17 майга коронавирус саннары
Дөньяда COVID-19 йоктыручылар саны 4 733 883 булды. Әлеге авыру 313 400 кешенең гомерен өзде. 1 818 018 кеше терелгән.
Русиядә коронавирус йоктыруның 9 709 яңа очрагы рәсмән теркәлгән дип хәбәр итә оператив штаб. Эпидемия башыннан илдә барлыгы 281 752 кешедә вирус ачыкланган. Үлүчеләр саны 2 6331 булды, узган тәүлектә 94 кеше үлгән.
Татарстанда узган тәүлектә COVID-19 йоктыруның 84 яңа очрагы рәсми теркәлгән. Йоктыручыларның иң күбе Казанда (60 кеше). Барлыгы Татарстанда 2 232 кешедә коронавирус рәсмән расланган, җиде кеше
Башкортстанда барлыгы 2 061 кешедә COVID-19 расланган. Соңгы тәүлектә тагын 98 кешедә ачыкланган. Башкортстанда үлүчеләр саны 17 булды.
Дагыстанда үпкә шешүеннән 40тан артык табиб үлгән
Дагыстан сәламәтлек саклау министры 17 майга республикада үпкә шешүеннән 650дән артык кеше, шул исәптән 40тан артык табиб үлгән дип хәбәр итте. Бу хакта Джамалудин Гаджиибрагимов блогер Руслан Курбановка сөйләгән.
Министр сүзләренчә, Дагыстанда үпкәләре шешеп әлеге вакытта 12 меңнән артык кеше авырый.
Коронавируска каршы көрәш оператив штабы мәгълүматларына караганда, республикада COVID-19 3 280 кешедә рәсмән расланган, 27 кеше үлгән. Ягъни коронавирустан үлгән кешеләрнең рәсми саннары үпкә ялкынсынуыннан үлгән табиблар саныннан да кимрәк.
Шул ук вакытта министр пневмония белән авыручыларга мөнәсәбәт коронавирус белән авыручыларга кебек дип белдерә.
17 майда онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.
Бүген Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры "Гөлшаян" спектаклен (17:00) күрсәтә.
Салават шәһәре башкорт драма театрының Нәҗип Әсанбаевның "Җиде кыз" спектаклен (17:00) карап була.
Казаннан Djinn City төркеме Stay At Home Festival халыкара фестивалендә катнаша. Коллектив татар музыкасы кулланып электрон музыка яза, җырларын гадәттә инглиз яки татар телләрендә башкара. Испаниядә яшәүче музыкантлар оештыра торган Stay At Home онлайн фестивалендә Djinn City чыгышын бүген (19:00) карап булачак.
Трансляция музыкаль төркемнең Instagram-дагы сәхифәсендә һәм фестивальнең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә барачак.
Татар яшь тамашачы театры "Тылсым" проекты кысаларында татар әкиятләре укуын дәвам итә. Бүген театр артисткасы Фирүзә Зинәтуллина Галимҗан Гыйльмановның "Мактанчык әтәч үлеме" әкиятен укый.
Уфаның Мостай Кәрим исемендәге милли яшьләр театрының "Чыңгылдак чебен" әкиятен карап була.
18 май иртәсенә төп коронавирус хәбәрләре:
- Дөньяда вирус йоктыручылар саны 4 миллион 716 меңнән арткан. Авырудан барлыгы 315 мең кеше үлгән, 1 миллион 734 мең кеше сәламәтләнгән.
- Иң күп авыручылар булган илләр: АКШ (1 миллион 486 мең), Русия (281 мең), Британия (244 мең), Бразилия (241 мең), Испания (230 мең), Италия (225 мең).
- 18 майдан Татарстанда спорт үзәкләре, фитнес-заллар һәм бассейннар эшчәнлеге рөхсәт ителә. Анда шәхси тренер белән шөгыльләнергә мөмкин булачак. Төп шарт: тренер бер үк вакытта бер генә кеше белән шөгыльләнергә тиеш.
- Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова Русиядә коронавирус үсешен туктатып булды дип белдерде. Аның сүзләренчә, вазгыять тотрыкланды, яңа авыручылар саны артмый диярлек.
- Сораштыру: Русиядә кече һәм урта бизнес вәкилләренең 75%-ы якын киләчәктә икътисади хәлнең начарлануын көтә. Алар фикеренчә, пандемия иң зур зыянны рестораннар өлкәсенә китергән (82,9%). Шулай ук матурлык индустриясендә (61,6%) һәм сәнәгать өлкәсендә (48,5%) зыян күп китерелгән, дип саный бизнес вәкилләре.
18 майда онлайн тамашалар
Азатлык изоляция чорында өйдә утыручыларны бүген татар һәм башкорт телләрендә булачак кызыклы онлайн чаралар, тамашалар белән таныштыра.
- Crimean Tatars каналында бүгенге туры эфир кырымтатар сөргене фаҗигасенә багышлана. Көн дәвамында канал 1944 ел депортация корбаннары һәм шаһитларының язмышлары хакында сөйли.
- Мостай Кәрим исемендәге Башкорт драма театры Кирәй Мәргәннең "Шомбай" спектаклен (16:00) күрсәтә.
- Камал театры яңа проект башлап җибәрә – театр артистлары онлайн режимда "Яңа татар пьесасы" бәйгесендә катнашучыларның әсәрләрен укый. Бүген пьесаны Раил Шәмсуаров укуында тыңлап һәм карап булачак.
- "Камал мәктәбе онлайн" белем бирү проекты кысаларында бүген театрның әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов "Классиканың яңача укылышы" дигән темага лекция (19:00) укыячак.
- Әлмәт татар драма театры Искәндәр Сакаевның "Бистә фәрештәсе" ("Добрый человек из Сычуани") спектаклен тәкъдим итә.
Татарстанда коронавирустан сигезенче кеше үлгән
Татарстанда COVID-19 вирусы тагын бер кешенең гомерен өзгән. 1941 елгы Түбән Кама районы кешесе 16 майда район үзәк хастаханәсендә үлгән. 1 майда аны йогышлы авырулар бүлегенә салган булганнар, 6 майдан үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган булган.
Бу мәгълүматны Татарстанның коронавируска каршы оператив штабы китерә. Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны сигезгә җитте. Ләкин Русия оператив штабы статистикасында соңгы үлем әлегә күрсәтелми.
Узган тәүлектә республикада тагын 80 кешедә COVID-19 ачыкланган. Аларның барысы да вирусны Татарстанда йоктырган. 17 кеше хастаханәгә салынган, 63 кеше авыруны җиңелчәрәк кичерә һәм өйләрендә дәвалана. 80 очракның күбесе Казаннан – 61 кеше, Чаллы шәһәре, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районннарында дүртәр очрак.
Путин мөселманнарны Уразаны өйләрендә бәйрәм итүләрен сорады
Русия президенты Владимир Путин, Дагыстанда коронавирус белән бәйле вазгыять турында фикер алышканда, республика халкының Ураза бәйрәмен мәчетләрдә җыелмыйча уздырырга тиешлегенә басым ясады. Ул мөселманнардан бәйрәмне өйләрендә уздыруларын сорады.
"Хәзер барлык мөселманнар өчен изге булган Рамазан ае бара. Катгый ураза тоту ае. Быел ул 24 апрельдә башланды, һәм бу атнада, 23 майда, зур Ураза гаете алдыннан тәмамлана. Республикада бу бәйрәмгә нинди мөнәсәбәттә булуларын, гореф-гадәтләрне ничек кадерләп саклаганнарын беләм. Шунысын да беләм: дин әһелләре ислам динен тотучыларны бүгенге вазгыятьтә әлеге бәйрәмне өйдә уздыруларын сорый, алар җәмәгать белән кылынучы намазлардан һәм дуслар белән, зур төркемнәр белән җыелу гадәтеннән баш тартырга чакыралар", диде Путин.
Ул халыкның муллалар сүзенә колак салырына ышаныч белдергән. Илдә коронавирус белән хәлләр чагыштырмача тотрыклана төшсә дә, куркыныч хәзер дә саклана дигән Путин.
Ураза бәйрәменә кеше җыярга ярамаганлыгын бүген Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та белдерде. Башкортстан хөкүмәте бәйрәмне онлайн уздыру турында фәрман чыгарган.
19 май көненә коронавирус хәбәрләре:
- Дөньяда вирус йоктыручылар саны 5 миллионга якынлаша, хәзерге вакытта рәсми саннар 4 миллион 805 мең турында әйтә.
- АКШта вирус йоктыручылар саны 1,5 миллионнан арткан, Русиядә 290 мең кешедә вирус теркәлгән. Бразилия 255 мең белән өченче урынга чыккан. Британиядә 247 мең, Испаниядә 231 мең, Италиядә 225 мең кешедә вирус табылган.
- Русиядә коронавирус белән вазгыять июльгә таба яхшыра ала. Моның турынңа Русия сәламәтлек саклау министрлыгының төп инфекционисты Елена Малинникова белдерә. "Июль аенда сез безнең турында онытырсыз һәм эфирларга чакырудан туктарсыз", диде ул "Первый канал" эфирында.
- Татарстанда әлегә ураза бәйрәмен үткәрү форматын хәл итмәгәннәр. Моның турында Диния нәзараты матбугат хезмәтендә әйттеләр. Төгәл мәгълүмат 20 майдан соң барлыкка киләчәк. Быел ураза бәйрәме 24 майга туры килә.
- АКШ президенты Дональд Трамп Дөнья сәламәтлек оешмасын, әлеге оешма структурасын төзәтмәсә, финансламаячак. Үзгәрешләргә ул 30 көн биргән. Трамп моның хакта хатны оешма җитәкчесенә җибәргән. Дөнья сәламәтлек оешмасы шулай ук "Кытайдан үз бәйсезлеген дәлилләргә тиеш булачак", диелә хатта.
- Сарытау өлкәсе хакимияте 12 майдан рөхсәт ителгән урамда йөрүләрне һәм спорт белән шөгыльләнүне янә тыйган. Моны хөкүмәт төбәктә авыручылар саны арта бару белән аңлаткан.