Якын вакытта Казанда пилотсыз һава системнары фәнни-җитештерү үзәге төзүгә керешәчәкләр. Корылманың өлгесе тиешле оешмалардан рәсми рөхсәт алган. Бу хакта Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитетына сылтама белән InKazan яза. Комитет тарихи-мәдәни экспертиза уздырып уңай җавап биргән.
Документта әйтелгәнчә, үзәк төзелешенә Тэцевски урамыннан 3,8 һектар җир бүлеп бирелә. Биредә моторлар, борт җиһазлары ясаячаклар, пилотсыз очкычларны проектлыячаклар. Үзәкнең кайчан эшли башлаячагы билгеле түгел, әмма төзелеш 2025 елның икенче яртысында башланыр дип ниятләнә.
Моңа кадәр проектны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан һәм республика акчаларыннан 2,5 млрд сум биреләчәге хәбәр ителгән иде.
- 2023 елда Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында Русиянең Украинага һөҗүмендә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Дроннарны "Алабуга Политех" көллияте студентлары җыя.
- Русия бу заводка дроннар җыю өчен эшчеләрне бөтен дөньядан, шул исәптән Африка илләреннән, Казакъстаннан, Шри-Ланкадан җыя, үсмерләр хезмәтен куллана.
- Белгечләр Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели дип кисәткән иде.
- 14 гыйнварда иртәсендә Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм итте, шуның нәтиҗәсендә, газ саклана торган мичкәгә ут капты.
- Бу Татарстанга дроннарның җиденче тапкыр һөҗүм итүе булды. Иң беренче шундый һөҗүм узган ел 2 апрельдә ясалды: ул вакытта дроннар Алабуга белән Түбән Камадагы сәнәгать оешмаларына очып килде, шулай ук, Алабугадагы тулай-торакка һөҗүм итте. Ул вакытта 14 кеше яраланган иде.
- Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. "Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар", ди ул.
- Былтыр 21 декабрьдә дә Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Анысы алтынчы һөҗүм иде.
- Татарстан хакимияте Казанга барлыгы 8 дрон һөҗүме булган дип белдерде. "Аларның берсе сәнәгать ширкәтенә очкан, берсе елга өстендә үк бәреп төшерелгән, алтысы — торак йортларга һөҗүм иткән. Сәнәгать ширкәте хезмәткәрләре ышыклану урынына эвакуацияләнгән", диелә.
- Ике дрон 37 катлы "Лазурные небеса" торак комплексына бәрелгән иде (ул Альберт Камалиев проспектында урнашкан). Тагын бер дрон "Манһэттен" торак комплексына эләкте (ул Оренбур трактында урнашкан). Клара Цеткин урамындагы йортка исә бәреп төшерелгән дрон калдыклары килеп төште.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум