Accessibility links

КФУның төп бинасы ишек алдында император Александр Iгә сын ачылды


Казан федераль университетында Александр Iгә куелган сын
Казан федераль университетында Александр Iгә куелган сын

Александр Iгә һәйкәл кую турында фикер алышу оештырылмады, аңа сынны җәмәгатьчелектән качып шыпырт кына урнаштырдылар. 

Бүген, 22 ноябрьдә, Казан федераль университетының төп бинасы бакчасында XIX гасыр башында Русия империясе белән идарә иткән император Александр Iгә һәйкәл ачылды. Аны Казан университетының 220 еллыгы уңаеннан куйдылар. Университетның моның өчен 1,3 млн сум тотуы хәбәр ителгән иде.

Һәйкәл ачылышында Русия мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков катнашкан. Ул Александр I чорында Русия империясенең Франция императоры Наполеон Iне җиңүен хәтерләткән, аның фәрманы белән биш университетка, шул исәптән Казан федераль университетына нигез салынуын әйткән.

Чарада шулай ук Русия думасының фән һәм югары белем комитеты рәисе Сергей Кабышев та катнашкан. "Үзем Казан университетында укымадым, әмма фәнни җитәкчем югары уку йортын биредә тәмамлаган. Бүген без белем бирү һәм фәннең – үсеш өчен чиксез ресурс булуын дәүләт дәрәҗәсендә аңлыйбыз. Бу юнәлешнең мөһим булуын аңлаган нигез салучыларны искә алуыбыз мөһим", дигән ул.

Александр Iгә һәйкәл кую турында фикер алышу оештырылмады, аңа сынны җәмәгатьчелектән качып шыпырт кына урнаштырдылар. Моңа кадәр Русия императорларына һәйкәл куюга җәмәгатьчелек каршы чыкса, бу юлы каршы чыгулар булмады.

— Без Петр Iгә, Екатерина IIгә һәйкәл куйдыртмадык. Хәзер көрәшерлек җәмәгатьчелек кайда соң? Мин үзем Төркиядә. Әмма белдерү белән чыгачакмын, — диде Азатлык Радиосына ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев.

Аның фикеренчә, Александр Iгә һәйкәлне кую артында Мәскәү түгел, Казан тора.

Сәясәт белгече Руслан Айсин да Казанда Александр Iгә һәйкәл кую артында Мәскәүнең махсус сәясәте ята дип саный. "Урыс патшаларына һәйкәл кую — империалистик сәясәткә, ә Александр I шәхесе — Путинның сәяси доктринасына туры килә", ди Айсин.

— Университетның ачылышы татарга берничек тә кагылмаган. Беренче вакытта татарларны уку йортына кертмәгәннәр. Шуннан соң гына аларга ирекле тыңлаучы буларак университетка керергә рөхсәт иткәннәр. Александр I-нең татарга әллә ни файдасы булмаган, дип сөйләде ул Азатлык радиосы белән әңгәмәсендә.

Тарихчы Дамир Исхаков Бизнес" Online"га сөйләвенчә, бүген КФУда Александр I, Конфуций сыннар куелган вакытта татар галимнәренә урнаштырылган бер һәйкәл дә юк.

— Университет Шиһабетдин Мәрҗани кебек күп кенә татар шәхесләре белән тыгыз бәйләнгән булган. Әмма нигәдер аңа (университет территориясендә) һәйкәл куелмаган. Шуңа күрә уку йорты җитәкчелегенең бу адымын мин Татарстанда империя аңын күрсәтү дип саныйм һәм хупламыйм, — дип белдерде ул.

  • Казанда бервакытта да яңа тарихта самодержавие символлары, аларның патшаларына бәйле һәйкәлләр булмады һәм куелмады. Бары 1895 елда Казан Кирмәне янында Александр IIгә һәйкәл куела. Аңа аны крепостной хокукын бетергән өчен куйган булалар. Әмма 1918 елда һәйкәлне большевиклар җимерә. Хәзерге вакытта бу урыннан ерак түгел генә татар шагыйре Муса Җәлилгә куелган һәйкәл тора.
  • Башка бер императорга һәйкәл кую турында Казанда бер гасырдан соң гына уйлана башладылар. 2005 елда Казанның меңъеллыгына багышлап "Боҗра" ("Кольцо") янында Петр Iгә һәйкәл куясылар иде. Тик татар җәмәгатьчелеге каршы чыкты. Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) һәм Татарстанның мөслимәләр берлеге активистлары пикетка чыкты һәм 7 меңнән артык имза җыйды. Милли хәрәкәт вәкилләре Петр I-не "татар халкының рухи геноцид атасы" дип атады. Нәтиҗәдә ул урынга тарихчы Лев Гумилевка һәйкәл куелды.
  • 2016 елда Казанның Кабан күлендә Әби патшага (Екатерина II) да һәйкәл куярга теләделәр. ТИҮ пикетка чыгып, Әби-патшага һәйкәл Казанга бөтенләй куелмаска тиеш диде. Активистлар урыс патшабикәсе нугайларга каршы геноцид уздырган, кырымтатарларны Кырымнан куган, "Русия империясе — халыкларның төрмәсе булган", дип белдерде.
  • Дөнья татар яшләре форумы һәйкәлгә каршы чыкты. Нәтиҗәдә, Казанда Әби патшага һәйкәл пәйда булмады.
  • 2023 елның октябрь аенда "Алабуга Политех" уку йортында Сталин сыны куйганнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG