Икътисад: хезмәт базарында хатын-кызлар хәлен өйрәнү өчен
Дүшәмбе, 9 октябрь көнне быелгы Нобель бүләге ияләренең соңгысы аталды. Нобель истәлегенә багышланган икътисад фәне өлкәсендәге бүләккә АКШ галимәсе Клаудия Голдин лаек дип табылды.
Нобель комитеты белдерүендә әйтелгәнчә, бүләк аңа "хезмәт базарында хатын-кызлар хәлен өйрәнү" бирелә.
Клаудия Голдин — 1946 елда Нью-Йоркта туган, Һарвард университеты профессоры.
Клаудия Голдин хатын-кызларның хезмәт базарында гасырлар дәвамында катнашуы турында беренче тулы хисап тәкъдим итте. Архивларда казынып, тарихи мәгълүмат җыеп һәм төзәтеп, ул гаҗәеп фактлар ачкан. Хатын-кызлар еш кына йорт һәм гаилә өчен җаваплылык белән чикләнгән һәм бу әле дә шулай булып кала, галимәнең анализы һәм аңлату модельләре нигезендә шул ята. Моңа охшаш күренешләр АКШта гына түгел, күп кенә башка илләрдә дә күзәтелә. Бу тикшеренүләр хезмәт базарының үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген яхшырак аңларга мөмкинлек бирә, диелә Нобель комитеты аңлатмасында.
Нобель тынычлык бүләге: Иран активисты Нәргис Мөхәммәди
6 октябрьдә Нобель тынычлык бүләге ияләре аталды. Быел бу бүләккә Иран активисты Нәргис Мөхәммәди лаек дип табылды.
Нобель комитеты белдерүендә әйтелгәнчә, бүләк аңа "Иранда хатын-кызларны җәберләүгә каршы көрәшүе вә кеше хокукларын һәм ирекләрен алга сөрүе өчен" бирелә.
Нәргис Мөхәммәди — 1972 елның 21 апрелендә Иранның Зәнҗан шәһәрендә туган. Активист, хокук яклаучы һәм иреклек өчен көрәшүче. Иран режимы аны 13 тапкыр кулга алды, биш тапкыр гаепле дип табып җәмгысе 31 ел төрмәгә һәм 154 тапкыр камчы белән кыйнауга хөкем итте.
Нәргис ханым әле дә төрмәдә утыра.
Әдәбият: Норвегия язучысы Йон Фоссе
5 октябрьдә Әдәбият өлкәсендә Нобель бүләге иясе аталды. Быел аңа Норвегия язучысы Йон Фоссе лаек дип табылды.
Нобель комитеты белдерүендә әйтелгәнчә, бүләк аңа "әйтеп бетергесезне ачып бирүче инновацион пьесалары һәм прозасы өчен" бирелә.
Йон Фоссе — 1959 елның 29 сентябрендә Норвегиянең Хеугесунн шәһәрендә туган. Хәзерге вакытта Норвегия һәм Австриядә яши. Язучы норвег теленең нүнорск формасында иҗат итә. Аның күп жанрлы иҗаты пьесалар, романнар, шигъри җыентыклар, эсселар, балалар китаплары һәм тәрҗемәләрдән тора. Бүгенге көндә ул дөньяда иң танылган драматургларның берсе санала, шул ук вакытта прозасы белән дә киң танылу алган.
Кызыклы факт: 2013 елда Камал театры Йон Фоссеның "Җәйнең бер көнендә" әсәрен куйды. 2014 елда тамаша "Алтын маска" бүләгенә тәкъдим ителде. Театр репертуарында ул әле дә бар.
Химия: квант нокталарын ачу һәм синтезлау өчен
4 октябрьдә Швеция фәннәр академиясе 2023 елның химия өлкәсендә Нобель бүләге ияләрен атады.
Быел бүләккә хәзерге вакытта АКШта эшләүче галимнәр Мунги Бавенди, Луи Брус һәм Алексей Екимов лаек дип табылды
Нобель комитеты белдерүендә әйтелгәнчә, бүләк аларга "квант нокталарын ачу һәм синтезлау өчен" бирелә.
Мунги Бавенди — 1961 елда Парижда туган. Докторлык диссертациясен Чикаго университетында яклаган (1988). АКШтагы Массачусетс технология институты (MIT) профессоры.
Луи Брус — 1943 елда АКШның Кливленд шәһәрендә туган. Докторлык диссертациясен Колумбия университетында яклаган (1969). АКШның Колумбия университеты профессоры.
Алексей Екимов — 1945 елда Совет берлегендә туган, Петербурдагы Физика-техника институтында, аннары Нью-Йоркта Nanocrystals Technology ширкәтендә эшләгән.
Физика: электроннар өйрәнү өчен
3 октябрьдә Швеция фәннәр академиясе 2023 елның физика өлкәсендә Нобель бүләге ияләрен атады.
Быел бу бүләккә АКШтан Пьер Агостини, Германиядән Ференц Крауш һәм Швециядән Энн Л’Юлье лаек дип табылды.
Нобель комитеты белдерүендә әйтелгәнчә, бүләк "матдәдә электроннар динамикасын өйрәнүдә кулланылган аттосекундлы (бик кыска) яктылык импульслары тудыручы эксперименталь ысуллар өчен" бирелә.
Пьер Агостини — Акшның Оһайо университетында эшли.
Ференц Крауш — 1962 елның 17 маенда Маҗарстанның Мор шәһәрендә туган. Хәзерге вакытта Германиянең Макс Планк исемендәге Квант оптикасы институтында һәм Мүнһен университетында (LMU) эшли.
Энн Л’Юлье — 1958 елның 16 августында Парижда туган. Хәзерге вакытта Швециянең Лунд университетында эшли.
Физиология һәм медицина: ковидка каршы вакцина өчен
2 октябрь Стокһолмда 2023 елның Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге ияләре аталды.
Быел бу бүләккә маҗар галимәсе Каталин Карико һәм американ биохимигы Дрю Вайсман лаеклы дип табылды.
Нобель комитеты белдерүендә әйтелгәнчә, бүләк "COVID-19га каршы нәтиҗәле мРНК-вакциналар ясарга мөмкинлек биргән нуклеозид нигезләре модификациясенә кагылышлы ачышлар өчен" бирелә.
Каталин Карико — 1955 елның 17 гыйнварында Маҗарстанның Сольнок шәһәрендә туган. Сегед (Маҗарстан) һәм Пенсильвания (АКШ) университетларында эшли.
Дрю Вайсман — 1959 елның 7 сентябрендә АКШның Массачусетс штаты Массингтон шәһәрендә туган. Пенсильвания (АКШ) университетының РНК өлкәсендә инновацияләр институтында эшли.
Карико һәм Вайсман фәннең бу тармагында инде ун елдан артык хезмәттәшлек итәләр. 2021 елның сентябрендә шушы ачышлары өчен алар Breakthrough Prize премиясен һәм бу өлкәдә тикшеренүләр өчен өч миллион доллар акча алды.
COVID-19га каршы мРНК-вакциналарны, аерым алганда, Pfizer һәм Moderna ширкәтләре эшләде. Вакцина сынауларының нәтиҗәле тәмамлануы турында 2020 ел ахырында, пандемия башланып бер ел да үтмәстән хәбәр ителде.
- Гадәттә бүләкләр Альфред Нобель вафат булган көнне, 10 декабрьдә Швеция һәм Норвегиядә тапшырыла. Тынычлык бүләгеннән тыш барлык премияләр Стокһолмда тапшырыла. Тынычлык бүләге Ослода тапшырыла.
- Нобель премиясенең акчалата бүләге 10 миллион швед кронасы дип исәпләнә (910 мең доллар чамасы). Бүләк берничә кешегә тапшырылган очракта, бу акча алар арасында бүленә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!