11 майда онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.
Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театры "Әби урлау" спектаклен (17:00) күрсәтә.
Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театрының "Шәкүр карак" спектаклен (18:30) карап була.
Бүген Мәскәүнең "Татар штабы" үзенең Instagram-ында Американың Питсбург шәһәрендә яшәүче, Америкада татар чараларын уздыручы Илмир Әхмәтҗанов белән туры эфирда "Америка татарлары ничек яши?" дигән темага туры эфирда очрашу (19:00) уздыра.
Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе Газинур Фарухшинның юбилей концертын тәкъдим итә.
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар театрының "Нәзер" спектаклен карап була.
Габдулла Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры бүген репертуарда барган иң яхшы спектакльләрнең видеоверсияләрен тәкъдим итә: "Тапшырыл...ган хатлар", "Ләйлә вә Мәҗнүн", "Шәй-бу! Шай-бу!" һәм балалар өчен "Асылкош җыры" спектаклен. Билет бәясе – 200-600 сум.
Әтнә татар театрының "Фронтовичка", "Гүзәлем Әсәл", "Көрәктән – Сәнәк" комедиясы, "Әниемнең ак күлмәге", "Бәби театр", "Югалган көн", "Күз нурларым", "Безнең шәһәрнең серләре" спектакльләрен карап була. Билет бәясе – 30-70 сум.
Татарстан "үзизоляция" тәртибеннән чыга башлый, ләкин чикләүләр саклана
Татарстан 12 майдан "үзизоляция" тәртибеннән акрынлап чыга башлый. 12 майдан урамга чыгу өчен рөхсәт алу системы, эш урыныннан белешмәләр гамәлдән чыгарыла. Шул ук вакытта хөкүмәт Татарстан ватандашларына "үзизоляция" тәртибен катгый рәвештә сакларга киңәш итә.
12 майдан урамга чыкканда битлекләр кию мәҗбүри булачак. Моннан тыш җәмәгать транспорты һәм сәүдә урыннарында шулай ук бармакчалар кию дә таләп ителәчәк.
Даруханәләрдән тыш барлык кибетләр үз эшен кичке 10га кадәр алып бара ала. Шул ук вакытта хезмәт күрсәтү оешмалары, азык-төлек сатмаган сәүдә урыннары эшен торгыза ала. Моның өчен аларның мәйданы 400 дүрткел метрдан артмаска тиеш һәм урамнан аерым керү булырга тиеш.
12 майдан Уразавыл карантинга ябыла
Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районындагы татар авылы Уразавыл карантинга ябыла. Бу турыда район идарәсенең Instagram-дагы сәхифәсендә хәбәр ителә.
Уразавылда 20 дән артык кешедә коронавирус расланган. Авыл хастаханәсендә эшләүче ике табиб та COVID-19 йоктырган. 60 яшьлек хатын белән 50 яшьлек ир Пилнә һәм Түбән Новгород хастаханәләрендә дәвалана. Бу табиблар COVID-19 булган авыруларны дәвалаган вакытта йогышланган.
Май бәйрәмнәре вакытында Уразавылда яңа вирус йоктырган кешеләр санының кискен артуы күзәтелә – 30 апрельгә анда 2 генә кешедә вирус расланган булган.
Татарстан биш медицина хезмәткәре коронавирус белән авырый
Татарстанда коронавирус биш медицина хезмәткәрендә табылган. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте. Тагын 43 медик алар COVID-19 авырулар белән элемтәдә булган, аларның анализы раслануга җибәрелгән.
Садыйков сүзләренчә, авырган бөтен табибларның хәлләре канәгатьләнерлек һәм уртача авырлыкта.
Казанда тагын бер хастаханә COVID-19 авыруларын дәвалый башлаган
Казанның Исаев урамында урнашкан сугышлар ветераннарын дәвалаучы һоспиталь коронавируслы авырулар өчен эшли башлаган. Бу турыда шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы – Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, хәзер һоспитальдә COVID-19 диагнозы булган 31 кеше дәвалана.
Һоспитальдә коронавируслы авырулар өчен 100 урын, 30 реанимация урыны җиһазланган. Хастаханәдә булган пациентлар Казанның бүтән медицина оешмаларына күчерелгән дип яза “Бизнес-онлайн” республика сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматына таянып.
Путин 12 майдан Русиядә "ял көннәре" тәртибен гамәлдән чыгара
Русия президенты Владимир Путин 12 майда илдә коронавирус пандемиясе аркасында игълан ителгән "ял көннәре"нең тәмамлануын белдерде.
Шул ук вакытта Путин чикләүләр һәм "үзизоляция" тәртибеннән чыгу тиз булмаячагын әйтте. Эпидемия белән көрәш тәмамланмый, барлык киңкүләм чаралар әлегә тыелган, ди ул. 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә дә чикләү чаралары саклана.
Төбәк башлыкларының "киңәйтелгән" вәкаләтләре озайтыла. "Үзизоляция" тәртибеннән чыгуны һәр төбәк үзе хәл итәчәк.
Кайбер Европа илләрендә карантин чараларын йомшарта
Дүшәмбедән Европа илләренең бер өлешендә кибетләр элеккечә эшли башлады, чәчтарашханәләр, матурлык салоннары ачылды. Европа илләренә чит илләрдән керүгә тыюлар гамәлдә кала.
Германиядә зур кибетләр яңадан ачыла, бергә яшәми торган кешеләргә үзара очрашулар рөхсәт ителә, кайбер төбәкләрдә рестораннар янәдән эшли башлый.
Швейцариядә һигиена таләпләрен үтәү шарты белән урта мәктәпләр, кибетләр, кафе, музейлар ачыла.
Карантин чаралары бер айдан артык дәвам иткән Франциядә халык өйләреннән рөхсәт кәгазе алмыйча да чыга башлаячак. Кибетләр ачыла, ләкин рестораннар һәм барлар әлегә эшләми.
Чехиядә сәүдә үзәкләре, чәчтарашханәләр һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендәге башка оешмалар, җәйге кафелар эшкә керешә. Театр һәм кинотеатрлар ачыла, тик аларга залларына йөздән артык кеше утыртырга рөхсәт ителми. Өйдән чыккан очракта битлек кию таләбе гамәлдә кала.
Украинада чикләүләрне алуның беренче баскычы тормышка ашырыла. 11 майдан кибетләрдә азык-төлек булмаган тауарлар сату рөхсәт ителә. Матурлык салоннары, чәчтарашханәләр, тырнак ясату урыннары, кафе һәм рестораннарның җәйге террасалары ачыла. Җәмәгать транспорты, шул исәптән метро эшендә чикләүләр саклана.
Балаларга акчалата ярдәм алу өчен теркәлү сайты эшләми
Коронавирус пандемиясе сәбәпле бала акчасы алу өчен теркәлергә кирәк булган дәүләт хезмәтләре сайты (“Госуслуги”) кеше күп керү аркасында вакытлыча эшләүдән туктаган. Балалы гаиләләргә акчалата ярдәмне 11 майдагы чыгышында президент Владимир Путин вәгъдә итте. Ярдәм алу өчен теркәлергә дип сайтка кергәндә: “Сервиска артык зур йөкләнеш булган, соңрак керегез” дигән язу чыга.
Путин белдергәнчә, ата-анасы вакытлыча эшен югалткан гаиләләрдәге һәр балигъ булмаган балага апрель, май, июнь айларында айга өчәр мең сум туләнәчәк. Руиядәге бөтен гаиләләргә дә өч яшькәчә булган һәр балага өч ай дәвамында аена бишәр мең бирелә. Моннан тыш, аз керемле гаиләләрдәге 3-7 яшьлек балаларга яшәү минимумының яртысы күләмендә 6 айлык акча түләнәчәк. 3 яшьтән 16 яшькә кадәрле балаларга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган ярдәм күрсәтеләчәк. Бу акчаны алу өчен дәүләт хезмәте порталы яки пенсия фонды бүлеге аша гариза язарга кирәк. Гаризалар 12 майдан кабул ителә. Түләүләр 1 июньнән башланачак. Дәүләт ярдәмен 27 миллион бала алачак.