Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус. Җанлы блог

Коронавирус турында актуаль хәбәрләр тупланмасы [14 март — 25 май 2020]

Азатлык әлеге Җанлы блогта дөньяда яңа вирус тарала башлаган иң кызу көннәрдә сезне шушы зәхмәткә бәйле соңгы хәбәрләр, гыйбрәтле хәлләр, кызыклы вакыйгалар белән таныштырып барды. Бүген без Җанлы блогны ябабыз. Алга таба коронавируска бәйле хәбәрләрне Коронавирус бүлегендә һәм Махсус сәхифәдә таба аласыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

19:39 14.5.2020

Түбән Новгородның тагын беп татар авылында COVID-19 табылган

Түбән Новгород өлкәсенең Мөтеравыл (Андреевка) татар авылында яшәүче бер кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган. Бу хакта үзенең Instagram сәхифәсендә Сергач районы башлыгы Олег Радаев хәбәр итте. Авылда 300дән артык кеше яши.

Шулай итеп Түбән Новгород өлкәсендә коронавируслы авырулар булган татар авыллары саны 20гә җитте.

Сергач районында коронавирустан ике кеше үлгән, берсе Шубиле татар авылыннан. Ике атна элек Кызыл Октябрь районында урнашкан Куй Суы авылында да коронавируслы бер хатын-кыз үлгән иде. Уразавылда урнашкан хастаханәдә эшләгән ике табиб коронавирус йоктырган.

Өлкәдә изоляция тәртибе гамәлдә кала, ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

10:05 15.5.2020

15 май иртәсендә төп коронавирус хәбәрләре:

  • Дөньяда вирус йоктыручылар саны 4 миллион 443 меңнән арткан. 302 мең кеше үлгән, 1 миллион 588 мең кеше савыккан.
  • Иң күп авыручылар булган илләр: АКШ (1 миллион 417 мең), Русия (252 мең), Британия (234 мең), Испания (229 мең), Италия (223 мең).
  • Русиянең 12 төбәге Путинның "ял көннәре" тәмамлануы турында игъланнан соң да карантин чараларын җиңеләйтмәде. Чикләүләр тулысынча диярлек сакланган төбәкләр арасында Мәскәү, Мәскәү өлкәсен, Петербур, күпчелек Кавказ республикалары.
  • Курил утрауларында коронавирусны йоктыруның беренче очрагы теркәлгән. Моның хакта Сахалин утравы хакимияте белдерә. Шикотан һшм Кунашир утраулары керү һәм чыгу өчен ябылган.
  • Азия үсеш банкы коронавирус пандемиясе дөнья икътисадына китергән югалтулар быел $5,8 трлн-нан башлап $8,8 трлн-на җитә ала. Бу банкның элекке фаразыннан ике тапкыр күбрәк.
  • Сәясәтче Алексей Навальныйның "Русиянең 5 адымы" инициативасы дәүләт порталында кирәкле 100 мең имза җыя алган. Кирәкле имзалар бер тәүлектән дә тизрәк җыелган. Хәзер ул белгечләр тарафыннан федераль дәрәҗәдә каралырга тиеш булачак. "Русиянең 5 адымы" инициативасында Навальный кризис шартларында барлык русиялеләргә резерв фондтан акча түләнергә тиеш дип белдерә.
11:05 15.5.2020

Ростуризм төбәк җитәкчеләреннән ярдәм сорый

Ростуризм оешмасы Русия төбәкләре башлыкларыннан эчке туризмга ярдәм күрсәтүләрен сорый. Коронавирус пандемиясе аркасында бу тармак 1,5 триллион сум күләмендә югалтулар кичергән, акча әйләнеше 95-100 процентка кимегән. Хәлләр яхшырмаса, 2,5 млн кеше эшсез калырга мөмкин. Бу турыда Ростуризм җитәкчесе Зарина Догузова губернаторларга язган хатында белдергән.

Мөрәҗәгатендә Догузова туризм өлкәсенең Русия хөкүмәте тарафыннан коронавирус эпидемиясе вакытында иң зур зыян күргән тармак дип танылганын әйтә. Бизнес инфраструктурасын һәм хезмәткәрләрне саклап калу өчен төбәк дәрәҗәсендә өстәмә ярдәм чаралары кирәк дип саный ул. Бу турыдан-туры финанс ярдәме күрсәтү дә, салым һәм башка түләүләр ягыннан ташламалар да булырга мөмкин.

Татарстанның туризм дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов китергән саннарга караганда, республиканың туризм тармагы Русия бюджетына елына 7,8 млрд сум салым түли, ә Татарстан казнасына салымнарның 1,8 млрд кына кала.

11:18 15.5.2020

Татарстанда 84, Башкортстанда 90 яңа очрак теркәлде

Татарстанда узган тәүлектә коронавируслы авырулар саны 84 кешегә арткан. Яңа очракларның 10сы Апаста. 13 майда Апас районында 20 кешедә COVID-19 раслануы билгеле булган иде. Бу саннарны Русия коронавируска каршы көрәш оператив штабы китерә.

Республикада эпидемия башыннан 2064 кешедә COVID-19 ачыкланган. Татарстанда коронавирустан барлыгы җиде кеше үлгәне хәбәр ителгән иде, яңа үлемнәр турында әйтелми.

Башкортстанда узган тәүлектә тагын 90 кешедә COVID-19 рәсмән теркәлгән. Барлыгы 1874 очрак, 16 кеше коронавирустан үлгән, соңгы тәүлектә үлемнәр булуы хәбәр ителми.

Соңгы тәүлектә Русиядә коронавируслы авырулар саны 10 598 кешегә арткан, тагын 113 кеше үлгән. 15 майга Русиядә 262 843 кешедә COVID-19 расланган, 2418 кеше үлгән.

12:47 15.5.2020

15 майда онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

Бүген Актаныш сәләтле балалар гимназиясе "Гомерлек бәхет, бәхетле гомер" дигән темага TED Circles очрашуы (15:00) уздыра. Очрашу вакытында яшьләр тормышның тулылыгы, анда бәхеттән дә әһәмиятлерәк нәрсәләрнең барлыгы турында фикер алышачак. "Без бәхет теләргә һәм бәхет дип хыялланырга күнеккән, әмма моннан да тирәнрәк төшенчәләр бар түгелме соң? Язучы Эмили Эсфаһани Смит фикеренчә, бәхет килә дә китә, әмма тормышыңда мәгънә булу – үзеңнән югарырак идеягә хезмәт итү яки үзеңне камилләштерү – яшәешеңә терәк бүләк итә" ди оештыручылар. Дискуссия алдыннан Эмили Эсфаһани Смит ясаган TED чыгышын карарга кирәк.
Катнашыр өчен теркәлү зарур.

Мостай Кәрим исемендәге башкорт драма театры "Күк белән җир арасында" спектаклен (16:00) күрсәтә.

Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры "Шашкан бабай" спектаклен (17:00) тәкъдим итә.

Башкортстанның атказанган артисты Айгөл Сагынбаеваның Уфадагы "Башкортстан" дәүләт концертлар залында узган концертын (17:00) карап була.

Уфаның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театры "Башкирская пленница" (Мостай Кәримнең "Кыз урлау" әсәре нигезендә) спектаклен (17:00) күрсәтә.

Бүген Мәскәүдәге "Татар штабы" Instagram-да Петербур татар яшьләренең "Мирас" оешмасы белән сөйләшү (20:00) уздыра.

Уфа милли яшьләр театрының "Алтын балта" әкиятен карап була.

Әлмәт татар драма театры Илгиз Зәйниевның "Качаклар" спектаклен күрсәтә.

11:21 16.5.2020

16 майга коронавирус саннары

Дөньяда COVID-19 йоктыручылар саны 4 641 938 булды. Соңгы тәүлектә 19 727 кешедә ачыкланган. Әлеге авыру 308 840 кешенең гомерен өзде. 1 769 384 кеше терелгән.

Русиядә коронавирус йоктыруның 9 200 яңа очрагы рәсмән теркәлгән дип хәбәр итә оператив штаб. Эпидемия башыннан илдә барлыгы 272 мең кешедә вирус ачыкланган. Үлүчеләр саны 2 537 булды, узган тәүлектә 119 кеше үлгән.

Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 йоктыруның 84 яңа очрагы рәсми теркәлгән. Йоктыручыларның иң күбе Казанда (41 кеше) һәм Чаллыда (17). Барлыгы Татарстанда 2 148 кешедә коронавирус рәсмән расланган, җиде кеше ​

Башкортстанда барлыгы 1 963 кешедә COVID-19 расланган. Соңгы тәүлектә тагын 89 кешедә ачыкланган. Башкортстанда үлүчеләр саны 17 булды. Узган тәүлектә тагын бер кешенең үлеме турында хәбәр ителә, ләкин тулырак мәгълүмат әлегә юк.

11:29 16.5.2020

Италия Европа берлеге өчен чикләрен ача

Шимбә иртәсенә яхшы хәбәр дә бар. Италия 3 июньнән Европа берлеге, Шенген зонасы һәм Монакодан сәяхәт итүчеләргә чикләрен ача. Әлеге илләрдән килүчеләргә карантин узасы булмаячак дип яза La Reppublica

Бу адым туризмны торгызу өчен эшләнә. Туризм өлкәсе Италия эчке җитештерү күләменең (ВВП) 14 процент тәшкил итә.

Италиянең тышкы чикләре кимендә 15 июньгә кадәр ябык булачак. Аннан соң Европа комиссиясе тышкы чикләрне ачу-ачмау турында сөйләшәчәк.

11:34 16.5.2020

16 майда онлайн тамашалар

Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә" спектаклен (16:00) күрсәтә.

Уфаның "Башкортстан" дәүләт концертлар залы "Этно- шоу Zainetdin" концертын (17:00) тәкъдим итә.

Кырымтатар сәнгате осталарының "Кырым стиле" дип аталган күргәзмәсен онлайн карап була.

Күргәзмә дүртенче ел уздырыла. Ул Кырым татарларының милли яңарышы көннәренә багышлана. Быелгы күргәзмә интернет форматында оештырылган. Авторларның яңа эшләре белән танышудан тыш, тамашачыларга алар турында мәгълүмат та тәкъдим ителә.

Камал театры "Хуҗа Насретдин", "41-нең арбалы хатыннары", "Искән җилләр көенә", "Минем исемем Кызыл" , "Өч сеңел" һәм "Баскетболист"

Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театрының "Үги кыз" әкиятен карап була.

дәвам

XS
SM
MD
LG