Accessibility links

Молдова президенты сайлавында Майя Санду җиңде


Майя Санду
Майя Санду

Санду өчен бу икенче президент мөддәте булачак. Санду чит илләрдәге сайлаучылар хисабына җиңде: аның өчен диаспора күпләп тавыш бирде. Ил эчендә исә 51,2 процент тавыш белән Стояноглы җиңде.

Молдовадагы президент сайлавының икенче турында Майя Санду җиңгән, бу – илнең Үзәк сайлау комиссиясе белешмәләреннән күренә.

Барлык беркетмәләрнең 98,9 процентын эшкәрткәннән соң, ул сайлаучыларның 55 процент тавышын җыйган. Көндәше Александр Стояноглы - 45 процент. Санду өчен бу икенче президент мөддәте булачак.

"Молдова, син бүген җиңдең. Бергәләшеп без бердәмлек, демократия һәм лаеклы киләчәккә бирелгәнлекнең көчен күрсәттек", дип язды Санду Х социаль челтәрендә. Ул Молдовадагы һәм чит илләрдәге ватандашларына рәхмәт әйтте.

Санду чит илләрдәге сайлаучылар хисабына җиңде: аның өчен диаспора күпләп тавыш бирде. Ил эчендә исә 51,2 процент тавыш белән Стояноглы җиңде. Тавышларны саный башлагач ул бөтен кешене "саннарга карамастан, тынычлык сакларга" чакырды һәм Молдовада "бу мизгелдән алып мәҗбүри тагылган нәфрәт һәм бүлгәләүләргә нокта куелачак" дип өмет белдерде.

Санду илнең Көнбатышны хуплау юнәлешендә баруын, аның Европа берлегенә керүен хуплый. Стояноглын оппозицион, Русия яклы Социалистлар фиркасе хуплый. Сайлауга килүчеләрнең саны 54,3 процент булган.

Тавыш бирүләр көнендә, 3 ноябрьдә Молдова хакимиятләре Мәскәүне янәдән сайлауларга тыкшынуда гаепләде. Кремль мондый гаепләүләрне берничә тапкыр кире какты. Азатлык радиосының молдова хезмәте Promo-LEX хокук яклау миссиясе күзәтүчеләренә сылтама белән, тавыш бирүләр булган көнне канун бозулар турында 220дән артык хәбәр килгән, дип җиткерде.

  • 20 октябрьдә үткән беренче турда Санду 42,5 процент, Стояноглы - 26 процентлап тавыш җыйган иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG