Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

09:35 4.5.2020

4 май иртәсенә коронавирус турында төп хәбәрләр:

  • Дөньяда вирус йоктыручылар саны 3,5 миллионнан арткан. Авырудан барлыгы 247 мең кеше үлгән, 1 миллион 127 мең кеше савыккан.
  • Бүген Казанда Германиядән кайтачак Русия туристларын көтәләр. Алар барысы да 2 атналык карантин үтәчәк. 3 май исә "Ливадия" шифаханәсендә Пхукеттан килгән 16 кеше урнаштырылды. 5 май көнне Татарстанга Төркия һәм Гоадан кайткан туристларның ике атналык карантины тәмамланачак, коронавируска тест барысында да тискәре булып чыкты.
  • 4 майдан башлап кайбер илләр чикләүләрне кире кага яки йомшарта башларга җыена. Аерым алганда, Сербиядә кафе-рестораннар, җәмәгать транспорты эшли башлый. Испаниядә үз эшен китап кибетләре, чәчтарашханәләр, ризыкны кешеләргә китергән кафе-рестораннар торгыза. Италиядә сәнәгать һәм төзелеш эшләре торгызыла, җирле хакимиятләр паркларны ача ала.
  • Русиядә коронавирус сәбәпле кертелгән "үзизоляция"дә хәмер эчү 2–3%-ка арткан. Моның хакта Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдергән.
  • АКШ президенты Дональд Трамп COVID-19дан вакцина бу ел азагына кадәр барлыкка киләчәк дип саный. Шул ук вакытта вакцинаны нинди ил ясаячагы аңа мөһим түгел, диде президент.
  • Associated Press: Кытай хакимияте коронавирус белән авыручылар санын һәм аның никадәр йогышлы булуын кирәкле дарулар запасын ясау өчен яшергән. Моның хакта илнең эчке иминлек министрлыгының хисабында әйтелә, Associated Press әлеге хисап белән танышкан.
09:57 4.5.2020

Камал һәм Кариев театрлары май аенда да онлайн спектакльләр күрсәтә

Кариев театрында "Кәҗүл читек" спектакле
Кариев театрында "Кәҗүл читек" спектакле

Камал театры май аенда да спектакльләрен онлайн күрсәтәчәк. Һәр спектакльне карауның иң түбән бәясе - 200 сум. Теләгәннәр күбрәк тә түли ала. Спектакльгә билетны трансляция беткәнче алып өлгерергә кирәк. Трансляциягә билет алучыларның спектакль башланганчы җиде көне, ә спектакльне карый башлагач, карап бетерү өчен 48 сәгать вакыты була.

Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры тамашаларын карау өчен сылтама аша регистрация үтеп түлисе. Бер спектакль бәясе – 200 сум, бер юлы дүрт спектакльгә түләү 600 сумга төшәчә. Соңыннан электрон тартмага килгән сылтама буенча спектакль карап була. Май ахырына кадәр теләгән вакытта кереп, спектакль карарга мөмкин булачак.

10:37 4.5.2020

Башкортстанга Якутиядән беренче 200 вахтачы кайтты

Якутиянең Чаянда нефть-газ ятмасыннан Башкортстанга беренче 200 вахтачы кайтты. Аларның хәле яхшы, анализлары коронавирус күрсәтмәгән диелә.

Беренче рейслар белән Башкортстанның Баймак, Зилаер, Хәйбулла районнарыннан һәм Сибай, Баймак шәһәрләреннән вахтачылар кайткан. Алар Әбҗәлил районындагы бер шифаханәдә ике атна карантинда булачак. Башкортстан барлыгы 1800ләп вахтачы кабул итәячәк.

Чаянда ятмасындагы вахтачылар 28 апрельдә протест чарасына чыкты. Алар туклануның бик начар булуына, коронавирус таралу шартларында саклану чаралары булмауга, тест нәтиҗәләре яшерелүгә, изоляция булдырылмауга зарланды.

11:24 4.5.2020

Кытай дарулар туплап өлгерү өчен COVID-19 турында мәгълүматны яшергән

Кытай COVID-19 вирусы белән авыручылар саны һәм вирусның ни дәрәҗәдә йогышлы булуы турында мәгълүматны вакытында чыгармаган, ул моны үзендә кирәк кадәрле дарулар туплап калу өчен эшләгән. АКШ күзләү хезмәте шундый нәтиҗәгә килгән. Бу турыда Associated Press АКШның эчке иминлек министрлыгы хисабына таянып хәбәр итә.

Хисап авторлары язганча, Кытай җитәкчелеге гыйнвар ае дәвамында Дөнья сәламәтлек саклау оешмасына COVID-19 вирусының ни дәрәҗәдә йогышлы булуы хакында дөрес мәгълүмат җибәрмәгән. Шул ук вакытта Кытай чит илләрдән дарулар һәм медицина тауарлары сатып алуын нык арттырган, үзендә эшләнгән бу төр тауарларны чит илгә сатуны киметкән.

13:21 4.5.2020

Татарстанда коронавирус йоктыруның 86, Башкортстанда 81 яңа очрагы расланган

Татарстанда узган тәүлектә коронавируслы авырулар саны 86 кешегә арткан. Бу санны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Республикада 1117 кешедә коронавирус расланган, 130ы савыккан. Барлыгы 3 кеше үлгән. Соңгы тәүлектә үлүчеләр булуы хәбәр ителми.

Башкортстанда - 81 яңа очрак. Республикада коронавирус барлыгы 1102 кешедә расланган, 185е савыккан. Барлыгы 14 кеше үлгән. Соңгы ике атнада яңа үлем очраклары хәбәр ителмәде.

Русиядә коронавирус йоктырганнар узган тәүлектә 10 581 кешегә арткан. 76 кеше үлгән. 4 майга Русиядә барлыгы 145 268 кешедә COVID-19 расланган, 1356сы үлгән, 18 095е савыккан.

17:51 4.5.2020

4 майда онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

Тинчурин исемендәге татар драма театры "Хаҗи әфәнде өйләнә" спектаклен (18:30) күрсәтә.

"Безнең Татарстан" #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген Уфа артистлары Алмаз һәм Айдар Юнысовлар (19:00) җырлый.


Бүген Мәскәүнең "Татар штабы" оешмасы үзенең Instagram профилендә Актанышның сәләтле балалар өчен һуманитар гимназиясе белән туры эфирда очрашу (20:00) уздыра.

Мирас башкорт җыр һәм бию ансамбле "Мирас" концерт програмын тәкъдим итә.


Казан Кирмәне музей-тыелагы Ислам мәдәнияте музее буенча татар телендә экскурсия тәкъдим итә. Экскурсияне музейның мөдире Илнур Низамиев алып бара.

"Татарстан – Яңа гасыр" телеканалы "Бичаракай" сериалын Youtubка чыгарды.

Габдулла Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры бүген репертуарда барган иң яхшы спектакльләрнең видеоверсияләрен тәкъдим итә: "Тапшырыл...ган хатлар", "Ләйлә вә Мәҗнүн", "Шәй-бу! Шай-бу!" һәм балалар өчен "Асылкош җыры" спектаклен. Билет бәясе – 200-600 сум.

Әтнә татар театры сайтында "Фронтовичка", "Гүзәлем Әсәл", "Көрәктән – Сәнәк" комедиясы, "Әниемнең ак күлмәге", "Бәби театр", "Югалган көн", "Күз нурларым", "Безнең шәһәрнең серләре" спектакльләрен карап була. Билет бәясе – 30-70 сум.

19:56 4.5.2020

Түбән Новгородның татар авылы Шубиледә COVID-19 табылган

Түбән Новгород өлкәсенең татар авылы Шубиледә яшәүче бер кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. Бу хакта үзенең Instagram сәхифәсендә әлеге авыл урнашкан Сергач районы башлыгы Олег Радаев хәбәр итте.


Түбән Новогород өлкәсендә коронавирус табылган татар авыллары саны сигезгә җитте – татар авыллары Камка, Өчкүл, Куй Суы, Иске Мочали, Кучкай Пожары, Грибан, Анда һәм Шубиледә 12 кеше коронавирус йоктырган иде. Камка авылында барлык дүрт кеше дә савыккан. Бүген Анда татар авылында дезинфекция уздырылган. Узган атнада анда бер кешедә коронавирус ачыкланган иде. Әлеге авыллар Сергач, Пилнә һәм Кызыл Октябрь районнарында урнашкан.

Сергачның үзендә дә 25 кешенең коронавирус йоктыруы расланган. COVID-19 шулай ук Толба авылында яшәүче биш кешедә табылган. Шулай итеп, бүгенге көндә Түбән Новгородның Сергач районында барлыгы 39 кешедә коронавирус расланган.
Шубиле авылында 564 кеше яши.

20:00 4.5.2020

Италиядә 8 атнага сузылган карантин йомшартылды

Ике айга якын карантинда утырган Италиядә тыю чараларының бер өлеше гамәлдән чыгарыла. 4 майдан башлап күп кенә ширкәтләр эшен яңартты. Ачык һавада урнашкан музейлар ачыла. Кешеләргә туганнары белән күрешү өчен өйләреннән чыгарга рөхсәт ителә. Шул ук вакытта дусларга, туганнарга кунакка йөрешү элеккечә тыела.

Италия хөкүмәте тыюларның бер өлешеннән баш тартуны “карантинның икенче баскычы” дип атый. Халыкны физик ара калдыру кирәклеге турында кисәтеп торалар. Кибетләрнең күпчелеге элеккечә ябык, рестораннар, кафелар ризыкны алып чыгып китеп ашау тәртибендә генә эшли. Җәмәгать туклануы урыннары 18 майда ачылыр дип көтелә. Мәктәпләр уку елы ахырына кадәр ябык булачак. Театрлар, кинотеатрлар кайчан ачыласы да әлегә билгеле түгел.

2,5 ай эчендә Италиядә 210 меңнән артык кешегә COVID-19 йокты, 29 меңгә якын кеше үлде. Соңгы атналарда яңа очраклар саны акрынлап кими, савыгучылар саны арта.

дәвам

XS
SM
MD
LG