын җыены белән Татар китабы йорты BERGӘ акциясе кысаларында "Яратулы еллар: лирика" онлайн шигырь кичәсе (19:00) уздыра. Проектта Татарстан, Русия төбәкләре һәм Германия белән Төркиядән 23 шагыйрь, 5 актер катнашачак. Бу чара 26 апрель – Габдулла Тукайның туган көненә дә, Шигърият бәйрәменә дә, Туган тел көненә дә багышлана. Шигъри кичәне Йолдыз Миңнуллина белән Луиза Янсуар алып бара.
“Безнең Татарстан” #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген җырчы Гөлназ Батталова белән Yuki төркеме (19:00) җырлый.
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры "Анам кыры" спектаклен (19.00) тәкъдим итә.
Камал татар театры сайтында "Дәрсе гыйбрәттер театр..." спектаклен (19:00) карап була. тәкъдим итә. Карау бәясен тамашачы үзе билгели.
Уфаның "Нур" татар театры балалар өчен "Нурлы әкият" онлайн проектын дәвам итә. Бүген әкиятне (19:00) Әнҗе Кашапова укый.
Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры артисты Аида Кульбаева Александр Пушкинның башкорт телендә "Үле патшабикә һәм җиде батыр турында әкият"ен (19.00) укый.
Бүген Кумык музыкаль драма театрының "Шими Дербеди" музыкаль комедиясен (17:00) карап була.
Башкортстанның Балтач районы үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге карантинга ябылган
Башкортстанның Балтач районы үзәк хастаханәсенең хирургия бүлеге карантинга ябылуын республика сәламәтлек саклау министрлыгы брифингында Роспотребназдорның Башкортстандагы идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикәев белдерде. Аның сүзләренә караганда, анда дәваланучы бер кешедә коронавирус бар дип шикләнелә.
Бүгенге көндә Уфаның республика онкология, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе һәм 21нче санлы хастаханәләре карантинга ябылган, шулай ук Бәләбәй районы үзәк хастаханәсе һәм Стәрлетамакның 1нче санлы хастаханәсендә аерым бүлекләр коронавирус сәбәпле карантинда кала бирә. Октябрьски 1нче санлы шәһәр хастаханәсе карантиннан чыгарылган.
COVID-19 Татарстанда тагын 65, Башкортстанда 35 кешедә рәсман расланды
Татарстанда коронавируслы авырулар саны соңгы тәүлек эчендә 65кә арткан. Бу санны республиканың коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә. Бу кешеләрнең 20се хастаханәдә, 45е өйдә дәвалана. Татарстанда вирусны йоктырганнар саны 491гә җитте. Барлыгы 48 кеше савыккан, үлүчеләр турында хәбәр юк.
Башкортстанда 35 яңа очрак турында хәбәр ителә. Республикада COVID-19 вирусы барлыгы 490 кешедә табылган, барлыгы 57 кеше савыккан. Барлыгы 14 кешенең гомере өзелгән. Соңгы берничә көндә яңа үлем очраклары турында хәбәрләр булмады.
Узган тәүлектә Русиядә коронавирусның 5966 яңа очрагы теркәлгән, 66 кеше үлгән. Русиядә коронавирус йоктыручылар барлыгы 74 588 кеше, 681 кеше үлгән. 6250 кеше савыккан.
Мәскәүдә яшәүче хокук яклаучы, адвокат Бахром Хамроев Кахан хастаханәсендә коронавирустан савыгып, бүген хастаханәдән чыгып өенә кайтып киткән.
Үзенең Instagram сәхифәсендә ул савыгуын һәм коронавирус аркасында 13 килога ябыкканнын язып чыкты. Табиблар Хамроевка реабилитация узарга киңәш иткән.
Хамроев 30 март гаиләсе янына Мәскәүдән Казанга килгән булган. 31 март температурасы күтәрелеп, берничә көннән Хамроевның хәле начарайган һәм 4 апрельдә ашыгыч ярдәм аны тагын Республика инфекция хастаханәсенә алып киткән. Соңыннан аны Казанның 7нче хастаханәсенә күчергәннәр иде.
7 апрельдә Хамроевның хатыны Зөһрә Хамроевада, әнисе белән бергә яшәгән кызында һәм Хамроеваның энесендә дә расланды. Ире хастаханәгә салынгач, карантинга ябылган Хамроева мондый шартларда ярдәмнең дөрес оештырылавы турында Азатлыкка сөйләгән иде.