Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга килүче туристлар 30 процентка күбрәк акча тоткан


Бер турист көненә уртача 3 мең сум сарыф итә.

2024 елның 8 аенда Казанга килүче туристлар 22,1 млн сум тоткан. Бу узган елның шушы чорына караганда 30 процентка күбрәк. Әлеге саннарны бүген Казанның туризм үсеше комитеты мөдире Дарья Санникова мэрия киңәшмәсендә белдерде.

Туристлар көненә уртача 3 мең сум тота. Бу узган елдан 8,5 процентка күбрәк. Туристлар чыгымнарының чирек өлеше кафе һәм рестораннарга, 23 проценты — кунакханә һәм күңел ачуга, 21 проценты — азык-төлек кибетләренә, 18 проценты — башка төр кибетләргә туры килә. Санникова әйтүенчә, туристларның уртача кереме 82 мең сумны тәшкил итә.

2024 елның 8 аенда Казан 3,2 млн турист килгән. Бу узган елдан 10 процентка күбрәк. Аларның 74 процентын, яки 2,3 млнын Русия төбәкләреннән килүчеләр тәшкил итә. Татарстан башкаласына иң күбе Мәскәү (13%), Башкортстан (9%), Чуашстан (6%), Мәскәү өлкәсеннән (6%) киләләр.

Чит илдән килүче туристлар саны исә 3,2 тапкырга артып, 67,4 мең кешене тәшкил иткән, диелде.

2023 елда Казанга дүрт миллион турист килгән. Туристлар барлыгы 38 млрд сум акча тоткан, бу 2022 ел белән чагыштырганда 22,3 процентка күбрәк иде.

• Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң русияләрнең Европа илләрендә сәяхәт итү мөмкинлеге тукталды. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин "без бу форсаттан файдаландык" дип белдерде. 2030 елга Казанда туристлар санын 5 миллионга җиткерү максаты куелды.

• Татарстан хакимиятләре республикага килгән туристлардан җыем алырга теләвен белдерде.

• Азатлык Радиосы белән сөйләшкән туризм белгечләре Казанда татарлык җитми дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG