Түбән Новгородның татар авылында тагын бер кешедә коронавирус табылган
Түбән Новгород өлкәсенең татар авылы Грибанда яшәүче тагын бер кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. Бу хакта үзенең Instagram сәхифәсендә Грибан авылы урнашкан Сергач районы башлыгы Олег Радаев хәбәр итте.
Радаев язуынча, яңгыр туктагач авылны дезинфекцияләргә ниятлиләр. Кучкай Пожары авылында шулай ук дезинфекция эшләре башкарылган.
Түбән Новогород өлкәсендә коронавирус табылган татар авыллары саны җидегә җитте – Камка, Өчкүл, Куй Суы, Иске Мочали, Кучкай Пожары һәм Грибан татар авылларында тугыз кеше коронавирус йоктырган иде. Әмма Радаев хәбәр итүенчә, Камка авылында барлык дүрт кеше дә савыккан. Әлеге авыллар Сергач, Пилнә һәм Кызыл Октябрь районнарында урнашкан.
Сергачның үзендә дә ун кешенең коронавирус йоктыруы расланган. COVID-19 шулай ук Толба авылында яшәүче бер кешедә табылган. Шулай итеп, бүгенге көндә Түбән Новгородның Сергач районында барлыгы 18 кешедә коронавирус расланган.
30 апрельгә төп коронавирус хәбәрләре:
- Дөньяда 3,1 миллион кеше авырый, 227 мең кеше үлгән, 973 мең кеше сәламәтләнгән.
- Татарстанда "үзизоляция" тәртибен кертүгә 1 ай узды, әлеге карар 30 март көнне кабул ителгән иде. Режим Татарстанда саклана бара, урамга чыгу өчен дигитал системда яңа максат барлыкка килә: хәзер урамга саф һавада спорт белән шөгыльләнү өчен дә чыгып булачак.
- Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков май бәйрәмнәрендә үзизоляция тәртибен бозу эпидемиянең икенче дулкынына китерә ала дип саный. Аның сүзләренчә, вазгыять кешеләрнең май бәйрәмнәрендә никадәр дисциплина күрсәтә алуыннан торачак.
- Казанга Русия ватандашларын кайтарачак тагын ике рейс планлыштырыла. 4 май көнне бер төркем кеше Берлиннан, 5 май көнне — Нурсолтаннан кайтачак. Барлык кайтучы кеше 2 атна карантинда булачак, дип хәбәр ителә.
- Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының Русиядәге вәкиле Мелита Вуйнович сүзләренчә, илдә чикләүләрдән баш тарту бары тик ике атна дәвамында яңа авыручылар саны кими барганда гына мөмкин булачак.
Башкортстанда карантинда эшләгән социаль оешмалар хезмәткәрләренә өстәмә акча түләнәчәк
Башкортстанда карантинда торган социаль оешмалар, балалар йортлары хезмәткәрләре бер тапкыр түләнә торган акчалата өстәмә алачак. Түләү оешма төренә карап 11, 20 һәм 21 апрельдән башлап исәпләнә. Бу төр ярдәм хезмәт министрлыгы карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына, балалар тәүлек буе укый торган интернат-мәктәпләр һәм республика махсуслаштырылган балалалар йорты хезмәткәрләренә кагыла.
Оешма идарәсендә эшләүчеләр, педагоглар, медицина хезмәткәрләре, социаль хезмәт күрсәтүчеләр 15 мең сум күләмендә түләү алачак. Хезмәт күрсәтү өчен шартлар тудыручылар бишәр мең сум ала. Әгәр социаль оешмада коронавирусның расланган очраклары булса, бөтен хезмәткәрләренә 25әр мең сум түләячәкләр диелә. Бу түләүләргә 15% район коэффициенты да өстәлергә тиеш.
Татарстанда тагын 71, Башкортстанда 75 кешедә вирус расланган
Русиядә узган тәүлектә 7099 кешедә COVID-19 рәсман теркәлгән, 101 кеше үлгән. Бу саннарны Русия коронавируска каршы көрәш штабы китерә.
Татарстанда коронавируслы авырулар саны 71 кешегә арткан. Барлыгы 823 кешегә COVID-19 диагнозы куелган, 83 кеше савыккан.
Башкортстанда 75 яңа очрак, йоктырганнар саны 766га җитте. 120 кеше савыккан, 14 кеше үлгән.
Русиядә коронавирус йоктыручылар саны 106 498 гә җитте, барлыгы 1073 кеше үлде. 11 619 кеше савыккан.
Татарстанда иртәнге сәгатьләрдә урамда спорт белән шөгыльләнү рөхсәт ителә
Татарстанда яшәүчеләргә спорт белән шөгыльләнү өчен иртәнге сәгатьләрдә урамга чыгарга рөхсәт ителә. Спорт белән шөгыльләнергә урамга чыгу өчен махсус сайтта рөхсәт алырга кирәк булачак. Моның өчен Татарстанның “дигитал рөхсәтләр” системында максатлар исемлегендә тагын бер юл өстәлә. Ул “Ачык һавада физик культура/спорт белән индивидуаль шөгыльләнү” дип атала.
Ачык һавада спорт белән шөгыльләнергә татарстаннарга көнгә бер тапкыр иртәнге сәгать 5тән 7гә кадәр генә чыгарга яраячак.
30 апрельдә онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.
Бүген Кариев исемендәге яшь тамашачы театры Рәфис Корбанның "Керпе дусларын эзли" спектаклен (16:00) күрсәтә. Театр шулай ук "Тылсым" проекты кысаларында татар әкиятләре укуын дәвам итә. "Алтын җиләк" әкиятен Зөбәрҗәт Камалиева белән Гадилә Галиева укый.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры "Хыял диңгезе" спектаклен (16:00)
күрсәтә.
Уфаның Мостай Кәрим исемендәге миллия яшьләр театры Туфан Миңнуллинның "Сөйгәнем" спектаклен (17:00) тәкъдим итә.
Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театрының "Югалган яшлегем" спектаклен (17:00) карап була.
Уфаның курчак театры артисты Марат Гыйниятуллин "Зөһрә йолдызы" татар халык әкиятен (19:00) укый.
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры "Бүре каны" спекатклен тәкъдим итә.
Якын көннәрдә Казан һәм Уфага өч очкыч чит илләрдән ватандашларны кайтара
Русия тышкы эшләр министры ярдәмчесе Мария Захарова майның беренче атнасында чит илләрдән Русия ватандашларын кайтаручы рейслар турында мәгълүмат чыгарды. 4 майда Казанга Берлиннан, 5 майда Нур-Солтаннан рейслар көтелә.
3 майда “Урал һава юллары” очкычы белән Пхукеттан Уфага очкыч кайтачак.
Чит илдән кайткан ватандашларның барысы да ике атна карантинга ябылачак.
Башкортстан Якутиядә эшләүче 1800 вахтачыны үзенә кайтара
Якутиянең Чаянда нефть чыгару җирлегендә коронавирус табылу сәбәпле бүленеп калган вахтачыларның бер өлеше Башкортстанга кайтачак. Алар республикада карантинда булачак. Бу турыда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 30 апрельдә республика хөкүмәте киңәшмәсендә хәбәр итте.
Хәбиров сүзләренчә, республика 1800 вахтачыны кабул итәчәк. Бу турыда үтенеч белән Башкортстан хөкүмәтенә “Газпром” ширкәтләренең берсе “Стройтранснефтегаз” җитәкчелеге мөрәҗәгать иткән.
Чаянда ятмасында эшләүчеләр 27 апрель протест белдереп митингка чыккан иде. Алар яшәү шартларының түзә алмаслык булуына, саклану чаралары юклыкка, авырулар турында мәгълүмат бирелмәүгә зарланды. Бу атнада Азатлык әлеге вахтачыларның хатыннары белән сөйләшкән иде.