Федераль иминлек (ФСБ) хезмәткәрләре Русиядә яшәүчеләр белән мессенджерларда элемтәгә чыга, украиннар булып таныша һәм аларны дәүләт иминлегенә каршы җинаятьләр кылырга этәрә. Бу хакта "Первый отдел" хокук яклау проекты яза. Хокук яклаучылар моңа дәлил тапкан.
Орел шәһәрендә яшәүче Иван Толпыгинны, чит ил белән яшерен хезмәттәшлек турындагы маддә нигезендә дүрт елга хөкем иткәннәр. Аны "чит ил вәкиленең Русия иминлегенә каршы эшчәнлегенә булышу өчен, аның белән элемтәдә торуда" гаепләгәннәр. Мәхкәмә фаразынча, Толпыгин Русиянең Украинага бәреп керүен хупламаган һәм мобилизациядән курыккан.
Хөкем карарында әйтелгәнчә, Толпыгин Telegram-да үзен Тимур дип таныштыручы "Украина вәкиле белән" элемтә урнаштырган. Толпыгин бу иргә радиоэлектрон көрәш чаралары булган бер объектның урынын һәм координаталарын җибәрәчәк дип килешкәннәр.
Хөкем карарында "Тимур"ның - ФСБ хезмәткәре булуы һәм Русия ФСБсы хезмәткәрләре уздырган оператив-эзләү чарасы кысаларында эш итүе ачыктан-ачык язылган.
"Первый отдел" адвокаты Евгений Смирнов әйтүенчә, бу очракта ФСБның гамәлләре - оператив-эзләү чарасы түгел, ә турыдан-туры провокация булып тора. Федераль канун аларга "канунга каршы килердәй гамәлләр кылырга котыртуны, үгетләүне" тыя.
- Чит ил ватандашлары белән яшерен хезмәттәшлек турындагы маддә Русия Җинаять кодексында 2022 елның июлендә барлыкка килде. Ул өч-сигез елга иректән мәхрүм итүне һәм штраф салуны күз уңында тота. "Хезмәттәшлек"нең мәгънәсен канун авторлары бик томанлы аңлаткан: бу "Русия иминлегенә каршы эшчәнлеккә" булышып, чит ил ватандашлары белән аралашу диелгән. Иң еш "Украина белән элемтәләрдә" гаеплиләр.
- Русиядә яшерен хезмәттәшлек маддәсе нигезендә ничә җинаять эше ачылуы турында төгәл генә мәгълүмат юк. ФСБ бу мәгълүматны чыгармый.
- Север.Реалии исәпләүләренә күрә, тулы булмаган ике ел эчендә Русиядә бу маддә нигезендә кимендә 40 җинаять эше ачылган.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум