Галимова Апаста COVID-19 авырулары саны кисәк артуга аңлатма бирде
Апас районында авырулар саны күбәюе коронавирус кискен таралып китүне күрсәтми, дип аңлата Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова.
Аның сүзләренчә, яңа вирус ике гаиләдә ачыкланган, калган очраклар бер-берсе белән берничек тә бәйләнмәгән.
Узган тәүлектә Татарстанның Апас районында COVID-19 йоктыруның 20 яңа очрагы турында хәбәр ителде. Татарстанда тәүлегенә 87 очрак, шуларның дүрттән бере диярлек Апаска туры килә. Хәзер, рәсми саннарга караганда, Апас районында 30 кешедә коронавирус табылган.
14 май иртәсенә иң мөһим хәбәрләр:
- Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 4 миллион 347 меңнән арткан. 297 мең кеше үлгән, 1,5 миллион кеше сәламәтләнгән.
- Вирусны иң күп йоктыручылар булган илләр: АКШ (1 миллион 390 мең), Русия (242 мең), Британия (230 мең), Испания (228 мең), Италия (222 мең).
- Татарстанда Мәскәү һәм Петербур хастаханәләрендә чыккан янгыннардан соң "АВЕНТА-М" үпкә җилләтү җиһазлары эшен туктаттылар. Сүз 2020 елның 1 апреленнән соң чыгарылган җиһазлар турында бара. Моның хакта Русиянең сәламәтлек күзәтүе оешмасының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте белдерде.
- Италиядә коронавирус йоктырган кешеләрнең яртысыннан күбрәге савыккан. Пандемия башланганнан бирле илдә 222 мең кеше авырган, хәзер инде 112 мең кеше сәламәт дип санала.
- Август аенда АКШта инфекция корбаннары 147 меңгә җитәргә мөмкин. Мондый исәпләүне Вашингтон штаты университеты ясаган.
- Коронавирустан җиңел авырудан авыр стадиягә күчеш тәүлектән дә тизрәк узарга мөмкин. Моның хакта ЦКБ йогышлы авырулар үзәге башлыгы Георгий Сапронов белдерде. "Иртүк кеше үзен әле уртача хәл итсә, кичен ул реанимация ятагында була ала. Мондыйга табибларның күпчелеге дә әзер түгел", диде ул.
Коронавирус йоктыруның Башкортстанда 88, Татарстанда 61 яңа очрагы рәсмән теркәлгән
Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 диагнозы тагын 61 кешегә куелган. Бу саннарны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә. Татарстанда коронавирус барлыгы 1980 кешедә расланган. Узган тәүлектә үлем очраклары булуы хәбәр ителми. Эпидемия башыннан республикада барлыгы җиде кеше үлеме белдерелгән иде.
Башкортстанда 1784 кешедә коронавирус расланган, бу сан узган тәүлектә 88 кешегә арткан. Республикада COVID-19 вирусы барлыгы рәсмән 16 кешенең гомерен өзде.
Русиядә узган тәүлектә тагын 9974 кешедә коронавирус расланган, 93 кеше үлгән. Яңа вирус йоктыру очраклары барлыгы 252 245 кешедә теркәлгән, 2305 кеше үлгән.
Петербурда коронавирустан Олег Морозовның ярдәмчесе Шамил Ильясов үлгән
Татарстаннан сенатор Олег Морозовның ярдәмчесе Шамил Ильясов үлгән. Аңа 63 яшь булган.
Морозов Facebook-тагы битендә ярдәмчесенең үлеме турында хәбәр итеп, коронавирусның никадәр куркыныч булуы турында кисәткән. “Ышанмаучыларның барысына. Шәхсән сезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга кагылмаган булса, сезнең өчен мин шат. Ә менә миндә беренче югалту. Питерда коронавирустан минем дустым һәм ярдәмчем Шамил Ильясов үлде” дип язган сенатор.
Шамил Ильясов “Халыкара менеджмент академиясе” идарә өлкәсендәге экспертлар берлегенең академигы, шулай ук “Черноморский курорт плаза” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш мөдире булган.
14 майда онлайн тамашалар
Азатлык пандемия чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.
Габдулла Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театры Пауло Коэльоның "Алхимик" спектаклен (16:00) күрсәтә. Театр шулай үк "Тылсым" проекты кысаларында татар әкиятләре укуын дәвам итә. Бүген "Патша кияве солдат" татар халык әкиятен театр артисты Фернат Насибуллин укый.
Башкорт дәүләт опера һәм балет театры "Кодача" музыкаль спектакльлен (17:00) күрсәтә.
Татарстанның җыр һәм бию дәүләт ансамбле турында "Туган ягымның милли моңнары" дип аталган, 1985 елда төшерелгән документаль фильм (18:00) карап була.
"Безнең Татарстан" #айдадомой проекты кысаларында татар эстрадасы йолдызларының җанлы онлайн концертларын күрсәтүне дәвам итә. Бүген Илвина (19:00) җырлый.
Мәскәүдәге "Татар штабы" Instagram-да "Үрдәк-ТВ", "Бизнес-Урда" проектларын булдырган сәяхәтче, продюсер һәм блогер Айнур Әхмәтов белән туры эфир сөйләшүе (20:00) уздыра.
Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры "Кояш төшмәгән җирдә" спектаклен тәкъдим итә.
Хафиз Миргалимов коронавирус белән авырмавын, үзенә диагнозның махсус тагылуын белдерде
КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов үзенә коронавирус тагарга тырышулары хакында белдерде. Бу хакта ул бүген Дәүләт шурасында онлайн матбугат очрашуында әйтте. Миргалимов хастаханәдән алган белешмә кәгазьләрен күрсәтте. Ул өч тестның да тискәре нәтиҗә күрсәтүен әйтте. Шул ук вакытта Роспотребнадзор Дәүләт шурасы утырышына килеп алган анализ нигезендә аңа “коронавирусның уртача авыр формасы” дигән диагноз куйган булган. Миргалимов үзенең авырмавын, симптомнар күзәтелмәвен, ә канында антитәнчекләр булмавын әйтте. Ул үзендә коронавирус булмады дип саный.
23 апрельдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасы утырышында Хафиз Миргалимовның коронавирус йоктыруы турында әйткән иде.
Максим Забелин: Башкортстанда COVID-19лы авырулар белән эшләгән табиблар 25-80 мең сум алачак
Бүген Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республикада коронавируслы авырулар белән эшләүче табиблар һәм башка төр медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр турында әйтте. Аның сүзләренчә, өстәмә түләүләр яңа вирус йоктырган пациентлар белән эшләүче табибларга һәм аерым шартларда эшләүчеләргә каралган. Алар ике төр өстәмә түләү алачак – федераль үзәктән һәм төбәкнең үзеннән. Түләүләрнең төп өлеше 12-13 майда бирелгән, бүген калган өлеше күчереләчәк диде Забелин.
Ашыгыч ярдәм медицина хезмәткәрләре:
- табиб – 50 мең сум;
- урта медицина персоналы – 25 мең;
- кече персонал – 25 мең;
- ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе – 25 мең.
Стационар хезмәткәрләре:
- табиб – 80 мең;
- урта медицина персоналы – 50 мең;
- кече медицина персоналы – 25 мең.
Башкортстан башлыгының 25 мартта имзаланган №УГ-122 фәрманына ярашлы, коронавируслы авырулар белән эшләгән табибларга республика исеменнән түләүләр булачак:
- табиб – 25 мең;
- урта медицина персоналы – 15 мең.
Коронавирус белән зарарлану куркынычы астында эшләгән кешеләр төркеменнән:
- табиб – 5 мең;
- урта медицина персоналы – 2,5 мең.
Забелин сүзләренчә, бу максатлардан төбәк бюджетыннан 100 миллионнан артык, федераль бюджеттан – 400 млн сумнан артык акча каралган. Республикада түләүләр хакында сорауларга җавап бирү өчен аерым кайнар линия булдырылган: +7 (347) 218-00-83
Башкортстанда “Авента-М” үпкә җилләтү җиһазларын файдалану туктатылган
“24 апрельдә Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 300 данә “Авента-М” аппараты сатып алу хакында аукцион уздырылган иде. Ләкин Мәскәүдә һәм Петербурда янгыннар сәбәпле, кичә Росздравнадзор карары белән бу җиһазларны файдалану туктатылды”, дип сөйләде Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин министрлыкның 14 майда узган брифингында.
Министр сүзләренчә, хәзер бу җиһазларны куллануның ни дәрәҗәдә куркынычсыз булуы тикшерелә. Шул ук вакытта Забелин республика җитәкчелегенең “Авента-М” ширкәте белән килешүне өзүгә нигез күрмәгәнен белдерде.
Мәскәү һәм Петербур хастаханәләрендә үкәне ясалма җилләтү аппаратларыннан янгын чыгып, 6 кеше үлгәч, Татарстанда да “Авента-М” үпкә җилләтү җиһазлары белән эшләүдән туктадылар. Сүз 2020 елның 1 апреленнән соң чыгарылган җиһазлар турында бара.