Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дуров тоткарлануыннан соң Telegram-га нидер яныймы? Төп сорауларга белгечләр фикере


Павел Дуров
Павел Дуров

Франция рәсмиләре Дуров тоткарлануын раслады һәм аңа гаепләүләр белдерде. Бу вакыйга популяр мессенджер язмышына ничек тәэсир итә ала? Заманында башкорт милли хәрәкәте каналларын томалаган мессенджерны демократик протестларда ничек кулланганнар? Белгечләр фикерләрен тәкъдим итәбез.

24 август көнне кич Париж һава аланында Telegram мессенджерына нигез салучы, миллиардер Павел Дуров тоткарланды. Медиа язуынча, 39 яшьлек Дуров Франциягә Азәрбайҗаннан килгән. Франциядә аның эзләүдә булганы әйтелә. Тоткарлауга рөхсәтне француз полициясе биргән.

Франция мәгълүмат чаралары белдерүенчә, Дуровны хокук саклау оешмалары белән хезмәттәшлек итмәгәнгә кулга алганнар. Ул нигез салган платформа эчтәлекне тикшереп бармаган, ә анда наркотик әйләнеше, алдау юлы белән акча үзләштерү һәм балаларга каршы җинаятьләргә бәйле контент булган дип әйтелә. Бу исә Дуровны җинаятьләрдә катнашучы итә.

Төрле илләр тарафыннан Telegram-га игътибар нигә зур? Аны протестлар вакытында халык ничек куллана? Дуров тоткарлануына бәйле Telegram-га бәйле иң мөһим сорауларга җавап бирәбез.

Telegram ничек барлыкка килде?

Мессенджер 2013 елда Дуров һәм аның туганы тарафыннан булдырылды. Бу хәлгә 2011 һәм 2012 елларда Мәскәүдә демократия яклы киңкүләм протестлардан соң булган Русия хакимияте репрессияләре тәэсир итте.

Telegram-ның өстенлекле ягы дип аның анонимлыгы һәм аралашуның шифрлануы санала. Төркемдә утыручыларга кулланучының телефон номеры билгеле түгел.

Дуров сүзләренчә, Telegram-ны 900 миллионнан артык кеше куллана. Аларның күпчелеге Русия, Украина һәм башка элекке совет республикаларында яши. Дөньяда WhatsApp һәм Messenger-дан соң зурлыгы белән бу өченче коммуникацион платформа дип санала. Шулай да аның иминлегенә карата сораулар бар.

— Башка платформалар белән чагыштырганда, Telegram иминсезрәк һәм канунсыз контентны эзләп табу ягыннан камил түгел, — дип белдерә Стэнфорд университеты тикшеренүчесе Дэвид Тиль.

Протестлар вакытында Telegram ничек кулланыла?

2020 елда Беларуста протестлар вакытында Telegram оешу һәм мәгълүмат алмашу өчен төп инструмент булган. Платформадагы Nexta Live каналы Минскидагы протестлардан туры эфирлар оештырган, аның язылучылар саны 2 миллионга кадәр җиткән. Каналны булдырган 22 яшьлек Степан Путило Беларус хакимияте тарафыннан хәтта террорчы дип игълан ителгән.

Иранда Telegram-ны 40 миллионлап кеше куллана. 2018 елда ил буйлап хакимияткә каршы протестлар җәелгәч, ул төп мәгълүмат чыганагы булды. Иранлылар гаиләләре һәм дуслары белән элемтәне саклау өчен Telegram-дагы төркемнәрне кулланган. Алар шулай ук дәүләт медиаларында чыкмаган һәм әйтелмәгән хәбәрләрне белү өчен Telegram каналларына язылган булган. Ахыр чиктә, 2018 елдагы вакыйгалар вакытында Иран хакимияте мессенджерны томаларга тырышкан.

2024 елның башында Башкортстанда Фаил Алсынов мәхкәмәсе алдыннан да халык Telegram аша хәбәрләшкән һәм оешырга тырышкан. Баймактагы билгеле вакыйгалар вакытында Башкорстанда интернет белән проблемнар да барлыкка килде, кайбер кешеләрдә Telegram белән WhatsApp ачылмый башлады. Бу вакыйгалар кайбер каналларның ("Куштау байрам", "RusNews", "Тот самый из Башкорт") томалануына да китерде.

Telegram-да башкорт каналларын томалау

Башкорт каналларын томалау Баймак протестлары вакытында гына түгел, аңарчы да булган. 2023 елның 9 ноябрендә башкорт милли хәрәкәтенең "КушТау on-line", "Тот самый из Башкорт" һәм "Башнацполит", соңрак "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенең Telegram-каналы томаланган иде.

"Тот самый из Башкорт" һәм "Башнацполит" каналларын Русиядән күчеп китәргә мәҗбүр булуыннан соң башкорт активисты Руслан Габбасов ачты. Ә 14,5 меңнән артык язылучысы булган "КушТау on-line"ны башкорт активистлары төркеме алып барды, алар үзләре турындагы белешмәләрне ачмады. Бу канал 2020 елда – Башкортстан активистлары Куштау шиханы аркасында "Башкорт сода ширкәте"нә һәм республика хакимиятләренә каршы торган чакта ачылды. Ул республикадагы иң зур оппозицион канал булды. Анда даими рәвештә Башкортстан яңалыклары, протест чаралары, хакимиятләр һәм куәт оешмалары вәкилләренең активистларны эзәрлекләве, бу активистларның мәхкәмәләре яктыртылып барды.

Руслан Габбасов Азатлыкка әйтүенчә, моннан тыш Telegram-дагы "Куштау байрам", аннары актвист Фаил Алсыновның шәхси каналы да томаланган.

— Соңрак Алсынов каналы "Куштау байрам"га бирелде, әмма аны да томаладылар. Әле тагын Руслан Сөләймановның "Ядерный муравей" каналын да томаладылар, — ди ул.

Телеграм BBC-га томалауны һөҗүмнәр һәм шикаятьләр күп килү белән аңлатты.

Габбасов мессенджерның төрле техник хезмәтләренә язуын һәм каналларны торгызып булачагына өметләнүен әйткән иде. Әмма аңа җавап булмаган.

Җавап бирмәделәр

— Мин биш тапкыр яздым. Әле минән башка тагын башка хокук яклаучылар да башкорт каналлары турында сорап язды. Җавап бирмәделәр, — диде ул.

"Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип атаучы бер төркем татар активистлары Telegram-га нигез салган Павел Дуровка ачык хат чыгарган иде. Алар мессенджердагы һәр кулланучының сәяси хокукларын һәм сайлау иреген хуплауны сорады, "оппозицион медиаларны юкка чыгару өчен пычрак технологияләр куллануларына" юл куймаска чакырды.

Канунсыз эшчәнлек

Telegram-да язышуны шифрлау яман ниятле кешеләрнең игътибарын да җәлеп итте. Аерым алганда, балалар катнашындагы порнография һәм урланган кредит карталар номерлары рәсемнәре белән уртаклашучылар игътибарын.

2019 елда тикшеренү үткәргән BBC Telegram белән Discord кебек имин мессенджерларга шул категория җинаятьчеләрнең игътибар артуын ачыклаган. Тикшеренүдә педофилларның Telegram белән Discord-ны кешеләргә канунсыз материаллар җибәрүе ачыкланды.

Дуров Франция тарафыннан нәкъ канунсыз эшчәнлектә гаепләнә дә. Франция прокуратурасы 8 июльдән 12 җинаять эше буенча тикшеренү алып бара диелә. Алар арасында дәүләт органнары соравына күрә мәгълүматны бирүдән баш тарту, порнография рәвешендә бәлигъ булмаганнарның сурәтләрен саклауда һәм таратуда катнашу, наркотиклар таратуда катнашу, хакер програмнарын таратуда катнашу һәм башкалар.

— Дуров чыннан да шифрлау ачкычларын бирмәүдә гаепләнә икән, мин француз хакимиятенең гамәлләрен канунлы түгел дип саныйм. Бу безнең элемтә серенә, шәхси аралашу серенә хокукыбыз, — дип саный "Роскомсвобода" иҗтимагый оешмасы башлыгы Артем Козлюк.

Дуров тоткарлануыннан соң Telegram-га ниләр яный?

Зур техник инфраструктурада берәр элемент юкка чыкса, систем үзе җимерелергә тиеш түгел. Болай дип BBC-га "Сетевые свободы" белән хезмәттәшлек иткән юрист белдерде. "Бер миллиардка кадәр кулланучылары булган мессенджер бары тик Павел Дуровның компьютерыннан эшләми", ди ул.

Аның белән "ЗаТелеком" телеграм-каналы авторы, IT-белгеч Михаил Климарев та ризалаша. Telegram кебек зур инфраструктураны гади генә сүндереп булмый, ди ул. "Акча ягыннан да, мин белгәнчә, барысы да яхшы: барысы да күпмедер вакытка алдан түләнгән", дип сөйләде ул.

Шул ук вакытта мессенджерның төп "йөзе" тоткарлануы аның икътисадына нык итеп бәрәчәк, дип яза The Bell басмасы өчен аналитик Эльдар Муртазин.

— Telegram-ның барлык элемтәләре Павел Дуровка бәйле булган, шул исәптән инвесторлар белән аралашу һәм акчаларны җәлеп итү дә. Хәзер мессерджер эшен алып бару өчен яңа акчаларны җәлеп итү кыен булачак, бу автоматик рәвештә экономиягә китерәчәк. Бәлки, бушлай аккаунтлар өчен "шөрепләрне кысу" да урын алыр. Моны без шунда ук күрмәячәкбез, бу берничә ай вакыт алырга мөмкин, — дип яза белгеч.

Кулланучылар иминлегенә нидер яныймы?

Telegram берәр илгә кулланучылар мәгълүматын берәр кайчан тапшырганмы, һәм аның шундый техник мөмкинлеге бармы – бу билгеле түгел. Ачык белдерүләргә караганда, Дуров күп тапкыр кулланучылар мәгълүматын бирүдән баш тартып килде. Мисал өчен, 2016 елда ул ФБР белән хезмәттәшлек итүдән баш тартты.

Telegram-ны шифрлау ачкычларын Дуровтан инде күп тапкыр таләп иткәннәр иде. Әйтик, 2017 елда моны ФСБ сорады. Дуров ул чакта баш тартты, шуннан соң Роскомнадзор мессенджерны томалап карады, ләкин бу омтылыш уңышсыз тәмамланды. Telegram томалауны урап узу юлларын кулланды, аны кулланучылар саны кимемәде, үсте генә. 2020 елда Русиядә томалау рәсми рәвештә туктатылды.

Павел Дуров үзе сөйләгәнчә, 2014 елда, ул Вконтакте социаль челтәрен җитәкләгәндә, Русия иминлек хезмәте (ФСБ) Евромәйдан төркемнәрендә торган кешеләрнең шәхси мәгълүматын ачарга таләп иткән. Моны эшләргә теләмәгән Дуров Вконтактеның үз өлешен сатып, чит илгә киткән.

Әмма бөтен белгечләр Telegram иминлеге дәлилләнгән дип санамый. Мәсәлән, Эльдар Муртазин Дуровның күп тапкыр Telegram иминлеге турында сөйләвенә карамастан, бәйсез оешмалар тарафыннан бу иминлек аудитын узмаганын искәртә.

Русия рәсмиләре реакциясе

2021 елны Франция ватандашлыгын алган һәм соңгы елларда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәгән Дуровның тоткарлануын Мәскәү кискен гаепләп чыкты. Элегрәк Телеграмны томаларга тырышкан Русия хакимиятләре хәзер моны сүз ирегенә басым дип бәяли.

Русия түрәләренә Telegram-дагы эшкә бәйле язуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелгән. Baza телеграм каналы язуынча, мондый фәрман берничә хокук саклау оешмалары хезмәткәрләренә, шулай ук президент хакимияте һәм хөкүмәт түрәләренә килгән. Чыганаклар мондый күрсәтмәләр Русия саклану министрлыгының иң югары түрәләренә, шулай ук кайбер эре эшкуарларга бирелгәнен әйтә. Телеграмдагы язуларны бетерү турындагы күрсәтмәләр түрәләргә 25 август иртәсендә, ягъни Павел Дуровның Парижда тоткарлануының икенче көнендә бирелгән.

— Z-блогерлар, Z-пропаганда өчен бу вакыйгалар чыннан да коточкыч. Аларның бөтен эшчәнлеге Telegram-да, алар аноним һәм ярым-аноним каналлар аша эш итә, — дип аңлата "Новая газета. Европа" мөхәррире Кирилл Мартынов.

Мартынов сүзләренчә, мондый фәрман чыннан да булган булса, бу "кайбер сатулашулар" белән дә бәйле булырга мөмкин. Telegram глобаль мәйданчык булып калачакмы, бу очракта Русия хакимиятенә аннан китәргә туры киләчәк. Яисә сугыш шартларында Дуров Русия белән хезмәттәшлек итәчәкме.

Икенчесен сайлаган очракта Телеграмны Русия эчендәге башка платформалар язмышы көтәчәк. Монда кайчандыр шул ук Дуров һәм аның такымы булдырган "ВКонтакте" челтәрен мисал итеп китереп була.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG