Уфадагы РКБ хезмәткәрләре федераль җитәкчелеккә мөрәҗәгать белән чыкты
Уфадагы Республика клиник хастаханәсенең (РКБ) 30дан артык хезмәткәре хастаханәдә коронавирус таралу сәбәпләрен ачыклауны таләп итеп, Русия президенты Владимир Путин, баш прокурор Игорь Краснов, Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин һәм сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога видеомөрәҗәгать чыгарды.
Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, хастаханәдә коронавирус йоктыручыларның төгәл саны Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан яшерелә. Шул рәвешле хастаханә җитәкчелеге һәм сәламәтлек саклау министрлыгы РКБда килеп чыккан гадәттән тыш хәлнең зурлыгын яшереп калмакчы була.
“Тест һәм санак томографиясе нәтиҗәләрен яшерүгә юл куймагыз. Без сәламәтлек саклау министрлыгына буйсынган лабораторияләр нәтиҗәләренә ышанмыйбыз” дип мөрәҗәгать итә авторлар.
5 апрельдә РКБда үлгән хатында коронавирус табылганнан соң, 6 апрельдә хастаханә 14 көнгә карантинга ябылды, 1200гә якын пациент һәм медицина хезмәткәре бинада бикләнеп калды. 12 апрельгә РКБда 130 кешедә үпкә ялкынсынуы ачыкланган иде, аларның алтысы реанимациядә диелде. 52 кешедә коронавирус расланган.
Башкортстанда коронавируслыларның яртысынан артыгы аны хастаханәдә йоктырган
Башкортстанда COVID-19 йоктыру очракларының яртысыннан күбрәге хастаханәләрдә булган. Бу турыда Башкортстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова министрлыкның көндәлек брифингында хәбәр итте. Кононова сүзләренчә, ир-атларның 55,4 проценты, хатын-кызларның 62,3 проценты коронавирусны хастаханәдә эләктергән.
Хатын-кызлар ешрак авырый, һәм ешрак сәламәтләнә дә. Савыккан 167 авыруның 98е – хатын-кыз, 69ы – ирләр. Үлүчеләрнең унысы – ир, дүртесе – хатын-кыз.
Соңгы тәүлектә Башкортстанда тагын 75 кешедә COVID-19 расланган, барлыгы 766 кешедә вирус табылган. Тагын 67 кеше үпкәсе шешеп хастаханәгә салынган.
Башкортстанда 4 майдан җәмәгать транспортында битлексез йөрү тыела
Башкортстан 4 майдан башлап җәмәгать транспортында мәҗбүри медина битлекләре белән йөрү тәртибе кертелә.
Бу турыда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика җитәкчеләре белән киңәшмәдә белдерде. Хәбиров Сәнәгать һәм энергетика министрлыгына сатуга чыгару өчен җитәрлек санда битлекләр җитешерүне йөкләде. Аның әйтүенчә, республика ширкәтләренең 150 мең данә битлек җитештерү мөмкинлеге бар. Әмма ул моның нинди вакыт аралыгында икәнен әйтмәде.
Татарстанда җәмәгать транспортында һәм кибетләрдә битлексез йөрү 20 апрельдән тыелган иде.
Русия премьер-министрында коронавирус табылган
Русия премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус йоктыруын һәм "үзизоляция"гә китүен белдерде. Ул хөкүмәт әгъзалары белән телефон һәм видеоэлемтә аша хәбәрләшергә җыена.
Премьер-министр вакытлыча үз вазифаларын беренче вице-премьер Андрей Белоусовка йөкләргә тәкъдим иткән һәм президент Владимир Путин аны хуплаган. Путин шулай ук икътисадка һәм Русия ватандашларына ярдәм планнары премьер-министрдан башка кабул ителмәячәк дигән.
Майның беренче көненә төп хәбәрләр:
- Дөнья буйлап авыручылар саны 3 миллион 257 меңнән арткан. Үлгәннәр саны 233 мең, савыгучылар саны 1 миллион 14 мең тәшкил итә.
- Русия премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус йоктыруын белдергән. Ул "үзизоляция"гә киткән, хөкүмәт әгъзалары белән телефон һәм видеоэлемтә аша хәбәрләшергә җыена. Хөкүмәт башлыгы вазифаларын вакытлыча беренче вице-премьер Андрей Белоусов башкарачак.
- Русиянең элекке сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова илдә COVID-19 авырулар саны тотрыкланды дип белдерде. "Соңгы атна яңа очраклар саны белән без платога чыктык дип әйтеп була", дип саный ул.
- Дөнья сәламәтлек оешмасы Кытай аны вирус барлыкка килү турында тикшеренүгә кертмәвен белдерде. Шул ук вакытта АКШ күзләү хезмәте коронавирус "кеше тарафыннан булдырылмаган һәм генетик модификация үтмәгән" дигән нәтиҗәгә килде.
Татарстанда коронавирустан икенче кеше үлгән
Татарстанда коронавирустан тагын бер кешенең үлеме турында хәбәр ителде. Ул – Алабуга районы кешесе, 1953 елда туган. 18 апрель аны Чаллыга хастаханәгә китергәннәр. Ике як үпкәсе шешеп, 25 апрельдән Чаллының 2нче хастаханәсендә үпкәне ясалма җилләтү җайланмасы астында яткан. 30 апрель вафат булган.
Узган тәүлектә Татарстанда коронавируслы авырулар саны 71 кешегә арткан, хәзер аларныэ саны 894кә җитте. Бу турыда Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр итә.
1 майда онлайн тамашалар
- Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.
- Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры "Хыялый" спектаклен (16:00) күрсәтә.
- Уфаның Мостай Кәрим исемендәге миллия яшьләр театры Флорид Бүләковның "Диләфрүзгә дүрт кияү" спектаклен (17:00) күрсәтә.
- Туймазы татар драма театры Алсу Вәлиеваның (17:00) һәм Марсел Масавиров белән Айдар Хөснетдиновның (18:00) бәйрәм концертларын күрсәтә.
- "Безнең Татарстан" #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген Татарстанның атказанган артисты Илназ Бах белән Гүзәл Идрисова (19:00) җырлый.
- Буа татар сатира театры үзенең 100 еллыгына багышланганн тамаша тәкъдим итә.
- Бүген "Татаркино" Әнвәр Габдрахмановның "Азан моңы күңелдә" фильмын тәкъдим итә.
- "Яңа гасыр" телеканалы "Яланаяклы кыз" сериалын Youtubка чыгарды.
Урмай авылында коронавирустан үлгән ике кеше җирләнде
1 май иртәсендә Чуашстан татарларының мәдәни башкаласы саналган Урмай авылында Мәскәүдә эшләп йөргән һәм коронавирустан вафат булган ике кеше җирләнде. 40 яшьтән узган хатын-кыз шәфкать туташы булып, 50 яшьтән узган ир-ат вахта белән йөреп эшләгән.
Урмай авылында яшәүче Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов Азатлыкка белдерүенчә, мәрхүмнәр иртәнге бишләр тирәсендә җирләнгән. Хушлашырга 50-60 кеше килгән. "Тыныч узды, полиция булмады", диде Фәрит әфәнде.