Түбән Новгородның татар авылы Грибанда COVID-19 табылган
Түбән Новгород өлкәсенең татар авылы Грибанда яшәүче бер кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. Бу хакта үзенең Instagram сәхифәсендә Грибан авылы урнашкан Сергач районы башлыгы Олег Радаев хәбәр итте.
Радаев язуынча, авыру короновирусны җиңел кичерә, ул Пилнә авылының хастаханәсендә дәвалана.
Түбән Новогород өлкәсендә коронавирус табылган татар авыллары саны җидегә җитте. Әлеге авыллар Сергач, Пилнә һәм Кызыл Октябрь районнарында урнашкан. Моңа кадәр Түбән Новгород өлкәсе Камка, Өчкүл, Куй Суы, Иске Мочали һәм Кучкай Пожары татар авылларында сигез кеше коронавирус йоктырган иде. Хәзер аларның саны тугызга җитте. Вирус йоктырганнарның дүртесе Камка авылында, берешәр очрак Кучкай Пожар, Өчкүл, Куй Суы, Иске Мочали һәм Грибан авылында.
Коронавирус Татарстанда тагын 71, Башкортстанда 37 кешедә рәсман расланды
Татарстанда коронавируслы авырулар саны соңгы тәүлек эчендә 71гә арткан. Бу саннарны Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.
Татарстанда вирусны йоктырганнар саны 562гә җитте. Чир тарала башлаганнан бирле Татарстанда аннан бер генә кешенед дә үлүе турында рәсми хәбәр булмады.
Башкортстанда 37 яңа очрак турында хәбәр ителә. Республикада COVID-19 вирусы барлыгы 527 кешедә табылган, барлыгы 14 кешенең гомере өзелгән. Соңгы бер атнада яңа үлем очраклары турында хәбәрләр булмады.
Узган тәүлектә Русиядә коронавирусның 6361 яңа очрагы теркәлгән, 66 кеше үлгән. Русиядә коронавирус йоктыручылар барлыгы 80 949 кеше, 747 кеше үлгән, 6767 кеше савыккан.
үген, Габдулла Тукай туган көнендә, Татарстанда "Туган тел" бәйрәме билгеләп үтелә. Коронавирус пандемиясы аркасында быел Туган тел һәм Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулу бәйрәме яңа – онлайн формата уза. "Мин татарча сөйләшәм!" чарасының (14:00-20:00) барышын ВКонтакте челтәрендә аның төркемендә һәм Youtube-тагы "TMTV" каналында карап була.
Башка чаралар турында мәгълүматны бүген Азатлыкның махсус язмасында күрә аласыз.
Моннат тыш, Алексеевски якташлыгының Youtube каналында барган "Шигьрият бәйрәмендә" дөньяның төрле якларында, шул исәптән, Кырым, Германия, Финляндия, Төркия, Казакъстан һәм башка төбәкләрендә яшәгән милләттәшләребез катнаша:
Уфага Дубайдан 62 турист кайта
26 апрельдә Уфа һава аланына Дубайдан 62 турист кайта. Аларның 26сы - Башкортстан кешесе, калганнары Удмуртия, Калмыкстан республикаларыннан һәм Перм төбәгеннән. Кайтучыларның барсы да Башкортстанда ике атнага карантинда калачак.
Роспотребнадзорның Башкортстандагы идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикаев хәбәр иткәнчә, аларны “Йоматау” ("Юматау") шифаханәсенә урнаштырачаклар. Иртәгә Уфага Гоадан да туристлар кайтырга тиеш, алар да шул ук шифаханәгә карантинга җибәрәләчәк.
27 апрель иртәсенә коронавирус турында төп хәбәрләр:
- Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 2 миллион 971 меңнән артык, якын арада бу күрсәткеч 3 миллионга җитәчәк, дип көтелә. Авырудан 206 мең кеше үлгән, 865 мең кеше дәваланган.
- Русиядә авыручылар саны 80 меңнән арткан, бу күрсәткеч белән ил вирус тарала башлаган Кытайга нык якынлашкан (83 мең).
- Дүшәмбе иртәсендә Казанның Арбузов урамында урамга чыгу рөхсәтен тикшерү сәбәпле зур тыгым барлыкка килде. Эшкә баручыларны туктатып рөхсәт кәгазьләре соралды, ди социаль челтәр кулланучылары.
- АКШ һәм Франция президентлары БМОның Иминлек шурасы даими әгъзаларын ашыгыч рәвештә җыярга тәкъдим итә. Сөйләшү коронавируска багышланырга тиеш. Трамп белән Макрон Дөнья сәламәтлек оешмасы реформасын үткәрергә тәкъдим итә.
- Якындагы көннәрдә Русия президенты Владимир Путин халыкка яңа мөрәҗәгать белән чыгачак дип көтелә. Моның хакта аның сүзчесе Дмитрий Песков белдерде. Белгечләр "ял көннәре" режимы озайтылачак дип көтә.
- Русия мәгариф министры Сергей Кравцов ил мәктәпләренең дистанцион укуга әзер булмавын таныган. Шул ук вакытта хәтта эпидемия шартларында Бердәм дәүләт имтиханын үткәрмичә булмый, дип саный министр.
- Русиялеләрнең 40%-ты COVID-19ны йоктыру куркынычын түбән дип саный. 21% кеше әлеге ихтималны югары дип атый. Авыруны йоктыру очрагында нәтиҗәләрнең авыр булачагын 48% кеше саный.
Коронавирус саннары белән Русия Кытайны узды
Соңгы тәүлектә Русиядә 6 361 кешедә коронавирус расланган, 50 кеше үлгән. Коронавирус инфекциясенә каршы көрәш штабы белдерүенчә, илдә 87 147 кешедә COVID-19 расланган. Кытайда — 83 917 диелә Балтимордагы Джон Һопкинс университеты сайтында.
Соңгы тәүлектә Русиядә 6 361 кешедә коронавирус табылган, 50 кеше үлгән. Үлүчеләр саны 794кә җитте.
Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 70 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп республикада коронавируслы кешләр саны 632 булды. 75 кеше терелгән диелә.
Башкортстанда COVID-19 йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган, республикада барлыгы 570 кешедә вирус табылган. 72 кеше терелгән. Соңгы тәүлектә үлүчеләр турында язылмый, моңа кадәр 14 кешенең үлеме турында хәбәр ителгән иде.
Уфага Дубай һәм Гоадан 300ләп турист кайтты
Уфага Дубай һәм Гоадан “Урал һава юллары” ширкәтенең ике рейсы коронавирус пандемиясе сәбәпле чит илләрдә калган Русия туристларын алып кайтты. Кайтучылар арасында Башкортстан һәм Татарстан кешеләре дә бар.
Уфа һава аланы матбугат хезмәте җитәкчесе Татьяна Ризван социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, Гоадан 162 турист килгән, шуларның 37се Башкортстаннан. Дубайдан кайткан 117 туристның 17се шушы республика кешеләре.
90 кешене Башкортстанда обсерваторга урнаштырганнар. Калганнары автобус яки очкыч белән өйләренә кайтып китәчәк дип язган "Республика Башкортостан". Күрше төбәкләр үз ватандашларын автобус белән килеп алу оештырган. Бу Оренбур өлкәсе, Самар, Түбән Новгород, Татарстан, Удмуртия, Чуашстан, Пермь крае.
Дөньяда коронавирус йоктырганнар саны 3 миллионнан арткан
COVID-19 инфекциясе йогуы расланган кешеләр саны бар дөнья буйлап өч миллионнан арткан. Моның турында мәгълүматны Джонс Һопкинс университеты китерә.
Университет рәсми саннарны онлайн җыеп бара. 27 апрель киченә коронавирус 3 002 303 кешедә расланган дип күрсәтелә. Сүз нәкъ рәсмиләр тарафыннан расланган очраклар турында бара, белгечләр чын саннар күбрәк булырга мөмкин дип кисәтә. Коронавирус диагнозы куелган 206 мең кеше үлгән, 870 мең кеше савыккан.
Иң күп авыручылар АКШта теркәлгән – 972 мең кеше. Икенче урында – Испания (229 мең), өченче урында Италия (199 мең) бара. Русия дөньяда коронавирус белән авыручылар саны ягыннан тугызынчы урында урнашкан (87 мең). Сүз рәсми саннар турында бара, әлеге саннарны тикшерергә башка объектив чыганаклар юк.