Azerbaijan Airlines һава ширкәте очкычының Казакъстанда килеп төшүенә "җир-һава" сыйныфына карый торган Русия ракеты сәбәпче булган. Бу мәгълүматны Euronews-ка Азәрбайҗан хөкүмәтендәге чыганаклары раслаган.
Алар әйтүенчә, Чечня республикасы башкаласы — Грозный өстендә пилотсыз очкыч күренгән һәм аңа ракет очыртылган. Ракетны 8432 рейсына таба очыртканнар. Ул Azerbaijan Airlines очкычы янында шартлаган, кыйпылчыклары исә юлчыларга һәм очкычта юлчыларны озата баручы хезмәткәрләргә эләккән.
Азәрбайҗан хөкүмәтендәге чыганаклары Euronews-ка әйтүенчә, зыян күргән очкычка Русиянең бер генә һава аланында да төшеп утырырга рөхсәт бирмәгәннәр. Очучылар ашыгыч рәвештә төшеп утырырга рөхсәт сораса да, аларга Каспий диңгезе аша Казакъстанның Актау шәһәре ягына таба очарга боерык биргәннәр.
Булган белешмәләргә күрә, очкыч диңгез өстеннән очкан вакытта аның GPS навигация системнары томаланган булган.
Үз чыганакларына сылтанып, әлеге хәбәрне Азәрбайҗан матбугат чаралары да, Reuters да чыгарды.
"Бу махсус эшләнгән дип бер кем дә әйтми. Әмма, булган фактларны исәпкә алып, Баку Русия ягыннан Азәрбайҗан очкычын бәреп төшерүне тануны көтә", дигән Reuters чыганагы.
Кичә Казакъстанның көнбатышында, Актау шәһәрендә Azerbaijan Airlines һава ширкәте очкычы килеп төште. Очкычта 62 юлчы, 5 экипаж әгъзасы булган. 38 кеше үлде. Казакъстан хакимиятләре мәгълүматынча, 29 кеше исән калган, алар хастаханәдә. Баштарак 32 кеше исән дигәннәр иде. Өч кеше соңрак үлгәнме, яки башта ялгыш белешмәләр булганмы — монысын әйтмәделәр.
Очкычта Азәрбайҗанның 37 ватандашы, Русиянең - 16, Казакъстанның - алты һәм Кыргызстанның өч ватандашы булган дип белдерде Казакъстан транспорт министрлыгы.
Шул ук көнне интернетта таралган фотолар очкыч корпусында тишекләр булуын күрсәтә. Баштарак "кош көтүе бәрелгән" дигән хәбәрләр таралса, соңрак бу тишекләр ракет калдыклары тиюдән барлыкка килгән булырга мөмкин дигән фаразлар чыга башлады.
Мәгълүмат табу белән шөгыльәнүче OSINT-аналитик Оливер Александр кошлар бәрелгән очракта очкычта тишек түгел, яньчекләр кала ди. "Күрәсең, очкычка тигән һәр кисәк тышлыкны тишеп керә алырлык кинетик энергиягә ия булган", дип язды ул.
Кошлар версиясенә авиаэксперт Серик Мухтыбаев та шикләнә. Orda.kz басмасына белдерүенчә, техник проблемнар турында командир кошлар очмый торган биеклектә чакта җиткергән.
Кайбер тишекләр цилиндр формасында, бу "Панцирь-С1" комплексы ракетының элементлары формасына охшаган диде хәрби эксперт Ян Матвеев "Настоящее время" телеканалына.
Каза булган вакытта Чечня күгендә ракетка каршы тору комплексының украин дроннарына атуы турында да билгеле булды. Республикага дроннар һөҗүме фактын Чечня иминлек шурасы башлыгы Хамзат Кадыров раслады, зыян күрүчеләр һәм җимерекләр юк диде. Шул ук вакытта Грозный һава аланының ябылып торуы хәбәр ителмәде.
25 декабрь иртәсендә Владикавказда "Алания Молл" сәүдә үзәге яна башлады. Рәсмиләр бинага бәреп төшерелгән дрон калдыгы тигән дип белдерде.
Кремль авиаказа сәбәпләре турында тикшерү беткәнче "нинди дә булса фаразлар кылудан" баш тартты.
- 2014 елның 17 июлендә Амстердамнан Куала-Лумпурга очкан "Малайзия һава юллары" очкычы бәреп төшерелгән иде. Тикшерүчеләр дәлилләгәнчә, бортны Русиядә эшләнгән ракет шартлаткан. Очкыч калдыклары Украинаның Русия яклы сепаратистлар кулына эләккән территориясендә төште. Очкычта булган барлык 298 юлчы да һәлак булды. 2022 елда Һааг мәхкәмәсе MH-17 очкычы казасына бәйле карар чыгарды. Мәхкәмә очкычның Донецки өлкәсе Первомайское авылы тирәсендә урнаштырылган "Бук" комплексыннан ракет җибәрү нәтиҗәсендә килеп төшүен таныды. Очкычны бәреп төшерүдә һәм 298 кешене үтерүдә ФСБның запастагы полковнигы Игорь Гиркинны (Стрелков), Русия күзләү идарәсенең (ГРУ) отставкадагы өлкән офицеры Сергей Дубинскийны, "ДНР" төбәге күзләү бүлеге командиры Леонид Харченконы гаепле дип таныды. Аларга гомерлек төрмә карары чыкты. Әмма бу кешеләр тоткарланмаган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум