Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

17:07 1.5.2020

Финляндия татарлары COVID-19 белән көрәшеп вафат булган табибларга Ясин чыгалар

Финляндия татарлары Рамазан аенда һәр җомгадан соң COVID-19 белән көрәшеп вафат булган табибларга Ясин чыгалар. Моның турында бүген җомга намазы вакытында Финляндиянең татар мәхәлләсе имамы Рамил Беляев белдерде.

"Кичә үз ара сөйләшеп, шундый карарга килдек. Коронавируска каршы көрәшүче табиблар һәм хастаханәдә эшләүчеләр меңәрләп кеше үлгән. Алар фронтта кебек бүгенге көндә дә үлеп торалар. Шуңа күрә Рамазан аеның һәр җомгадан соң Ясин Шәриф укып, шушы көрәштә вафат булган табибларга, хастаханәдә эшләгән кешеләргә шушы доганың әҗер-савабын багышлаячакбыз", - диде ул.

1 май иртәсендә Чуашстан татарларының мәдәни башкаласы саналган Урмай авылында Мәскәүдә шәфкать туташы булып эшләп йөргән һәм коронавирустан вафат булган 40 яшьтән узган хатын-кызны җирләделәр.

18:08 1.5.2020

Экспертлар: коронавирус пандемиясе ике ел тирәсе барачак

Дөньяда COVID-19 пандемиясе ике елга якын барачак. Җир шарындагы халыкның өчтән бере иммунитетка ия булмый торып, вирусны йөгәнләп булмаячак. Миннесота университетының Йогышлы авыруларны тикшерү үзәге экспертлары төркеме шундый нәтиҗәгә килгән.

Белгечләр фикеренчә, коронавирусның бу авыру билгеләре беленми торган кешеләрдән күчү сәләте аркасында вирусны контроль астына алу авыр булырга мөмкин. Бу яклап яңа вирус моңа кадәр дөньяда пандемияләрнең күпчелегенә сәбәп булган грипптан аерыла дип саный галимнәр.

Алар фикеренчә, хәлләр алга таба берничә төрле юл белән үсеш алырга мөмкин:

  • Беренче юл – җәй дәвамында зур булмаган учаклар кабынып ала, аннары 1-2 ел шулай дәвам итә һәм 2021 елда авыру очраклары әкренләп кими.
  • Икенче юл – вирус 2020 елның көзе яки кыш айларында тагын да көчлерәк таралып китәргә, 2021 елда бераз кабынып алырга мөмкин.
  • Өченче юл – 2020 ел язында башланган беренче дулкын әкренләп сүнәчәк, ләкин дулкынны тулысы белән күзаллап булмаячак. Өченче сценарий очрагында чикләү чараларын яңадан кертү таләп ителмәскә дә мөмкин, әмма авыру һәм үлемнәр алга таба да булып торачак дип саный экспертлар.
12:18 2.5.2020

Русиядә рекорд сан: соңгы тәүлектә коронавирус йоктыручылар 9 меңнән арткан

Русиядә соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 9623 очрагы рәсмән теркәлгән. Бу әлеге вакытта иң югары күрсәткеч. Русиядә барлыгы 124 мең кешедә яңа коронавирус ачыкланган. Рәсми мәгълүматларга караганда, тәүлек эчендә 57 кеше үлгән.

Башкортстанда соңгы тәүлектә 92 кешедә яңа вирус ачыкланган. Республикада барлыгы 935 кешедә коронавирус расланган. Яңа үлүчеләр турында хәбәр ителми. Моңа кадәр 14 кешенең үлеме турында рәсми белдерелгән иде. 31 кешенең хәле авыр диелә. Үпкәне ясалма җилләтү җиһазында (ИВЛ) 19 кеше ята.

Моннан тыш, соңгы тәүлектә 70 кеше үпкә шешүе белән хастаханәләргә китерелгән.

Татарстанда коронавирус йоктыруның 66 очрагы турында рәсми хәбәр ителә. Республикада вирус йоктыручылар саны 960ка җитте. 115 кеше терелгән. Моңа кадәр ике кешенең үлеме турында әйтелде.

13:01 2.5.2020

2 майда онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

  • Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры СССРның халык артисткасы Гөлли Мөбәрәкова турында "Сказка маленькой Гюлли" (16:00) фильмын күрсәтә.
  • "Безнең Татарстан" #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген җырчы Чулпан Юсупова (19:00) җырлый.
  • Түбән Кама татар драма театры Туфан Миңнуллинның "Кызлар кызык итәләр" спектакле тәкъдим итә.
  • Тинчурин исемендәге татар драма театры "Әкият турында әкият" балалар өчен тамаша тәкъдим итә.
  • Әлмәт татар драма театры "Күк капусы ачылса" спектаклен күрсәтә.
  • Буа татар сатира театры Раил Садриевның "Көтү" спектаклен тәкъдим итә.
  • Габдулла Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры бүген репертуарда барган иң яхшы спектакльләрнең видеоверсияләрен тәкъдим итә: "Тапшырыл...ган хатлар", "Ләйлә вә Мәҗнүн", "Шәй-бу! Шай-бу!" һәм балалар өчен "Асылкош җыры" спектаклен.

Live-спектакльләргә билет алу өчен сылтама буенча регистрация үтеп, түләүне башкарырга кирәк. Бер спектакль бәясе – 200 сум, берьюлы дүрт спектакль алсагыз 600 сумга төшәчәк. Соңыннан электрон тартмага килгән сылтама буенча спектакль карарга була. Әлеге сылтама 31 майга кадәр актив булачак, ягъни май ахырына кадәр теләгән вакытта кереп, спектакль карарга мөмкин булачак. Спектакльләрнең бәясе театр билеты бәясенә тиң.

"Театр авыр вакытлар кичерә: барлык спектакльләр дә кичектерелде, сатып алынган билетлар өчен акчалар кайтарылды... Бүгенге заманда болай да милли яшь тамашачы театрлары җиңел яшәми иде, хәзерге вәзгыять исә турыдан-туры безнең матди хәлебезгә тәэсир итәчәк. Спектакльләрне интернеттан сатып алу – ул ниндидер дәрәҗәдә хәйриячелек тә", - дип театр үз тамашачыларына мөрәҗәгать итә.

11:09 3.5.2020

Казанда коронавирустан бер кеше үлгән

Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабында хәбәр итүләренчә, Республика клиник хастаханәсендә 3 майда 1944 елгы Казан кешесе үлгән. Ул хастаханәгә 26 апрельдә китерелгән, үпкәләре сәламәт булмаган, йөрәк-кан тамырлары системы авырулары булган, астма белән авырган.

3 майга республикада яңа төр вирус йоктыручылар саны 1031 булды. 130 кеше терелгән, өч кеше үлгән.

11:17 3.5.2020

Башкортстан парламенты вице-спикеры Рөстәм Әхмәдинуровта коронавирус

"Бердәм Русия"нең Башкортстандагы башкарма комитеты рәисе, республика парламенты вице-спикеры Рөстәм Әхмәдинуровта коронавирус ачыкланган. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Әхмәдинуровның хәле уртача авырлыкта диелә.

12:04 3.5.2020

3 майда онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

Бүген Туймазы дәүләт драма театры артисткасы Гөлназ Латыйпова татар телендә "Хатань өстендә тургайлар" ("Жаворонки на Хатанью") повестен укый (19:00).

Стәрлетамакның театр-концерт берләшмәсе "Упкын читендә" (Тайны, унесенные Чингисханом. "Крах и отчаяние") спектаклен (20:00) күрсәтә.

Стәрлетамакның берләшмәсе шулай үк "Рух асылы" дип аталган тамаша тәкъдим итә.

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры "Кадер кичәсе" спектаклен күрсәтә.

Кариев исемендәге яшь тамашачы театры "Тылсым" проекты кысаларында татар әкиятләре укуын дәвам итә. Бүген "Саран белән Юмарт" татар халык әкиятен театр актрисасы Лидия Галиева укый.

Татарстанның җыр һәм бию дәүләт ансамбле "Туган ягымның моңнары" дип аталган документаль фильм тәкъдим итә.

12:09 3.5.2020

Уфага Пхукеттан туристлар кайтты

Башкортстан башкаласына Пхукеттан бер рейс килде, ул коронавирус пандемиясе сәбәпле чит илләрдә калган Русия туристларын өйләренә кайтарды. Кайтучылар арасында Башкортстан һәм Татарстан кешеләре дә бар.

Пхүкеттан барлыгы 116 турист очып киткән, 24се Дондагы Ростовта калган, 15се Уфада калачак, 37се шул үк очкыч белән Екатеринбурга очачак. Калганнары өйләренә автобус белән кайтып китәчәк. Күрше төбәкләр үз ватандашларын автобус белән килеп алу оештырган. Бу Оренбур, Түбән Новгород һәм Ульян өлкәсе, Татарстан, Удмуртия.

15 кешене Башкортстанда обсерваторга урнаштырганнар.

дәвам

XS
SM
MD
LG