7 май иртәсенә төп хәбәрләр:
- Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 3 миллион 755 меңнән арткан. 263 мең кеше үлгән, 1 миллион 245 мең кеше сәламәтләнгән.
- Иң күп яңа авыручылар булган илләр (5 май өчен хакимиятләр раслаган саннар): АКШ (24,5 мең), Русия (10,1 мең), Бразилия (4,4 мең), Британия (4,4 мең), Перу (3,8 мең).
- Беларусия Русиянең "Первый канал" хәбәрчеләренең аккредитацияләрен алган, канал алар илдән чыгарылган дип белдерә. Низаг "Первый канал"да чыккан сюжеттан соң башланган, анда Беларусиядә эпидемиягә каршы чараларның җитмәве тәнкыйтьләнә. "Беларусь 1" каналы сюжетта "ялган һәм фейклар" булуын белдерде.
- 6 май көнне Казанда 5 меңләп полиция хезмәткәре урамга чыгып, кешеләрнең урамга чыгу рөхсәтен тикшерү рейдын оештырды. Моңа сәбәп булыр "үзизоляция" индексының түбән булуы атала. Полиция 2,2 мең кешене тикшерде, һәр унынчы кеше урамга рөхсәтсез чыкты.
- АКШта Питтсбург университеты фәнни хезмәткәре, 36 яшьлек Бинг Лю атып үтерелде. Аны үтергән Хао Гу үз-үзенә кул салган. Бинг Лю коронавирус өйрәнүче галим иде. Тикшерү вәкилләре үтерү университет эше яки коронавирус эпидемиясе белән бәйле түгел, дип белдерде.
Миңнеханов сүзчесе: "Медицина университетының бер студенты да пычрак зонада эшләми"
Татарстан хастаханәләренә юлланган Казан дәүләт медицина университетының 110 студенты коронавирус йоктыручылар белән эшләмәячәк. Бу хакта Татарстан президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн матбугат очрашуында белдерде.
"Мин медицина университеты ректоры белән сөйләштем. Ул бер студент та пычрак зонада эшләмәячәк дип ышандырды. Беркем дә йогышлы авырулар хастаханәсенә һәм вирус белән турыдан-туры эшләргә җибәрелмәгән", диде Галимова.
Татарстан хастаханәләренә 615 студент җәлеп ителгән. Бу студентлар пандемия башланганчы ук тәҗрибе туплар өчен урнашкан булган. Шуларның 256сы сәламәтлек саклау оешмаларында, 228 студент волонтер сыйфатында, 22се Роспотребнадзорга булышырга алынган. Алар практика узу урынын үзләре хәл иткән диелә.
Түбән Новгород өлкәсендә коронавируслы татар авыллары саны 18гә җитте, 2 кеше үлгән
Түбән Новгород өлкәсендәге коронавируслы авырулар булган татар авыллары саны 18гә җитте, узган тәүлектә тагын 16 кешедә яңа вирус ачыкланган. COVID-19 Пашат һәм Чүмбәли авылларында да табылган.
Түбән Новгород өлкәсенең коронавируслы авырулар булган татар авыллары: Өчкүл (4 кеше, берсе савыккан), Мәдәнә (бер гаиләдә 5 кеше), Кече Ырбишча (4), Олы Рбишчада (2), Куй Суы – (2), Уразавыл (13), Кызым-Авыл (1), Яндавишча (2), Атяр (бер гаиләдә 5 кеше), Суык Су (4), Пашат (1), Чүмбәли (1), Камка (4, 4се дә савыккан), Кучкай Пожары (1), Грибан (2), Анда (2), Шубиле (1) һәм Иске Мочали (1). Әлеге авыллар Сергач, Пилнә һәм Кызыл Октябрь районнарында урнашкан.
Узган атнада Куй Суы авылында коронавируслы бер хатын-кыз үлгән иде. Бу атнада Сергач районында да өлкән яшьтәге бер ханым да коронавирустан үлеп киткән.
Татарстанда 105, Башкортстанда 83 яңа авыру теркәлде
Татарстанда COVID-19 расланган авырулар саны узган тәүлектә 105 кешегә арткан. Бу мәгълүматны Русия коронавируска каршы көрәш штабы китерә.
Республикада барлыгы 1415 кешедә яңа вирус расланган, 252се савыккан (узган тәүлектә 68 кеше), дүрт кеше үлгән. Узган тәүлектә үлүчеләр турында хәбәр ителми.
Башкортстанда узган тәүлектә 83 кешедә COVID-19 табылган, авыручылар саны 1243кә җитте, 14е үлгән (яңа үлүчеләр турында инде ике атнадан артык бернинди мәгълүмат бирелми), 289ы савыккан.
Русиядә узган тәүлектә 11 231 кешедә коронавирус расланган, 88 кеше үлгән. Барлыгы 177 160 кешедә COVID-19 расланган, эпидемия башыннан 1625 кеше үлгән, 23 803 кеше савыккан.
төбәкләр | авырган | савыккан | үлгән |
Татарстан | 1 415 (+105) | 184 (+16) | 4 (+1) |
Башкортстан | 1 243 (+83) | 289 (+30) | 14 (+0) |
Русия | 177 160 (+11 231) | 23 803 (+2 476) | 1 625 (+88) |
стопкоронавирус.рф 07 май 10:45
7 майда онлайн тамашалар
Изоляция чорында өйдә утыручыларны татар һәм башкортларга кызыклы бүгенге онлайн чаралар, тамашалар белән таныштырабыз.
"Алтын тәлинкә - πR²" проекты Казакъстан белән Башкортстан арасында кино-күпер уздыра. Чара кысаларында ике халыкның мәдәниятен яшь режиссерлар тәкъдим итә. Казакъстан режиссеры Айжана Касымбәкнең "Воздух" һәм Башкортстан режиссеры Динара Әбдрәшитованың "Асия" фильмнарын (15:00) карап булачак. Карау бушлай, аның өчен шушы сылтама буенча кереп теркәлергә кирәк.
Бүген Кариев исемендәге татар яшьләр театры "Алмачуар" спектаклен (16:00) күрсәтә. Театр "Тылсым" проекты кысаларында татар әкиятләре укуын дәвам итә. Бүген "Вәзир кызы Шәһрезадә" гарәп халык әкиятен театр актрисасы Рузанна Хабибуллина укый.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры "Тормыш алда әле" спектаклен (16:00) күрсәтә.
Мәскәүдәге "Татар штабы" үзенең Instagram-ында Екатеринбур татар яшьләр оешмасы (18:00) һәм "Азатлык" татар яшьләре хәрәкәте активисты Наил Нәбиуллин белән (18:30) туры эфирда очрашулар уздыра.
Уфаның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры башкаруында Мостай Кәримнең "Заһир, Гөлшат һәм Берлин ачкычы" лирик комедиясен (19:00) карап була.
Буа татар сатира театры "Афәрин, Артист!" комедиясен тәкъдим итә.
Бүген "Татарстан – Яңа гасыр" телеканалы "Ерактагы йолдызым" сериалын Youtubка чыгарды.
Казанга Төркиядән кайткан 6 кешедә COVID-19 табылган
Татарстанга Анталиядан кайткан кешеләрнең алтысында коронавирус табылган. Бу турыда Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
“Анталиядан кайткан ватандашларның анализ нәтиҗәләре килде. Алты кешедә анализ COVID-19 булуын күрсәтте”, диде Галимова. Вирус табылган кешеләрдә авыру билгеләре сизелми, хәлләре әйбәт диелә.
Татарстаннар “Ливадия” шифаханәсендә оештырылган обсерваторда кала.
6 майда ундүрт татарстанлы Анталиядан Уфага кайтып төшкән иде. Аларны автобуслар белән алып кайтып, карантинга яптылар.
Башкортстанның Баймак районы үзәк хастаханәсе карантинга ябылган
Башкортстанның Баймак районы үзәк хастаханәсе карантинга ябылуын республика сәламәтлек саклау министрлыгы брифингында Роспотребназдорның Башкортстандагы идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Венер Изикәев белдерде.
Бүгенге көндә Бәләбәй һәм Кырмыскалы районы үзәк хастаханәләре, Салават шәһәре, Стәрлетамакның 1нче санлы хастаханәсендә һәм Илеш районы Югары Яркәй хастаханәсенең аерым бүлекләре коронавирус сәбәпле карантинда кала.
Башкортстанда узган тәүлектә 83 кешедә COVID-19 табылган, аларның 55е Нефтекама шәһәрендә.
Аксенов Кырымда курорт сезоны булмас дип фаразлый
Аннексияләнгән Кырымның Мәскәү куйган башлыгы Сергей Аксенов ярымутрауда быел курорт сезоны булмас дигән фикер белдерде. Бу турыда ул 7 майда корнавируска каршы оператив штаб киңәшмәсендә әйткән.
“Курорт сезоны, дөресен әйткәндә, булыр кебек түгел. Әгәр ярымутрауда хәлләр имин булса, эчке туризм гына булыр. Без үзебезнең програмны булдырабыз, әзерләнәбез, ләкин моңа Роспотребнадзор ягыннан нигез булырга тиеш”, дигән Аксенов.
1 апрельдән Кырымга Керич күпере аша килүчеләр вируска тикшерелеп кертелә башлады. Аннан алда Акъяр чикләренә дә блокпостлар куелды.