Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның иске татар зиратында олугъ шәхесләр каберләренә QR-кодлар куела башлады


Кабергә куелган QR-код
Кабергә куелган QR-код

Зиратка килгән кеше бу такта янына телефон камерасын якын китереп, шунда ук күренекле шәхесләрнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныша ала диелә.

Бүген Казанның Иске татар зиратында Остазларны искә алу көне үткән. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе бу чараны ел да 2 май көнне үткәрә. Дин әһелләре, мөгаллимнәр, шәкертләр, татар зыялылары мәрхүмнәр рухына дога кылырга килгән. Бу хакта Татарстан мөселманнары диния нәзарәте җиткерә.

Мәдрәсә җитәкчесе Ильяс Җиһаншин шәкертләр белән бергәләп биредә йөзләгән хәзрәт һәм остазның каберен эзләп тапкан. Зиратта татар халкының олугъ галимнәре – әйтик Шиһабетдин Мәрҗани, Галимҗан Баруди, Әхмәтһади Максуди, шулай ук совет чорында ислам динен саклап киләчәк буынга тапшыруга зур өлеш керткән остазлар – Әхмәтзәки Сафиуллин, Габделхак Саматов, Зәкәрия Минвәлиев җирләнгән.

Быелгы Остазлар көненең төп үзенчәлеге – каберләргә остазның исеме, әтисенең исеме язылган QR-кодлы такталар урнаштырылган. Барлыгы шундый 50ләп такта әзерләп кую каралган.

Зиратка килгән кеше бу такта янына телефон камерасын якын китереп, шунда ук күренекле шәхесләрнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныша ала диелә хәбәрдә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG