Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Ижауда "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең тагын бер төркемен хөкем итәчәкләр


Баймак. 17 гыйнвар 2024 ел
Баймак. 17 гыйнвар 2024 ел

Күптән түгел Ижаудагы башка бер мәхкәмәдә алты кешене хөкем итәчәкләре билгеле булды. Самар өлкәсенең Тольятти Үзәк район мәхкәмәсе өч кешенең эшен карый. Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге Ленин районы мәхкәмәсе - бер кешенең. "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган, икесе үлде.

Медиада хәбәр ителгәнчә, 8 июль көнне Самардагы Алтынчы кассация мәхкәмәсе "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын өч кешенең - Ильяс Байчуринның, Дим Бүләкбаевның һәм Раят Дәүләтбаевның җинаять эшләрен Ижау шәһәренең Индустриаль районы мәхкәмәсенә җибәргән. Шулай ук Данис Әхмәтовның җинаять эше дә каралырга мөмкин диелә. Бу хакта "Аспекты" яза.

"Аспекты" Ильяс Байчуринның туганнарыннан сорашкан, алар аның җинаять эшен чынлап та Ижауга җибәрүләрен раслаган. Ирне сак астында тоту вакытын 3 ноябрьгә кадәр озайтканнар.

Элегрәк Ижауның башка бер мәхкәмәсендә - Ленин районы мәхкәмәсендә "Баймак эше"ндә гаепләнүче алты кешенең - Айтуган Малабаев, Вилүр Карачурин, Данис Үзәнбаев, Азат Мирзин, Фатих Әхмәтшин һәм Венер Яубасаровка ачылган җинаять эшләрен караячаклары әйтелгән иде. Әлегә утырышның кайчан буласы билгеле түгел.

Баймак вакыйгаларында катнашканнар арасында иң беренче булып Илшат Ульябаевның җинаять эшен 6 июньдә Орскиның Ленин районы мәхкәмәсендә карый башладылар, чираттагы утырыш 16 июльгә билгеләнгән.

3 июльдә Самар өлкәсенең Тольятти Үзәк район мәхкәмәсе "Баймак эше" нигезендә гаепләнгән өч кешенең эшен карый башлады. Халид Ишкуәтов, Илфат Ишморатов һәм Закир Колмөхәммәтов төркем белән хөкем ителәчәк.

"Аспекты" белешмәләренә күрә, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды. Туганнары мәгълүматынча, ОМОН хезмәткәрләре, гаебен тануны таләп итеп, Дәүләткилдинны кыйнаган, аннары авыр хәлдә Уфа хастаханәләренең берсенә китергән.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
  • Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып-таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
  • Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG