Казанга Берлиннан русияләр кайтарылды
Коронавирус сәбәпле Германиядә калган 170ләп Русия ватандашы бүген Казанга кайтты. Аларның барысы да "Ливадия" шифаханәсендә ике атналык карантинда булачак.
3 майда Казанга Уфа аркылы Таиландтан кайткан татарстаннар да “Ливадия” шифаханәсенә урнаштырылды. Моңа кадәр чит илләрдән кайткан Русия туристларының бер өлеше “Васильевский” шифаханәсенә карантинга куелган иде. Марина Патяшина сүзләренчә, бер атна дәвамында “Васильевский” шифаханәсендә Гарәп Әмирлекләре, Таиланд, Индонезия, Грузиядән Самар һәм Уфа һава аланнарына кайтып төшкән 210 кеше урнаштырылган.
5 май иртәсенә коронавирус турында төп хәбәрләр:
- Дөньяда вирус йоктыручылар саны 3 миллион 582 меңнән арткан. 251 мең кеше үлгән, 1 миллион 165 мең кеше сәламәтләнгән.
- Иң күп авыручы илләр: АКШ (1,18 миллион кеше), Испания (218 мең), Италия (211 мең), Британия (191 мең), Франция (169 мең), Германия (166 мең), Русия (145 мең), Төркия (127 мең), Бразилия (108 мең).
- АКШтан Русиягә 300 турист булган рейс кайта. Лос-Анджелес — Петербур — Мәскәү очышында татарстанлылар да бар.
- COVID-19 белән көрәшнең иң нәтиҗәле ысулларның берсе — кулны сабын белән юу. Моның турында Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Аданом Гебрейесус Женевада узган брифингта белдерде.
- Калининград өлкәсендә коронавирус тарала башлагач, 350ләп медицина хезмәткәре эшләүдән баш тартты. "Алар "рәхмәт, әлегә эшләмәячәкбез" диделәр. Үз сәбәпләре бар, безнең аларны хөкем итәргә хакыбыз юк", диде төбәк Сәламәтлек саклау министры Александр Кравченко.
- 1-3 май көннәрендә Татарстанда яшәүчеләр 1,2 млн урамга чыгу рөхсәтен алдылар. Алар арасында 915е шәһәр янындагы бакчаларга бару өчен алынган, дип хәбәр итә Татарстан мәгълүматлаштыру министрлыгы. Системда шулай ук 3,7 мең үзмәшгуль теркәлгән диелә.
Татарстанда коронавирусның 91, Башкортстанда 34 яңа очрагы рәсмән теркәлгән
Татарстанда узган тәүлектә тагын 91 кешедә COVID-19 ачыкланган. Бу санны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.
5 майга республикада барлыгы 1208 кешедә коронавирус расланган, 149ы савыккан, өчесе үлгән.
Башкортстанда 34 яңа очрак. Республикада коронавирус барлыгы 1136 кешедә расланган, 255 кеше савыккан, 14 кеше үлгән.
Русиядә узган тәүлектә тагын 10 102 кешедә коронавирус расланган, 95 кеше үлгән. 5 майга Русиядә COVID-19 йоктыручылар саны - 155 370 кеше, вирус 1451 кешенең гомерен өзгән. 19 865 кеше савыккан.
5 майда Төркиядән һәм АКШтан Татарстан кешеләре кайтарыла
5 майда Уфага Анталиядән очкыч белән Русия ватандаштары кайтарыла. Очкычта Татарстан кешеләре дә бар. Алар автобус белән Казанга кайтарыла, аннары “Ливадия” шифаханәсенә ике атналык карантинга урнаштырылачак.
Моннан кала, Лос-Анджелестан Мәскәүгә килүче очкычта да Татарстан кешеләре бар. АКШтагы Русия илчесе Анатолий Антонов сүзләренчә, очкычта 298 юлчы. Аларның бер өлеше төбәкләр булышлыгы белән кайтарыла. Русиянең 18 төбәге үз ватандашларын кайтаруда ярдәм күрсәткән.
Изоляция чорында Русиядә гаиләдә көч куллануга зарланулар 2,5 тапкыр арткан
Русиядәге кеше хокуклары омбудсмены Татьяна Москалькова гаиләдә көч куллану очраклары артуын белдерә. Бу турыда ул РИА Новостига сөйләгән. Аның сүзләренчә, 10 апрельдән башлап гаиләдә көч куллану 2,5 тапкыр күбәйгән. Бу мәгълүмат журналистлар һәм кеше хокукларын яклаучы, сәүдәгә корылмаган оешмалар (НКО) туплаган саннарга нигезләнеп китерелә. “Әлеге оешмалар мәгълүматынча, мартта аларга гаиләдә көч куллануга зарланып 6054 кеше мөрәҗәгать итсә, апрельдә 13 мең мөрәҗәгать килгән”, ди омбудсмен.
5 майда онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.
Бүген Кариев исемендәге татар яшьләр театры "Ак Барс маҗаралары" спектаклен (16:00) күрсәтә.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры "Ике төш" спектаклен (16:00) тәкъдим итә.
Салават шәһәренең башкорт драма театры Нәҗип Әсәнбаевның "Җиде кыз" спектаклен (19:00) карап була.
Бүген Мәскәүнең "Татар штабы" үзенең Instagram профилендә Омски "Мәдәният" оешмасы башкарма рәисе Диләрә Солтанова белән туры эфирда очрашу (20:00) уздыра.
Уфаның Мостай Кәрим исемендәге яшьләр милли театры "Кәмит" исемле тамаша күрсәтә.
Тәбрис Яруллин белән Рәдиф Кашапов "Казан кайный" подкастының 30нчы чыгарылышын тәкъдим итә.
"Татарстан – Яңа гасыр" телеканалы "Сөюләрем сине хак минем" сериалын Youtubка чыгарды.
Казанда йогышлы авырулар хастаханәсен тәүлек буе төзиячәкләр
Казанның Җиңү проспектында республика йогышлы авырулар хастаханәсе янында төзелә башлаган яңа хастаханә киләсе атнадан тәүлек буе төзелә башлаячак. Бу турыда Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова белдергән. Галимова сүзләренчә, 5 майда төзелешне президент Рөстәм Миңнеханов карап кайткан.
Хәзер төзелештә ике алмаш белән 180 кеше эшли. Киләсе атнадан эшләр көндез генә түгел, төнлә дә дәвам итәчәк.
Төзелеш 2020 елның 15 августына тәмамланыр дип көтелә.
Татарстан төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте 29 апрельдә хәбәр иткәнчә, яңа корпус төзелеше 1,6 миллиард сумга төшәчәк, шуның 400 миллионга якын өлеше җиһазлар алуга тотылачак. Хастаханәне төзүгә федераль үзәктән акча бирелмәячәк.
Башкортстанның Югары Яркәй үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге карантинга ябылган
Башкортстанның Илеш районы Югары Яркәй үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге карантинга ябылуын республика сәламәтлек саклау министрлыгы брифингында Роспотребназдорның Башкортстандагы идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикаев белдерде.
Андагы бер пациентта коронавирус бар дип шикләнелә, анализ нәтиҗәләрен көтәләр.
Бүгенге көндә Уфаның Республика онкология, Бәләбәй һәм Кырмыскалы районы үзәк хастаханәләре, Салават шәһәре һәм Стәрлетамакның 1нче санлы хастаханәсендә аерым бүлекләр коронавирус сәбәпле карантинда кала бирә. Элек коронавируслы авырулар белән аралашкан хатыннар өчен якын көннәрдә Уфадагы республика клиник хастаханәсендә бала тудыру бүлеге ачылачак.