Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Украина хәрбиләре Курскига үтеп кергәннән бирле Русиянең 30 "срочнигы" әсирлеккә эләккән булырга мөмкин


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Украина кораллы көчләренең даими хәрби бүлекчәләре Курски өлкәсенең Суджа районына 6 августта үтеп керде.

Курски өлкәсенә үтеп керү барышында Украина кораллы көчләре Русиянең мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган 30 солдатын әсирлеккә алган. Бу хакта"Вёрстка"га Украинаның "Хочу найти" дәүләт проектында сөйләгәннәр. Проект Украинадагы сугышта әсир төшкән, хәбәрсез югалган һәм һәлак булган Русия хәрбиләре турында мәгълүмат чыгара.

"Хочу найти" вәкилләре әйтүенчә, Курски өлкәсендә әсир итеп алынган Русия хәрбиләренең төгәл саны билгеле түгел, "чөнки алар гел артып тора". Шулай да, аларның саны "йөзләрчә дип исәпләнә". Соңгы көннәрдә Курски өлкәсендә югалган хәрбиләрне эзләүче русияләрдән 125 мөрәҗәгать алдык, дип ышандыралар проектта.

"Проект эзләнгән 47 кешенең әсир статусында булуын раслады, шуларның 30ы - мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган солдатлар", дип сөйләгән "Хочу найти" вәкилләре.

"Верстка" санап чыгарганча, Украина медиасы һәм украин Telegram-каналлары Курски өлкәсендә әсир төшкән Русия "срочниклары" дип, кимендә 11 видео чыгарган.

Элегрәк "Агенство" басмасы Украина гаскәрләре Курск өлкәсенә кергәндә анда Русиянең мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган солдатлары да булган, әмма алар тыныч урынга күчерелмәячәк, дип язган иде. Аларны сугышчан бүлекчә дип игълан иткәннәр, дип сөйләгән басмага ике "срочник"ның әнисе. Әниләре әйтүенчә, мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган солдатларның взводына сугышчан фәрманнар бирелә, җитәкчеләре аларны тылга күчерүдән баш тарта.

  • Украина кораллы көчләренең даими хәрби бүлекчәләре Курски өлкәсенең Суджа районына 6 августта үтеп керде. Русия блогерлары Украина хәрбиләренең Курски өлкәсендә берничә авылны яулап алуын җиткерде.
  • 12 августта Русия хакимиятләре биргән мәгълүматка күрә, төбәкнең 28 торак пункты Украина хәрбиләре контролендә.
  • "Би-би-си" ачык мәгълүматларга таянып, Русия Украинага басып кергәннән соң Русиянең кимендә 159 "срочнигы" һәлак булды дип язды. Медиа бу сан тагын да зуррак була ала дип саный, чөнки һәлак булганнарның еш кына кем ул "срочник"мы, контракт төзүчеме, ихтияри сугышчымы — билгеләү авыр.
  • Русия Украинага 2022 елның 24 февраль иртәсендә бәреп керде. Азатлык сугышның беренче көненнән башлап Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.
  • Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 2228, Башкортстаннан — кимендә 2605, кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG