Accessibility links

Кайнар хәбәр

Декабрьдән чит ил ватандашларыннан Русиягә кергәндә тәҗрибә буларак биометрик мәгълүматлар алачаклар


Бармак эзләрен алу. Иллюстратив фото
Бармак эзләрен алу. Иллюстратив фото

Үткәрү пунктларында аларның йөзләрен фотога төшерәчәкләр һәм бармак эзләрен алачаклар. Аерым алганда бу Беларус ватандашларына һәм алты яше тулмаган балаларга кагылмый.

1 декабрьдән алып чит ил ватандашлары Русия чиген үтеп чыгу өчен биометрик белешмәләр тапшырачак, бу тәҗрибә буларак кертелә. Русия хөкүмәтенең шул хактагы карарын премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган.

Тәҗрибә ике этапта башкарылачак. Беренче этап 2024 елның 1 декабреннән 2026 елның 30 июненә кадәр булачак. Мәскәүнең (Домодедово, Шереметьево, Внуково) һәм Мәскәү өлкәсенең (Жуковски) халыкара һава аланнары һәм Оренбур өлкәсендәге Маштаково машиналар үткәрү пункты аша Русиягә килгән чит ил ватандашлары биометрик мәгълүматлар тапшырачак.

Үткәрү пунктларында аларның йөзләрен фотога төшерәчәкләр һәм бармак эзләрен алачаклар.

Икенче этап 2025 елның 30 июнендә башланып, 2026 елның 30 июнендә төгәлләнер дип көтелә. Бу вакыт аралыгында Русиягә визасыз керә алу өчен, чит ил ватандашлары махсус әсбаб аша биометрия һәм шәхси белешмәләрен, ни өчен килүе турындагы мәгълүмат язылган гаризасын тапшыра алачак.

Биометрик белешмәләрне Беларус ватандашларыннан, алты яше тулмаган балалардан, чит илләрнең Русиядәге дипломатик вәкиллекләрендә һәм консуллык оешмаларында эшләүчеләрдән, аларның гаилә әгъзаларыннан алмаячаклар. Шулай ук бу Русиядә эшләргә рөхсәт алган халыкара оешмаларның һәм аларның вәкиллекләренең хезмәткәрләренә дә кагылмый.

Бу тәҗрибәне дигитал үсеш министрлыгы тәкъдиме белән үткәрәләр. Министрлыкта әйтүләренчә, әгәр дә тәҗрибә уңышлы дип табылса, әлеге кагыйдәләр даими гамәлдә булачак.

  • Быел мартта "Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды.
  • Мигрантларның Русиядә яшәү кагыйдәләре һәм шартлары кырысланды. Русия эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына күрә, бу елның гыйнварыннан июленә кадәр илдә мигрантларның миграция кануннарын бозу-бозмавын ачыклау өчен "176 мең чара" - тикшерүләр, рейдлар үткәрелгән.
  • Элегрәк Русия думасының урыс телен белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыю турында канун өлгесе әзерләве хәбәр ителгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG