Accessibility links

Кайнар хәбәр

Молдовада президент сайлавында икенче турга Санду һәм Стояноглы чыкты


Ике атнадан соң Молдованы президент сайлауларының икенче туры көтә.

Молдова республикасында президент сайлавындагы бюллетеньнәрнең барысын да диярлек исәпләп бетергәннәр һәм хәзерге вакытта гамәлдәге президент Майя Санду сайлаучыларның 42 процент тавышын казанган.

Икенчедә - Александр Стояноглы - ул 26 проценттан артык тавыш җыйган. Ике атнадан соң Молдованы президент сайлауларының икенче туры көтә.

Президентны сайлау белән беррәттән Европа берлегенә керү референдумы да узды, референдумда Молдова ватандашларының тавышлары яртылаш бүленгән: евроинтеграцияне 50 процент кеше хуплый, 50 проценты - баш тарта. Тавышларның 98 проценттан артыгы эшкәртелгән, Үзәк сайлау комиссиясе чит илләрдә яшәүчеләрнең тавышларын исәпләүне дәвам итә.

Референдумга кадәр узган сораштырулар анда катнашучыларның күбесе илнең Европа берлегенә керүен хуплавын күрсәтте.

Президентны сайлауда һәм референдумда Молдованың 1,5 миллионнан артык ватандашы тавыш бирде. Килүчеләр саны 51,6 процентны тәшкил итте.

Президент Майя Санду сайлау һәм референдумның беренчел нәтиҗәләренә фикер белдереп, Молдова "демократиягә моңа кадәр күрелмәгән һөҗүмне" күрде, диде.

Аның әйтүенчә, "чит көчләр белән берлектә җинаятьчел төркемнәр" Молдова сайлаучыларының тавышларын "сатып алмакчы" булган.

"Җинаятьчел төркем 300 мең тавышны сатып алмакчы булган, бу хакта дәлилләр һәм мәгълүмат бар. Бу - моңа кадәр күрелмәгән хәрәмләшү, аның максаты - демократиягә компромат ясау", дип белдерде Санду.

Молдова президенты вазифасына 11 сәясәтче дәгъва итте, алар арасында хәзерге президент Майя Санду да бар иде. Ул илнең Көнбатышны хуплау юнәлешендә баруын, аның Европа берлегенә керүен хуплый.

Санду белән икенче турга чыккан Стояноглын оппозицион Социалистлар фиркасе хуплый. Аның лидеры, илнең элекке президенты Игорь Додон сайлауда катнашмады, әмма көрәштәшләрен Стояноглы өчен тавыш бирергә чакырды. Шул ук вакытта социалистлар башка бер генә фиркане дә үз намзәтләрен хупларга күндерә алмады.

Додон кебек үк, Стояноглы да берничә җинаять эше тикшерүе астында, ә кайбер җинаять эшләре белән бәйле мәхкәмә эшләре бара.

Элекке президентны коррупциядә һәм дәүләткә хыянәттә, ә элекке баш прокурорны - коррупциядә һәм хакимияттән явызларча файдалануда гаеплиләр. Икесе дә бу - сәяси максатлар белән ачылган җинаять эшләре, аларны президент Санду күрсәтмәсе белән ачтылар ди. Санду үзе моны кире кага.

  • Молдова хакимиятләре дә, шулай ук Көнбатышның берничә иле, шул исәптән АКШ сайлаулар алдыннан Русиянең сайлау алды кампаниясенә тыкшынуын белдерде, моңа эшкуар Илон Шорның катнашы бар диде.
  • Promo-LEX миссиясеннән күзәтүчеләр тавыш бирүләр вакытында канун бозулар булуы турында меңнән артык хәбәр алган. Аларның 200дән артыгы расланган. Күбесе тавыш бирү серен бозу белән бәйле булган диелә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG