Русия мөфтиләр шурасы әгъзасы, мөфти Мөкатдәс Бибарсов мөселманнарның эчке дини эшләренә һөҗүм бара дип саный. Моны ул күпхатынлылык фәтвасына каршы чыгу мисалында күрергә булды ди. Бу хакта ул Русия мөселманнары Диния нәзарәте сайтында мөрәҗәгать белән чыкты.
Аныңча, күпхатынлылык турында фәтвага бәйле тәнкыйтьләр аңлашылмый торган хәл булып тора, чөнки ул мәсьәләне дини яктан чишү санала. Ул бүген Русия мөселман өммәтендә берничә хатын тотучылар бар, ләкин бу хатын-кызларның хокуклары якланмый ди.
— Бүген мәгълүмат кырында мөселманнарның эчке теологик процессларына һөҗүм ясала. Русия исламын оппонентлары агрессив һәм үзләренә генә хас булган позициясе белән мөселманнарның үз динен аңларга якынаюына каршы торырга һәм үз илаһиятеннән аерырга тырыша. Алар мөселман фикерләү системының какшавын һәм Русиянең дини, мәдәни һәм интеллектуаль традицияләр кырыннан юкка чыгуын максат итә, — ди ул.
19 декабрьдә Русия Диния нәзарәте голамәләр шурасы күпхатынлылыкны, ягъни дүрт хатын алырга рөхсәт итте, әмма ир барлык хатыннарына карата гадел һәм тигез карашта булырга тиеш, диелде анда.
Русиянең гамәлдәге кануннары бары тик ЗАГС оешмаларында рәсмиләштерелгән һәм таныклык белән расланган никахларны гына таный. Шул ук вакытта дини мөселман никахын дәүләт танымый, шуңа күрә аның "юридик нәтиҗәләре" булмаячак, диелгән иде фәтвәдә. Әмма бу фикер тәнкыйтькә тотылды.
23 декабрьдә Русия баш прокуратурасының Диния нәзарәте рәисенә күпхатынлылыкны рөхсәт итүче фәтвә өчен кисәтү тапшыруы билгеле булды. Әлеге фәтвә Русиянең гамәлдәге кануннарына каршы килә, дип искәртелде.
Шуннан соң Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең голамәләр шурасы күпхатынлылыкны рөхсәт итүче фәтвәне гамәлдән чыгарды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум