Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мобилизациягә 2 ел. Русиядә иң күп үлемнәр — Башкортстан белән Татарстанда


Украина сугышындагы үлемнәр саны белән Башкортстан Русия буйлап — беренче, Татарстан дүртенче урында бара. Сугышка үзе теләп киткәннәрнең үлеме ягыннан Башкортстан абсолют "рекорд" тота, ә Татарстан — икенче. Азатлык Радиосы үлемнәр статистикасын өйрәнде һәм белгечләр белән сөйләште.

2022 елның 21 сентябрендә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Бу карар халыкта зур борчу һәм хафалану уятты. Ул вакытта Русия башлаган сугыш инде ярты елдан артык дәвам итсә дә, ил эчендә, нигездә, бу сугышны күрмәмешкә салу киң таралган иде.

2022 ел көзендә башланган мобилизациянең иң зур тискәре йогынтысы — сугышка китәргә мәҗбүр булып, анда үлгән кешеләр

Мобилизация бу вазгыятьне үзгәртте. Йөзләрчә мең кеше — беренче чиратта, мобилизациягә эләгергә мөмкин булган ир-атлар — чит илгә чыгып китәргә ашыкты, Грузия, Казакъстан белән чикләрдә зур чиратлар барлыкка килде, читкә очкан очкычларга бәяләр нык күтәрелде. Социологик тикшеренүләр дә халыкта шомлану дәрәҗәсенең ике тапкырга диярлек артуын күрсәтте.

Мобилизациягә рәсми рәвештә 300 мең кешенең эләгүе игълан ителде. Әмма кайбер медиа, хакимияттәге чыганакларына таянып, бу сан алай ук югары булмас дигән фаразлар таратты — рәсмиләр исә бу мәгълүматны расламады.

Төрле медиалар мобилизациядән соң Русиядән йөзләрчә мең кешенең китүен хәбәр итте, моның төгәл саны әле дә билгеле түгел. Әмма айлар узгач, халыкның бер өлеше, хәлләр тынычланды дип, кире кайта башлады. Рәсми рәвештә мобилизация тәмамланмады — Путин аның төгәлләнүе турында фәрман имзаламады.

Әмма 2022 ел көзендә башланган мобилизациянең иң зур тискәре йогынтысы — сугышка китәргә мәҗбүр булып, анда үлгән кешеләр. Гомумән, сугышка килешү төзеп китүчеләр арасындагы һәлак булучылар саны ягыннан да, мобилизациягә эләгеп, үлүчеләр арасында да "алдынгы" республикалар — Татарстан белән Башкортстан.

Сугышта күпме кеше үлгән?

Русия түрәләре сугышта югалтулар турында саннарны бирми. Рәсмиләрдән сан ике тапкыр гына китерелде, соңгысы ике ел элек 2022 елның 21 сентябрендә яңгырады: 5937 кеше. Украина хакимияте ул көнне Русия ягыннан югалтуларны 55,1 мең дип бәяләгән иде.

Сугыштагы югалтуларның ике яктан да китертелгән саннарын бәйсез раслап булмагач, журналистлар һәм бәйсез тикшеренүчеләр үз хисапларын алып бара. Азатлык Радиосы бу эшне сугышның беренче көненнән үк башлап җибәрде. Соңрак нәкъ шундый ук проектларын, мәсәлән, BBC белән "Медиазона" да булдырды. Азатлык Радиосы да, югарыда телгә алынган медиа да Русиядән сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген ачык чыганакларга нигезләнеп, исемләп җыя.

Бүгенге көндә бу исемлектә — 69 059 кеше. Бу — журналистлар раслый алган үлемнәр генә, чынлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала, дип кисәтә алар.

Бу статистикага күз салсаң, үлгән хәрбиләрнең иң зур төркеме — сугышка үз теләге белән китүчеләр (13 375 кеше), алар 19,4% тәшкил итә. Икенче урында — сугышка төрмәдән китүчеләр (13 043 кеше) — 18,9%.

Мобилизацияләнүчеләр өченче урында бара (8798) — 12,7%.

Башкортстан белән Татарстанда үлемнәр күпме?

"Медиазона" исемлегенә караганда, Русия төбәкләре арасында иң күп үлемнәр — Башкортстаннан. Журналистлар бу республикадан 2705 үлем очрагын табып, аны раслый алган. Икенче һәм өченче урында — Краснодар төбәге (2447) белән Екатеринбур (2336). Алардан бераз гына калышып, дүртенче урында Татарстан бара. Монда журналистлар 2259 үлемне раслый алган. Шулай итеп, ике республика да Русиядә үлемнәр саны белән беренче сафта бара.

Мондый зур күрсәткечләргә Башкорстан да, Татарстан да хәрбиләрнең ике категориясе бәрабәренә "ирешкән": мобилизациягә эләгүчеләр һәм сугышка үз теләкләре белән китүчеләр.

Мобилизацияләнүчеләр арасында үлемнәргә караганда, Татарстан — икенче (386), Башкортстан өченче урында (385) бара.

Сугышка киткән ихтыярилар белән дә Башкортстан — абсолют "лидерлыкта". Республикадан сугышка үз теләге белән китүчеләрдән кимендә 965 кеше үлеме ачыкланды. Бу санның никадәр зур булуын аңлар өчен: бу категориядә икенче урында барган Татарстаннан ихтыярилар үлеме — 557. Мисал өчен, Мәскәүдән үз теләге белән сугышка китеп, һәлак булучыларның 135ен генә ачыклап булды.

Бу — журналистлар һәм тикшеренүчеләр ачык чыганаклардан таба һәм раслый алган саннар гына. Аларның саны тагы да зуррак булырга мөмкин, чөнки Русия хакимияте үлем саннарын яшерә.

Сугыш башыннан бирле Азатлык Радиосы да Татарстан белән Башкортстаннан сугышка китүчеләр үлемнәрен саный. Без дә мәгълүматны ачык чыганаклардан җыябыз. Бүгенге көндә Азатлык Радиосы Башкортстаннан — 2944, Татарстаннан 2641 үлем турында хәбәр тапкан. Бу "Медиазона" барлый алган саннардан зуррак.

"Соңгы арада бер-бер артлы Башкортстан һәм Татарстан некрологлары гына бара"

"Медиазона" мөхәррире, Русия ягыннан үлгән хәрбиләр исемлеген җыю белән шөгыльләнгән Дмитрий Трещанин сүзләренчә, сугыш инде озак дәвам итү сәбәпле, тенденцияләр дә үзгәрә бара. Аеруча күп үлемнәр Русия армиясе Бахмутны яулап алу вакытында күзәтелгән: "Медиазона" журналистлары некрологларны көчкә тикшереп өлгергән. Ул чакта үлүчеләр арасында төрмәләрдән сугышка китүчеләр аеруча күп булган.

Хәзер үлемнәрнең күпчелеге – күптән түгел сугышка китүчеләр

— 2024 елның кыш ахыры-яз башыннан яңа "кризис" башланды, без некрологларны эшкәртергә өлгермибез. Хәзер дә безнең 4 меңгә якын некрологны өйрәнәсе бар, алар арасында күпме яңа үлем расланачагы әлегә билгесез. Хәзерге чорның төп тенденциясе – сугышка ихтыяриларны җәлеп итү. Хәзер үлемнәрнең күпчелеге – күптән түгел сугышка китүчеләр. Июльдә сугышка китеп, аның җәсәде инде августта кайту очракларын еш дип атый алмасам да, сирәк дип тә әйтеп булмый.

Ихтыяриларны сугышка ничек җәлеп итәләр? Алтын таулар вәгъдә итәләр, һәр төбәк Мәскәү алдында күршесен уздырып акчаны күбрәк тәкъдим итәргә тырыша. Әйтик, менә шулай Краснодар белән Ростов өлкәсе үзара ярыша. Шуңа Краснодар өлкәсе озак вакыт үлемнәр саны белән беренче барды. Кайбер төбәкләрдә халыкның фәкыйрьлеген кулланала. Мәсәлән, Бурятия һәм Байкал арты өлкәсендә сугышка китүчеләргә зур акча бирмиләр, әмма акчага туймаган халыкка бу җитә. Сугышка күбрәк кеше җибәрү өчен, яхшырак "күрсәткеч" өчен һәр губернатор нык тырыша, — дип аңлата Трещанин.

Азатлык соравы белән Медиазона Татарстан һәм Башкортстан өчен махсус ясаган графикта үлемнәрнең кисәк артуы 2022 елның көзеннән 2023 елның язына кадәр һәм 2023 елның көзеннән күренә. Трещанин бу графикларны шәрехләгәндә ике мөһим аңлатма бирде:

  1. Бу рәсемнәрдәге саннар без белгән үлемнәрдән кечерәк, чөнки графикка бары тик үлемнәрнең төгәл датасы билгеле булганнары гына керә. Шулай да схема вакыт ягыннан тенденцияне күрсәтә.
  2. Уң якта үлемнәр кимрәк кебек күренә, ләкин соңгы айлардагы үлемнәр саны әле артачак, чөнки шактый некрологларны тикшерергә кирәк, өстәвенә күп үлемнәр турында хәбәрләр соңрак килә. Димәк, соңгы айларда үлемнәр кимеде дигән нәтиҗәне ясау дөрес түгел.

Үлем статистикасындагы хәзерге тенденция – үлемнәрнең Башкортстаннан һәм Татарстаннан бик күп булуы, ди Медиазона мөхәррире, ул моны "иррациональ" һәм аңларга кыен булган нәрсә дип атый.

Минем гипотеза – республикаларда административ көч нык кулланыла

— Татарстан белән Башкортстан – фәкыйрь төбәкләр түгел, Татарстанга, киресенчә, күп кенә башка төбәкләр аларга көнләшеп карый. Әлеге ике республикада кешеләр сугышка үз теләге белән чарасызлыктан, акчасызлыктан бара дип әйтеп булмый. Фаразлавымча, биредә административ басым нык кулланыла, кешеләрне "ихтыяри-мәҗбүри" җибәрәләр. Башкортстанның ерак районнарыннан, авыллардан кешеләр күп. Ләкин мин моны дәлилли алмыйм, бу вазгыятьне аңлау омтылышы гына.

Ике республикадан "канлы ясак" түләттерәләр, диярсең

Үлемнәр турында хәбәрләр агымын тикшергәндә, бу бик яхшы күренә: берсе артыннан берсе Башкортстан һәм Татарстан кешеләренең некрологлары бара. Сугыш башында Дагыстаннан үлемнәр күп күзгә ташлана иде, хәзер исә гел татар-башкорт исемнәре, Маратлар да, Марсельләр. Нәрсә бу, аңламыйбыз, бу ике республикадан "канлы ясак" түләттерәләр, диярсең. Башкача аңлату авыр, татар һәм башкортлар кинәт кенә Украинага нәфрәт итә башлавына ышану кыен, бу сәер дә, мәзәк тә яңгырый — ди журналист.

Русиядә мобилизациягә эләгеп үлүчеләргә килгәндә, алар Медиазона раслый алган барлык үлүчеләрнең 12,7%-ын тәшкил итә. Ләкин бу сан чынлыкта зуррак, ди Трещанин.

Һәр үлемдә конкрет кешенең мобилизацияләнгәнен ачыклап булмый

— Мобилизация игълан итү хәтта хакимият яклы пабликларга да ошамады, шуңа күрә баштарак һәр үлгән мобилизацияләнгән кеше турында аның нәкъ менә мәҗбүриләп алып кителүен яза иделәр. Ике ел узды, мобилизация эффекты кимеде, шуңа һәр үлемдә теге яки кешенең мобилизацияләнгәнен ачыклап булмый, некрологларда да бу еш кына күрсәтелми. Шуңа мобилизацияләнеп үлүчеләр саны безнең исемлектә чынбарлыктан кечерәк дип уйлыйбыз, без "иң түбән күрсәткеч" дип әйтәбез, — дип аңлата ул.

Үлгән хәрбиләрне барлаучы журналистлар бары тик ачык чыганакларга нигезләнеп кенә эш итә, шуңа сугышта үлемнәр саны күпкә зуррак.

— Без "мирас эшләре" нигезендә дә уртача санны алып барабыз. Русиядә үлем еш кына ачык күренеш, чөнки варисны эзләү ачык рәвештә игълан ителә. Ирләрнең күпме васыять калдырганын беләбез, шуннан чыгып, төп статистикада җитмәгән үлемнәр санын якынча ачыклый алабыз. 2022 елда без бу санны Росстат статистикасы белән дәлилли алдык, бу эштә аның көтелгәннән күбрәк үлемнәр (избыточная смертность - ред.) статистикасы ярдәм итте.

Безнең исемлектәге үлемнәр санын 1,8-2 санына тапкырларга кирәк дип уйлыйбыз

Бу саннарга нигезләнеп, без ике некрологның берсен генә күрәбез дигән нәтиҗәгә килдек. Дөресрәге, безнең исемлектәге үлемнәр санын 1,8-2 санына тапкырларга кирәк дип уйлыйбыз. Шуңа сайтыбызда да васыять эшләре буенча гомуми үлемнәр саны якынча 120 мең дип күрсәтелә дә. Бу төгәл сан түгел, әлбәттә, ул зуррак яки кимрәк була ала, — дип аңлатты Азатлыкка Медиазона мөхәррире.

Азатлык Радиосы алып барган статистика да соңгы атналарда Башкортстан белән Татарстаннда үлемнәрнең артуын күрсәтә. Соңгы дүрт атна эчендә ике республикага 575 үлем өстәлде. Ике төбәккә атна саен кимендә 143 кеше, ягъни, көн саен кимендә 20 кеше өстәлә дигән сүз.

"Республика, милләт һәм аерым гаилә өчен бу зур фаҗига"

Сәясәт белгече Руслан Айсин Башкортстан белән Татарстаннан үлемнәрнең аеруча күп булуын Мәскәүнең махсус сәясәте белән аңлата.

— Мәскәү шул рәвешле асаба халыкларны бетерә, кешеләрне махсус кан-коешка батыра. Идел буе төбәкләренә аеруча зур "игътибар" бирелә. Мин моның максатчан сәясәт булуына инанам.

Путин алдан ук актив милли республикаларны көчсезләндерә, аларның пассионарлыгын бетерә

Путин сугышка милли азчылыкларны чамасыз җибәреп, үзенең берничә проблемын чишә: беренчедән, Русиянең потенциаль таркалуы башланса, ул алдан ук актив милли республикаларны көчсезләндерә, аларның пассионарлыгын бетерә. Икенчедән, шул юл белән ул урыс дөньясын да көчәйтә, чөнки илдә башка милләтләрнең кадр потенциалын киметә. Өченчедән, ул милли республикаларның сәяси статусларын да какшатырга тырыша. Әйтик, Татарстанда президент Рөстәм Миңнеханов популяр шәхес булса, Путин республикага кайткан табутлар, чамасыз үлемнәр сәбәпле аның статусын дөнья күләмендә какшатырга тырыша. Мин Путин системы моны белеп эшли дип саныйм, — ди Айсин.

Бер яктан, Татарстан белән Башкортстанда халык саны да югары. Тик шул ук вакытта, Мәскәүдә, Петербурда да халык саны зур, ул төбәкләрдән сугышта үлүчеләр шулкадәр күп түгел, димәк, нәкъ милли республикалардан күбрәк кешене сугышка җибәрергә тырышалар, дип исәпли ул.

Сугыш башлангач кына Татарстан җитәкчелеге бу темадан бераз читләшергә тырышты, ачыктан-ачык сугышка барырга чакырудан үзен әзме-күпме тыеп торды, ди Айсин. Әмма хәзер мондый хәйләләр мөмкин түгел, ди ул.

— Русия элитасына керәсең икән, син тулаем рәвештә сугышны хуплыйсың, анда катнашасың, башың белән чумасың. Рәсми вазифада булган беркем дә аңа ачыктан каршы чыга алмый. Минемчә, Мәскәүдән дә билгеле таләпләр, күрсәтмәләр төшерелә: әйтик, Татарстаннан, Башкортстаннан шулкадәр контракт төзелергә тиеш, сугышка шулкадәр кеше китәргә тиеш.

Үлемнәр күп булуда Миңнеханов һәм Хәбировның шәхси җаваплылыгы зур

Ике милли республикадан үлемнәр санының күп булуында Миңнеханов һәм Хәбировның шәхси җаваплылыгы зур, бу җаваплылыктан алар арына алмый. Сугышны ачыктан хуплыйсың, аны финанслыйсың, сугышчылар белән тәэмин итәсең икән, син җаваплы гына түгел, син гаепле. Бу гаепне алар әлегә позитив рәвештә күрсәтәләр, "фәлән кешене сугышка җибәрдек, фәлән кеше каһарманча үлде" дип горурланалар да. Алар өчен бу статистика гына, ә республика өчен, милләт өчен, һәм аерым гаилә өчен бу бит зур фаҗига. Шуңа җитәкчелек белән гади халык арасында зур упкын күренә, — дип саный ул.

Айсин сүзләренчә, бүгенге Русия төбәкләре өчен төп "уңыш күрсәткече" – Путин сугышына төрлечә ярдәм итү: күпме кешене сугышка җибәрдең, күпме корал җитештердең, күпме һуманитар йөк җибәрдең һәм башкалар. Татарстан белән Башкортстан һәрвакыт беренчелектә булырга ярата, гел "узыш" белән мавыгалар, шуңа сугышка кешеләрне җәлеп итү ягыннан да тырышалар, дип аңлата сәясәт белгече.

Ихтыяриларны җәлеп итү механизмы эшләми башласа, мобилизациянең яңа дулкынын көтеп була

— Мобилизациягә эләгүчеләр язмышлары мөшкел. Ул упкынга эләктең икән, аннан инде чыгып булмый. Сугыштан мобилизациягә эләгүчеләр дә моны аңлый һәм шуннан язалар, әйтәләр: безне моннан җибәрмиләр, үлгәнчегә кадәр тоталар диләр. Путинга 5 мең кеше үлдеме, 500 мең кеше үлдеме, аңа бу сан мөһим түгел, аңа җиңү һәм һөҗүм генә мөһим, ул шуның белән генә яши. Хәзер алар акчаны күпләп түлиләр, ихтыяриларны җәлеп итәргә тырышалар. Бу механизм эшләми башласа, мобилизациянең яңа дулкынын да көтеп була, — дип сөйләде Азатлыкка Руслан Айсин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

XS
SM
MD
LG