Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров 2025 елны Башкортстанда Украинага һөҗүмдә катнашучылар елы дип игълан итте


Радий Хәбиров Украинага һөҗүмдә катнашучы хәрбиләр янында. Сентябрь 2024
Радий Хәбиров Украинага һөҗүмдә катнашучы хәрбиләр янында. Сентябрь 2024

Азатлык радиосы хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 3246 кеше һәлак булган.

2025 ел — Башкортстанда "Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары елы" дип игълан ителәчәк. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров игълан итте, дип җиткерә РБК. Якында ул бу хакта фәрман имзалаячак.

Алданрак Башкортстанның күршесе Татарстанда 2025 елны Ватанны саклаучылар елы, дип игълан иткәннәр иде. Бу киләсе елның май аенда билгеләнәчәк Икенче дөнья сугышында җиңүнең 80-еллыгы уңаеннан эшләнә.

Быел сентябрь башында Радий Хәбиров Украинага һөҗүмдә катнашучы хәрбиләр белән күрешү өчен сугыш бара торган урынга килгән иде. Ул анда Шәйморатов батальоны хәрбиләре белән очрашты.

Башкортстан башлыгы бу сугышны беренче көннәреннән үк хуплап килә. Ул сугышка җибәрү өчен башкортстаннардан батальоннар җыюга зур игътибар бирә.

Миңлегали Шәйморатов батальоны — Русиянең Украинага каршы башлаган сугышына җибәрү өчен Башкортстанда иң беренче булып төзелгән батальон иде. Кайбер белгечләр батальонны төзүне Радий Хәбиров тәкъдим иткән диде.

Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.

  • Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
  • Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык радиосы хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 3246 кеше һәлак булган.
  • Шул ук вакытта "Медиазона" белән BBC мәгълүматынча, Украинада һәлак булучылар саны ягыннан да Башкортстан беренче урында тора. Алар арасында аеруча ихтыярилар нык күп диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG