Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы мәхкәмә сәясәт белгече Руслан Айсинны читтән торып ике айга кулга алган


Руслан Айсин
Руслан Айсин

Күптән түгел Русия эчке эшләр министрлыгы аны эзләүгә биргән иде.

Казанның Совет районы мәхкәмәсе 9 августта сәясәт белгече Руслан Айсинны читтән торып ике айга кулга алу турында карар чыгарган. Бу хакта мәхкәмәнең эш кәгазьләрендә әйтелгән.

Күптән түгел Русия эчке эшләр министрлыгы Татарстан сәясәт белгече һәм "ТатПолит" иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Руслан Айсинны эзләүгә биргән иде.

Узган елның узган елның 23 мартында Русия Юстиция министрлыгы аны "ят агент"лар исемлегенә кертте. Октябрьдә исә Казанның Яңа Савин район мәхкәмәсе аңа үз телеграм-каналында "ят агент" булуы турында тамга куймавы өчен 40 мең сум штраф салды.

"Мин бу "ят агент" статусын да инкяр итәм, штрафны да түләргә җыенмыйм. Ят агентлык бар кануннарга да каршы килә, сүз иреге, тел иреге, вөҗдан иреге бар. Бу минем эчке принципларыма каршы килә, мин дәүләт уеннарында катнашырга җыенмыйм, — дип белдерде ул әлеге уңайдан Азатлыкка. Берничә административ штрафтан соң үзенә карата җинаять эше ачарга мөмкин булуларына да "мин моңа әзер", диде.

Быел мартта исә Айсинга ике җинаять эше ачылуы билгеле булды. Аны язмаларына "ят агент" статусы тамгасын куймауда һәм нацизмны аклауда гаеплиләр.

Азатлык Руслан Айсин белән аңа каршы ачылган җинаять эшләре, Татарстанда җәмәгатьчелекнең аны яклау ихтималы һәм татар активизмына карата репрессияләрнең артуы турында сөйләште. ""Режим безнең куркып утыруыбызны, тынып торуыбызны тели", дип сөйләгән иде ул.

  • Руслан Айсин – бәйсез сәясәт белгече, милли хәрәкәт активисты. 2008-2012 елларда Дөнья татар яшьләре форумын җитәкләгән. Белгеч даими рәвештә Азатлыкка фикерләрен белдерә, "Idel.Реалии"да язмаларын чыгара.
  • Хәзерге вакытта Руслан Айсин Төркиядә яши.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG