Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театрының яңа бинасында беренче спектакльне 1 мартта күрсәтәчәкләр


Камал театрының яңа бинасы
Камал театрының яңа бинасы

Анда моңарчы бәхәсләр уяткан "Казанга Тукай кайткан" спектакле уйналачак. Билетларны бер сәгатьтә сатып алып бетергәннәр.

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасында беренче спектакльне 1 мартта күрсәтәчәкләр. Ул беренче тапкыр узган елны куелган Айдар Җәббаровның "Казанга Тукай кайткан" тамашасы булачак. Бу хакта "Бизнес Online" хәбәр итә.

Спектакльне 1 һәм 2 мартта уйнаячаклар, бәяләр бер мең сумнан 1,3 мең сумга кадәр, билетлар инде калмаган. Аларны бер сәгатьтә сатып алып бетергәннәр, дип искәртә басма.

Моңа кадәр Камал театрының яңа бинасында беренче куелган спектакль "Башмагым" булачак, дип хәбәр ителгән иде. Спектакльне 7 мартта ук күрсәтергә мөмкиннәр диелде. Аныңча беренче спектакль 27 март - Театр көнендә күрсәтеләчәк дигән сүзләр йөрде. Әмма "Башмагым"ны 7-9 март көннәрендә иске бинада куячаклар.

2023 елның 26 апрелендә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантана булды. Тамашаны режиссер Айдар Җаббаров куйды. Анда Габдулла Тукайның Казанга кайтуы, татар зыялылары белән танышуы күрсәтелә. Шагыйрь образын Камал театры артисты Эмиль Талипов башкарды. Cпектакльнең өзеген Азатлыкның YouTube каналында да карарга мөмкин.

Тамашада Тукай образы күнегелгән күзаллаудан аерыла. Сәхнәгә ул күзлек киеп, таушалган киемнән чыга. Совет әдәбиятында сурәтләнгәнчә таза гәүдәле итеп күрсәтелми. Шагыйрь тамашачы хозурына ябык, бераз югалып калган, борчылган һәм авыру хәлендә килеп баса.

Узган ел Айдар Җаббаров әлеге тамашаны киңәйтеп, "Казанга Тукай кайткан" дигән зур спектакль әзерләде. Пьеса авторы — Резеда Гобәева.

2023 елның 8 июнендә Дәүләт шурасы сессиясендә КПРФ фракциясе җитәкчесе, депутат Хафиз Миргалимов Тукайдан көлгәннәр дип, Мәдәният министрлыгын тәнкыйтьләде.

"Бердәм Русия" депутаты Азат Хамаев "Тукайны төзелеш аяк киеме кигән итеп күрсәткәннәр", дип коммунист фикеренә кушылды. Ул парламентны аерым карар кабул итәргән чакырган иде.

Ул вакытта Татарстан язучылар берлеге рәисе, депутат Ркаил Зәйдулла Җаббаровны яклап чыкты.

"Бу Дәүләт шурасында карала торган эш түгел инде. Без совет вакытыннан милли каһарманнарны күз алдына һәйкәл сыман китерергә өйрәнгән. Ул төрлечә булырга мөмкин. Режиссер Җәббаров Тукайны үзенчә күргән. Хамаев киләсе елга әзерләр дә Тукайны үзенчә күрер", диде ул.

Депутатларның әлеге тәнкыйденнән соң яшь режиссер Айдар Җаббаров "Тукайны пөхтә киенгән, таза һәм тук итеп күрсәтсәм, мин режиссер буларак алдаячакмын", дип шәрехләде.

Дәүләт, депутатлар сәнгатьчеләр эшенә тыкшынырга тиешме, дигән сорау белән Азатлык белгечләр белән сөйләшкән иде.

  • 20 гыйнварда Казанда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яңа бинасы ачылды. Чарада Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Русия мәдәният министры Ольга Любимова да катнашты.
  • Яңа бинада иң беренче чара итеп Татарстан мәдәният министрлыгының узган елга хисап ясаган җыелышы үтте.
  • Камал театрының төзелеше 2023 елның февраль аенда башланды. Яңа бинаны быелның октябренә — БРИКС җыенына кадәр төзеп бетерергә җыенганнар иде.
  • Аның чыгымнары 7-12 млрд сумга басыр дип әйтелде. Театрда 544 кеше эшләячәк, тамашаларны берьюлы 1,2 мең кеше карый алачак дип көтелә. Бинаны япон проектына нигезләнеп төзеделәр.
  • Шулай да "Бизнес Online" театрны төзү бәясе ике тапкырга диярлек арткан, дип язган иде. Хәзерге вакытта 29,2 млрд сум дип бәяләнә. Театрдагы эшләрнең төгәлләнү вакыты дип 2025 елның 31 августы билгеләнгән.
  • Яңа җиде катлы бинаның мәйданы 56 мең дүрткел метр. Театрда барлыгы дүрт тамашачылар залы бар, 1,5 мең кешене сыйдыра ала. Татарстан мәдәният министры әйтүенчә, театр бинасының 40 процент мәйданын техник бүлмәләр алып тора

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG