Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

17:17 5.5.2020

Татарстан изоляциядән чыгу планына Мәскәүдән җавап көтә

Татарстан үзенең изоляциядән чыгу планын әзерләп Русия хөкүмәтенә юлланган. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хөкүмәт йортында коронавируска багышланган матбугат очрашуында белдерде.

“Татарстанның үз план проекты бар. Хәзер без Русия хөкүмәте тәкъдимнәрен көтәбез. Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Поповага чикләүләрне киметү планын төзү бурычы йөкләнгән. Без алардан үз планыбызны тәңгәлләштерер яки төзәтмәләр кертер өчен документ көтәбез. Һичшиксез, чикләүләрне киметү 10-11 майда булачак эпидемиологик вәзгыятьтән тора. Соңгы биш көндә яңа йоктыручылар саны үсеше 7-8 процент белән бара. Бүгенге процент үсеше чикләүләрне киметергә мөмкинлек бирми. Әгәр атна дәвамында үсеш 4-6 проценттан артмаса, бу безгә кайбер өлкәләрдән чикләүләрне алырга ярдәм итәчәк. Бәлки бу көндәлек хезмәт күрсәтү тармагы булыр, азык-төлек сатмаган кибетләр, парк, сквер, балалар мәйданчыклары, стадионнарга кагылыр”, диде Патяшина.

“12 майдан кайбер чикләүләр бетереләчәк. Ләкин бу кайсы өлкәләргә кагылганын әлегә киң җәмәгатьчелек алдында әйтә алмыйм”, диде Патяшина.

09:12 6.5.2020

6 май иртәсенә иң мөһим хәбәрләр:

  • Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 3 миллион 664 меңнән арткан. 257 мең кеше үлгән, 1 миллион 199 мең кеше сәламәтләнгән.
  • Иң күп яңа авыручылар булган илләр (4 майда хакимиятләр раслаган саннар): АКШ (23,3 мең), Русия (10,5 мең), Бразилия (4 мең), Британия (3,9 мең), Һиндстан (3,9 мең).
  • Татарстанда 2020 елның беренче кварталына яшәү минимумы күләме 9 252 сумга күтәрелгән. Әлеге карарны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. 2019 елның дүртенче кварталында әлеге күрсәткеч 8 938​ сум тәшкил иткән.
  • Русия хөкүмәте пандемия тудырган кризис шартларында Мәскәү-Казан тиз йөрешле түләүле трасса проектыннан баш тартмый. Моның хакта Русия финанс министры Антон Силуанов белдерде. Яңа юл төзелешенә беренче акчалар инде бу елны бүленәчәк, ди министр.
  • Русиялеләрнең 20%-ы пандемия тәмамланганнан соң эшне өйдән дәвам итәргә әзер, 50% кеше офиска кайтырга тели. Тагын 30% исә өйдән эшләүне офис белән алыштырып эшләргә әзер.
  • Бүген Русия президенты Владимир Путин илнең "үзизоляция" тәртибеннән чыгу тәкъдимнәрен тыңлаячак. Шуннан соң илдә алдагы планнар турында карарлар кабул ителәчәк.
10:10 6.5.2020

Төркиядән Татарсан һәм Башкортстан кешеләре кайтарылды

6 май төнендә Уфа халыкара һава аланына Антальядан SU-2143 рейсы килде. Очкыч Төркиядә коронавирус сәбәпле калган Русия ватандашларын алып кайтты. Уфага 93 кеше кайтты, 14е – Татарстан, 21е – Башкортстаннан, калганнары Удмуртия, Чуашстан, Чиләбе, Оренбур, Түбән Новгород өлкәләре һәм Пермь краеннан дип хәбәр итә Башинформ. Бу төбәкләрдән автобуслар килеп, ватандашларын өйләренә алып кайтып киткән.

Төркиядән кайткан рейста барлыгы 160 Русия ватандашы булган, аларның бер өлеше Ростов шәһәрендә төшкән.

Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр иткәнчә, Татарстанда кайткан 14 кеше ике атналык карантинга “Ливадия” шифаханәсенә урнаштырылган.

11:29 6.5.2020

Татарстанда коронавирустан дүртенче кеше үлүе хәбәр ителде

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус 102 кешедә ачыкланган, тагын бер кеше үлгән. Бу турыда Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр итә.

Үлүче 1969 елгы Чаллы кешесе. 21 апрельдә ул 2нче санлы шәһәр хастаханәсенә “коронавируслы үпкә шешүе” диагнозы белән китерелгән. 25 апрельдән үпкәне ясалма җилләтү аппаратына (ИВЛ) тоташтырылган. 5 майда авыруның гомере өзелгән. Республикада яңа вирустан барлыгы дүрт кеше үлүе турында рәсми әйтелде.

Республикада COVID-19 барлыгы 1310 кешедә расланган, 184е савыккан.

Башкортстанда тәүлек эчендә коронавируслы авырулар саны 24гә арткан. Үлүчеләр турында хәбәр ителми. Узган айда республикада 14 кеше үлгән иде. COVID-19 барлыгы 1160 кешедә расланган, 259ы савыккан.

Русиядә узган тәүлектә яңа вирус 10 559 кешедә расланган, 86 кеше үлгән. COVID-19 барлыгы 165 929 кешедә ачыкланган, 1537 кеше үлгән, 21 327 кеше савыккан.

13:03 6.5.2020

6 майда онлайн тамашалар

Изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыруны дәвам итәбез.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры "Яралы язмыш" спектаклен (16:00) күрсәтә.

Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театрының "Хатынкай" спектаклен (17:00) карап була.

Театр шулай ук Арыслан Мөбәрәковның "Гомерлек газап" (авт. "Әсир") спектаклен тәкъдим итә.

Америкада татар чараларын уздыручы Илмир Әхмәтҗанов Башкортстанда яшәп иҗат итүче яшь җырчы Илнар Шәрәфетдинов белән Instagram туры эфирында сөйләшү (18:00) уздыра.

Тинчурин исемендәге татар драма театры "Өти балак Гөлүзә" спектаклен (18:30) күрсәтә.

"Безнең Татарстан" #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген Азалия Зиннәт (19:00) җырлый.

Мәскәүнең "Татар штабы" үзенең Instagram-ында "Сарытау" яшьләр оешмасы белән туры эфирда очрашу (19:00) уздыра.

Камал театры Нәкый Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин" спектаклен тәкъдим итә.
www.kamalteatr.ru

Буа татар сатира театры Илфак Шиһаповның "Тегеннән кунак" комедиясен күрсәтә.

Бүген "Татарстан – Яңа гасыр" телеканалы "Яңа елда бергә булыйк!" сериалын Youtub-ка чыгарды.

13:34 6.5.2020

Жириновский Татарстанның үз кешеләре өчен әзерләгән азык-төлек ярдәмен башка төбәкләргә таратырга чакыра

Владимир Жириновский
Владимир Жириновский

ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский Татарстанда җыелган азык-төлек тупланмаларын Русиянең башка төбәкләренә дә җибәрергә кирәк дип белдерә. Бу турыда ул үзенең рәсми Telegram-каналында язган.

"Татариядә эпидемия чорында мохтаҗлар өчен азык-төлек тупланмалары җыялар. 50 мең тоннага якын ярдәм җыйганнар. Ләкин, бәлки, аны бу республика кешеләренә генә түгел, ә Русиянең шулай ук ярдәмгә мохтаҗ булырга ихтимал күрше төбәкләренә дә җибәрү мәслихәттер?" ди сәясәтче.

16:03 6.5.2020

Коронавируска бәйле конспирология турында видеолар Русиядә томаланачак

Русия баш прокуратурасы Роскомнадзордан интернетта коронавирус турында ялган мәгълүмат бирүче берничә видеоязманы томалауны таләп итә. Аерым алганда, вирусның ясалма юл белән китереп чыгарылганы турында видеолар игътибар турында сүз бара. Шулай ук коронавирустан дәвалаучы дару табылуы турында интернетта таратылучы мәгълүмат та хаклыкка туры килми диелә.

Кайбер видеоларда “вирус кешеләргә вакцина ясау сылтавы белән тире астына чип кертү, вакцина белән кешеләрне юкка чыгару өчен уйлап табылган” дигән фикер уздырыла. Мондый видеолар да Роскомнадзор тарафыннан томаланырга тиеш диелә.

Узган атнада “Россия 24” каналында Никита Михалковның “Бесогон ТВ” тапшыруының кабатлап чыгарылышы эфирдан алынды. Михалков бу тапшыруда Microsoft хуҗасы, миллиардер Билл Гейтс бөтен дөнья халкына чиплар беркетергә тели дип сөйли.

17:20 6.5.2020

Роспотребнадзор изоляция чикләүләрен өч этапта бетерергә тәкъдим итә

Ольга Попова
Ольга Попова

Русиядә коронавирус сәбәпле кертелгән изоляция режимын бетерү өч өлештән торачак. Бу турыда 6 майда президент Владимир Путин белән видеокиңәшмә вакытында Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова сөйләде. Аның сүзләренчә, беренче өлешендә ачык һавада балалар белән йөрү, спорт белән шөгыльләнү рөхсәт ителәчәк.

Изоляциядән чыгуның икенче өлешендә сәүдә оешмаларының яңадан эшләп китүе, гаиләләр белән урамда булырга рөхсәт итү күздә тотыла.

Өченче этапта парклар, бакчалар ачылачак, ләкин анда килүчеләргә ара калдырып йөрү таләбе куелачак. Шулай ук белем бирү оешмалары, кунакханәләр, җәмәгать туклануы нокталары да эшли башлаячак.

Попова белдергәнчә, бу этапларның һәркайсында төбәкләрнең җитәкчелеге аерым чаралар хакында карарны үзләре кабул итә алачак.

Чикләүләрнең тәгаен кайсы көннән алыначагын Попова әйтмәде.

дәвам

XS
SM
MD
LG