Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң Әлмәттә яшеренү урыннарын арттырачаклар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

14 гыйнварда Татарстанга пилотсыз очкычлар зур һөҗүм ясады. Бер ай эчендә бу шундый икенче һөҗүм булды. Дроннар Әлмәткә дә барып җиткән иде.

Әлмәттә идән астында яшеренү урыннарының санын арттырачаклар: моңа кадәр шундый 116 урын булган, тагын 80 урын өстәячәкләр.

Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе Айнур Исхаков әйтте, дип яза "Бизнес Online".

Моңа күптән түгел Татарстанга пилотсыз очкычлар ясаган зур һөҗүм сәбәпче булган, дроннар Әлмәткә дә һөҗүм иткән иде.

— Бу мәсьәләне без хәзер үк карыйбыз, мизгелендә үк бөтен күпкатлы йортларны да (подъезд) ача алырлык булсын. Бездә булган 116 яшеренү урынына өстәп, кичәдән бирле өстәмә ревизия үткәрәбез. Яшеренү урыннары ачу өчен тагын 80 йортны өстәячәкбез, дигән Исхаков.

14 гыйнварда Татарстанга пилотсыз очкычлар зур һөҗүм ясады. Бер ай эчендә бу шундый икенче һөҗүм булды. Шуның нәтиҗәсендә Казанның сыекландырылган газ саклагычындагы газ мичкәсенә ут капты.

Якынча иртәнге 9:30 сәгатьтә дроннар Әлмәткә дә килеп җитте. "Бизнес Online" мәгълүматынча, аларның берсен радиоэлектрон көрәш чаралары кулланып җиргә утыртканнар. Икесе шәһәрдән сигез километрда урнашкан Кәләй авылы тирәсендә очып йөргән. Социаль челтәрләрдә пилотсыз очкычларның видеолары күп чыкты. Бу вакытта Әлмәт шәһәренең кайбер районнарында кисәтү яңгырап торды, Әлмәт районы хакимияте террорчылыкка каршы иминлекне тәэмин итүче чаралар уздыруын игълан итте.

Кешеләргә имин урыннарга яшеренергә кушканнар иде, кайбер мәктәпләрдә эвакуация дә булды. Нәтиҗәдә ике пилотсыз очкычны да юк иткәннәр, кешеләр арасында җәрәхәтләнүчеләр юк, сәнәгать оешмалары объектларына зыян килүе дә хәбәр ителмәде.

  • 14 гыйнварда Татарстанга дроннарның җиденче тапкыр һөҗүм итүе булды. Иң беренче шундый һөҗүм узган ел 2 апрельдә ясалды: ул вакытта дроннар Алабуга белән Түбән Камадагы сәнәгать оешмаларына очып килде, шулай ук, Алабугадагы тулай-торакка һөҗүм итте. Ул вакытта 14 кеше яраланган иде.
  • Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. "Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар", ди ул.
  • Былтыр 21 декабрьдә дә Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм итте. Анысы алтынчы һөҗүм иде.
  • Татарстан хакимияте Казанга барлыгы 8 дрон һөҗүме булган дип белдерде. "Аларның берсе сәнәгать ширкәтенә очкан, берсе елга өстендә үк бәреп төшерелгән, алтысы — торак йортларга һөҗүм иткән. Сәнәгать ширкәте хезмәткәрләре ышыклану урынына эвакуацияләнгән", диелә.
  • Ике дрон 37 катлы "Лазурные небеса" торак комплексына бәрелгән иде (ул Альберт Камалиев проспектында урнашкан). Тагын бер дрон "Манһэттен" торак комплексына эләкте (ул Оренбур трактында урнашкан). Клара Цеткин урамындагы йортка исә бәреп төшерелгән дрон калдыклары килеп төште.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG