Русиядәге һава ширкәтләре үзләрендә булган Airbus A320/А321neo очкычларының яртысын кулланмый башлаган. Чикләүләр аркасында очкычлардагы моторларга хезмәт күрсәтү белән бәйле авырлыклар туган, дип яза "Коммерсантъ".
Русиядә барлыгы 66 Airbus очкычы бар, һава ширкәтләре шуларның 34ен кулланудан баш тарткан. Аларның бер өлешен очышлар күп булган чорда куллану өчен моторларын саклап торырга дип резервта тоталар, әмма 15-20 очкыч бөтенләй башка очмаска мөмкин, дип җиткерә басма.
Моның сәбәбе — Русиядә Америка һәм Франциядә җитештерелгән заманча моторларны төзәтә алмыйлар, ә яңаларын чикләүләр аркасында кайтартып булмый.
Газет мәгълүматынча, аеруча S7 һава ширкәтендә хәллләр авыр: биредә өч-җиде ел кулланышта булган 39 очкычның 31ен вакытлыча кулланмый торачаклар, аларны очышлар күп булган чорга дип саклыйлар. Шул ук вакытта 20 очкычны бөтенләй куллана алмаска мөмкиннәр.
Моннан тыш әйтик "Аэрофлот"та барлыгы тугыз Airbus очкычы бар, икесен кулланмыйлар. "Урал һава юллары"нда 11 очкычның берсе очмый тора.
Airbus A320/А321neo — Русиядәге чит ил очкычларының барлыгы 10 процентын тәшкил итә. Әгәр дә төзекләндерелмәсәләр, 2026 елдан күбесен куллана алмаячаклар.
- Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Йөзләгән очкычка легаль сервис хезмәте күрсәтелми. Алмаш өлешләр җитмәү сәбәпле, һава ширкәтләре кайбер очкычларын сүтеп, шундагы кирәк-яракларны кулланырга мәҗбүр.
- Американ белгече, AeroDynamic Advisory консалтинг ширкәтенең идарә мөдире Ричард Әбулафиа 2022 елның мартында ук: "Русия тиздән мәзәк хәлдә калачак: үсеш алган, географик яктан дөньяда иң зур илдә һавадан юлчы ташуның индустриясе булмаячак. Русия оча алмаячак" дигән иде. Әбулафиа фаразынча, Русия һава ширкәтләре күпмедер вакыт "каннибализм"да – очкычларның бер өлешен алмаш детальләргә куллану режимында яшәп тора ала.
- Казанның Горбунов исемендәге авиация заводы Русия һава ширкәтләренә быел ук Ту-214 юлчы очкычларын җитештереп тапшыра башламакчы. Ту-214 очкычларын сатып алу белән Русиянең "Аэрофлот", Red Wings һәм Татарстанның "ЮВТ Аэро" ширкәтләре кызыксынды. Соңрак тапшыру вакытлары кичектерелгәнгә "Аэрофлот" Казан очкычларыннан баш тартты.
- Татарстанда җитештереләчәк Ту-214 чит илләрнең Boeing һәм Airbus очкычларын алмаштырырга тиеш булачак. Ул 210 юлчыны сыйдыра, 6,5 мең километр ераклыкка кадәр оча ала. Хәзерге вакытта Ту-214 очкычларын "Россия" махсус очучы отряды" илнең беренче затларын йөртү өчен куллана.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум