Башкортстан рәсмие: "Бәләбәйдә шәфкать туташы коронавирустан үлмәгән"
Башкортстанның Бәләбәй үзәк район хастаханәсендә үлгән шәфкать туташы коронавирус белән авырмаган, аның үлеменең сәбәбе башка дип белдерде Башкортстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова. Бу мәгълүматны ул 7 майда министрлыкның онлайн брифингында хәбәр итте.
Элек социаль челтәрләрдә Бәләбәйдә медицина хезмәткәре коронавирустан үлгән булырга мөмкин дигән хәбәр таралган иде.
"Әйе, без Бәләбәй хастаханәсендә медицина хезмәткәре үлемен раслыйбыз. Аның үлеме COVID белән бәйле түгел. Шулай да, бу авыр югалту. Министрлык исеменнән бу хезмәткәр ханымның туганнарының да, коллегаларының да кайгысын уртаклашасым килә" диде Кононова.
8 май көненә коронавирус турында төп хәбәрләр:
- Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 3 миллион 846 меңнән арткан. 269 мең кеше үлгән, 1 миллион 285 мең кеше сәламәтләнгән.
- Иң күп яңа авыручылар булган илләр (6 май өчен хакимиятләр раслаган саннар): АКШ (22,2 мең), Бразилия (11,4 мең), Русия (10,5 мең), Британия (6,1 мең), Франция (3,6 мең).
- АКШ президенты Дональд Трамп Владимир Путинның Русиягә үпкәне җилләтү җиһазларын китертү тәкъдимен кабул иткәнен белдерде. Ике ил башлыклары бу мәсьәләне 7 май көнне узган телефон сөйләшүендә хәл иткән. Мәскәү кирмәне әлегә бу мәгълүматны расламады, тәкъдим ясалганын гына әйтте.
- АКШ Дәүләт департаменты Русиягә багышланган махсус брифингта илне Сүрия һәм Либия эшләренә тыкшынуда һәм коронавирус пандемиясе турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләде.
- Галимнәр коронавирус белән авырганнарның барысында да диярлек вируска антитәнчекләр барлыкка килүен белдерә. Алар яшькә, җенескә һәм авыруның катлаулыгына карамастан барлыкка килә, тикшеренү 624 авыруны күзәтеп башкарылган.
Башкортстанның Тәтешле районы идарәсендә һәм хастаханәсендә коронавирус табылган
Башкортстанның Тәтешле районы идарәсенең бер хезмәткәрендә COVID-19 расланган. Хәзер район идарәсе хезмәткәрләре изоляциягә җибәрелгән. Шул ук вакытта район үзәк хастаханәсендә дә коронавирус йоктыру очрагы расланган, хастаханәнең идарә өлеше шулай ук карантинга ябылган. Бу турыда социаль челтәрләрдә район башлыгы Рушан Гәрәев хәбәр итте.
“Кызганыч, Тәтешле районында, шул исәптән, район идарәсендә, коронавирус белән чирләү фактларын раслыйм. Ныклы дәлилләр булмыйча, мәгълүматны чыгармый тордык. Бүгенге көндә район идарәсе карантинда, шулай ук Үзәк район хастаханәсенең идарә корпусы да карантин тәртибенә күчерелде”, дип язган Гәрәев.
Татарстанда бишенче кешенең үлеме турында хәбәр ителә
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 83 очрагы рәсми теркәлгән. Бу санны Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.
Республикада хәзер 1498 кешедә COVID-19 расланган. Яңа үлем очраклары турында Русия штабы рәсми хәбәр итми. Алдагы көннәрдә дүрт кешенең үлеме рәсми расланган иде. Ләкин Татарстан штабы 5 майда 1938 елгы ирнең коронавирустан үлүен белдерә.
Башкортстанда коронавирусның 89 яңа очрагы расланган. Ресупбликада COVID-19 йоктырган авырулар саны 1332гә җитте.
Русиядә тагын 10 699 кешедә коронавирус ачыкланган, 98 кеше үлгән. Эпидемия башланганнан бирле илдә барлыгы 188 мең кеше яңа төр вирус йоктырган, 1723 авыру үлгән.
8 майда онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры "Ике төш" спектаклен (16:00) күрсәтә.
Бүген "Агыйдел" җыр һәм бию дәүләт ансамбленең Youtube каналында бәйрәм концертын (17:00) карап була.
Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры "Соңгы әсәр" спектаклен (17:00) күрсәтә.
Уфаның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры Мостай Кәримнең "Яләлетдин ата" спектаклен (17:00) тәкъдим итә.
Камал исемендәге татар драма театры сайтында Зөлфәт Хәкимнең "Исән җилләр көенә" комедиясен (19:00) күрсәтә.
Мәскәүнең "Татар штабы" үзенең Instagram-ында Төмәндә яшәүче public-тарихчы Марсель Фәттахов белән туры эфирда очрашуы (19:00) уздыра.
Түбән Камадагы Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театрының "Яра" спектаклен карап була.
"Татарстан – Яңа гасыр" телеканалы "Язмышлардан узмыш юк икән" сериалын Youtubка чыгарды.
Уфаның "Башкортстан" зур концерт залы Алинә Дәүләтханованың тәүге концертын күрсәтә.
Стәрлетамак башкорт драма театры Айрат Әбүшахмановның "Бигылый" ("Беглый") спектаклен тәкъдим итә.
Йөздән артык табиб коронавирус хакында фейкларка каршы көрәшергә чакырды
Дөньяның төрле илләрендәге йөздән артык табиб, медицина хезмәткәре һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче белгечләр Facebook, Google һәм Twitter-га мөрәҗәгать итеп, коронавирус пандемиясе хакында дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат таратуга каршы катгыйрак мөнәсәбәттә булырга чакырды. Ачык хат Avaaz иҗтимагый оешмасы сайтында чыкты. 8 майда мөрәҗәгать The New York Times газетында басылыр дип көтелә.
“Безнең бурычыбыз – кешеләрнең иминлеген тәэмин итү. Ләкин без хәзерге вакытта COVID-19 пандемиясе белән генә түгел, дөньякүләм “инфодемия” белән дә очрашабыз. Социаль челтәрләрдә таратылучы ялган мәгълүмат бөтен дөнья буйлап кешеләрнең тормышын куркыныч астына куя” диелгән ачык хатта.
Якутиядән кайткан Татарстан вахтачылар карантинны “Ливадия”дә уза
Татарстанга Якутиядән 69 вахтачы кайтарылган. Алар медицина күзәтүе узып, “Ливадия” шифаханәсенә урнаштырылган. Бу турыда Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
“Якутиядән рейс белән бүген 69 кеше кайтты. Кайтуга санитар табиблар аларны карады, тән температурасын үлчәде. Бөтенесе дә “Ливадия” шифаханәсенә изоляциягә урнаштырылды. Аларга өстәмә медицина тикшерүе уздырылачак һәм анализлар алыначак. Алар медицина күзәтүе астында торачак” диде Галимова.
Татарстан вахтачыларын республикага алып кайтып урнаштыру үтенече белән республика президенты Рөстәм Миңнехановка “Стройтранснефтегаз” җитәкчесе Иван Сибирев мөрәҗәгать иткән.
Башкортстан мәгариф министрлыгы хезмәткәрләрендә коронавирус табылган
Башкортстанның мәгариф һәм фән министрлыгында берничә хезмәткәрдә COVID-19 белән йогышлану беренчел тикшерүләр белән расланган. Бүген министрлык бинасында дезинфекция уздырылачак.
Элегрәк коронавирус Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировның социаль багланышлар идарәсендә эшләүче бер ханымның ирендә табылган булган.
Шулай ук “Бердәм Русия” фиркасенең Башкортстан бүлеге җитәкчесе, республика парламентының вице-спикеры Рөстәм Әхмәдинуровта да COVID-19 расланган иде.