Accessibility links

Кайнар хәбәр

Портников: "Русиядә халыкларның милли горурлык хисен гел бастырырга тырыштылар"


Виталий Портников
Виталий Портников

Русиянең Украинага карата империячел карашы турындагы бәхәсләр Русия журналисты Юлия Латынина белән украин журналисты Виталий Портников арасындагы дебатларның төп темасы булды. Соңрак Портников бу темага журналист Фәридә Корбангалиева белән дә сөйләште. Бу әңгәмәләргә социаль челтәрләрдә кайтаваз күп булды. Украиннар халык буларак Русия империясенең партнеры булмаган, ә империя мәнфәгатьләренә хезмәт иткән этник украиннар моны үзләренең милли тиңдәшлегеннән баш тартып эшләгән, ди Портников. Ә Идел буе халыкларының хәле ничек соң? Сугыштан соң Русия халыклары белән ни булачак, колониаль реванш көтеләме? "Idel.Реалии" Виталий Портников белән сөйләште.

Русиянең асаба халыкларын "көчләү корбаны" дип атарга мөмкинме һәм Путиннан соң аларга тернәкләнү чоры кирәк булачакмы?

Латынина белән дебатларында Портников украиннарны "көчләү корбаннары" дип атады, ул моны аларның империя корбаннары булуын күз уңында тотып әйтте.

— Нишләп әле без бу терминны Русиянең асаба халыкларына карата да кулланмаска тиеш ди? Казанны алганда ниләр булуын хәтерләмисез мени? Бу бит тарихтагы иң мәсхәрәле битләрнең берсе. Бу — чын геноцид: Казанны алулары да, аннан соң булган хәлләр дә. Русия гаскәрләренең Екатерина II аннексияләгән Кырымда ниләр майтаруы исегездәме? Аннан соң Кырым берничә мәртәбә цивилизацион көрәш үзәгендә була, ә хәзер ул Русия баскынлыгында һәм аннексияләнде. Cебер белән ниләр була? Себердәге халык санына карагыз да, Ермак явына кадәр һәм аннан соң башланган бөтен мәхшәргә чаклы ничек булган — шуны уйлагыз.

[Путин режимыннан соң] тернәкләнү чоры түгел, оныту чоры башланырга мөмкин. Без бит нәрсә буласын белмибез. Әлегә Путин режимы гына түгел, бу чекист режимының җимерелүе өчен бернинди алшартларны да күрмибез. Бу — чекист режимы, ул үзе большевикларның хаталары дип саный торган әйберләрдән нәтиҗәләр ясаган. Большевиклар Русия империясе нигә таркалуын аңлаганга күрә, үзенә күрә халыкара витринаны тотып торган: милли телләр, мәктәпләрдә белем бирү, империягә яраклаштырылган булса да милли әдәбият булган. Ә хәзерге Русия Федерациясе белән идарә итүче кешеләр Русия халыкларын рәттән русификацияләү белән шөгыльләнә. Берәр җирне басып алалар һәм каядыр киләләр икән, анда нәкъ менә русификация белән шөгыльләнәләр. Бу без һәрчак истә тотарга тиешле мөһим әйбер, минемчә. Шуңа күрә тернәкләнү чоры турында сөйләгәндә без өч төрле ихтималны саный алабыз.

Беренчесе — Русия халыкларының күпчелек өлеше якындагы дистә елларда үзләренең милли телләрен, мәдәниятен һәм гомумән, цивилизация үзенчәлеген бөтенләй югалтачак. Бу чынлап та булырдай хәл, чөнки хәзер халкы туган телендә сөйләшә торган берничә генә республика калды: бу — Тыва, Чечня, Ингушетия, Дагыстан, хәтта Татарстанда да хәзер халыкның яртысы гына туган телендә, татарча сөйләшә. Һәм бу процесслар, кызганыч, Русиядәге милли төбәкләрнең күпчелегендә уңай якка бармый.

Икенче юл — дәүләтнең таркалу юлы. Бу очракта ниндидер халыклар Русия дәүләтеннән аерылып чыгып үз милли дәүләтләрен төзи алачак. Тик бу Русиядәге һәр халыкның көченнән килми, һаман да шул демографик, географик, сәяси вазгыять аркасында, шуңа бу да бик катлаулы мәсьәлә.

Һәм өченчесе — мин моны чынбарлыкка туры килердәй түгел, сәяси фантастика дип саныйм. Бу — чын федератив дәүләтчелек төзү.

Испания парламентында бу елдан башлап каталан, галисия, баск телендә сөйләшәләр. Мәсәлән, Кастилия яки Арагоннан булган депутатлар үзләренең каталан хезмәттәшләре чыгыш ясаганда колакчын кия. Русия парламенты да шундый булырга тиеш.

Русия думасында милли телләрдә чыгыш ясарга тиешләр, ә урыслар үзләренең хезмәттәшләре татарча, чуашча яки чечен телендә сөйләгәндә колакчын кияргә тиеш. Республикаларда бөтен кешеләр өчен дә белем бирүнең мәҗбүри рәвештә милли телләрдә булуы зарур, бу телләрне белмәгән килеш әлеге республикаларда югары белем алу яки дәүләт хезмәтендә катнашу өчен бернинди мөмкинлек тә булмаска тиеш. Ягъни урыслар цивилизацияле сәяси милләт булырга тели икән, димәк чын Русиянең төрле халыкларының дәүләте булырга тиеш.

Русиянең таркалуы өчен алшартлар булмау турында

— Шуны хәтерләтәсем килә: Русия империясендә һәм Совет берлегендә урыслар этнос буларак күпчелекне тәшкил итмәгән, ә хәзерге Русия Федерациясендә алар халыкның күпчелек өлешен алып тора. Шуңа күрә, минемчә Русиянең таркалуы — шактый бәхәсле әйбер, чөнки үз илеңдә син күпчелекне тәшкил итәсең икән, көн тәртибен дә билгели аласың. Без элекке Совет берлеге халыкларының республикаларының суверенитеты өчен көрәшкән коалициясен дә күрдек. Бу коалиция җиңде, чөнки Русия Федерациясе аңа нәтиҗәле каршы торырга сәләтле түгел иде.

Хәзерге Русия Федерациясенә килгәндә, Русия халыклары коалициясен күз алдына китерсәк тә, ул халыкның 25-30 процентын вәкиллек итәчәк. Һәм Русия Федерациясеннән ниндидер аерылып чыгу булса да, бу моның кадәр тоташ таркалуга китермәячәк. Теге яки бу халык үзенең суверенитетка хокукын дәлилли алса, ил территориясенең ул өлешләре аерылып чыгарга гына мөмкин. Тик бу бары тик моның хакында сөйләшергә, бомбаларга түгел, ә референдумнар үткәрергә әзер булган демократик дәүләттә генә мөмкин хәл.

Шуңа күрә тагын бер әйтәм, Русиянең таркалуына караганда мин Русия эчендә килешүле мөнәсәбәтләрне ныграк күз алдына китерә алам. Утыз ел элек Татарстан республикасы Русия Федерациясе белән килешү төзеде. Бу килешүне Казан түгел, Мәскәү салып таптады. Бу Мәскәү белән нәрсәдер турында килешү — үзеңне хөрмәт итмәү икәнлеген тагын бер ачык күрсәтте.

Татарстаннан читтәге татарлар һәм аларның республика бәйсезлегенә мөнәсәбәте турында

— Без сезнең белән Татарстан турында сөйләшәбез һәм Татарстан халкының үз дәүләте булуга лаекмы дигән сорау туарга мөмкин. Әйе, әлбәттә. Тик әлеге дәүләттән читтә таралып урнашкан һәм татар милләтенең күпчелеген тәшкил итүче күп санлы татарлар белән нәрсә булачак? Алар татар халкы ташлап киткән дәүләт чикләрендә ничек яшәячәк? Бу да зур сорау.

Ничек кенә сәер булмасын, Татарстаннан читтә, тик Русия Федерациясенең үзендә яшәүче күп татарлар Татарстан бәйсезлеге тарафдарлары булмаска да мөмкин - бу да сәяси процессларга йогынты ясый ала.

Без хәзер моны Русиядә яшәүче украиннардан да күрәбез. Бәхеткә, бу украиннар Украинаның үзендәге украиннар арасында беркайчан да күпчелекне тәшкил итмәгән, тик алар һәрчак күп булган. Ә хәзер исә, сугыш башлангач без бу кешеләрнең үз халкының фаҗигаи чорында да ничек дәшмәвен, ничек итеп урысларга әйләнүен күзәтә алабыз.

Русия халыклары белән булып яткан хәлләргә кем гаепле?

— Халык милли азчылыкны тәшкил итә икән, бу очракта "халык үзе гаепле" дип әйтү гадел булмас иде. Русия Федерациясендәге халыкның күпчелеге — урыслар, алар салым түли, алар үз дәүләтенең акчаны нәрсәгә тотачагын хәл итә. Әгәр алар азчылыкны тәшкил итүче башка халыкларга битараф икән, әгәр алар бу халыкларга үзләренең сәясәт һәм цивилизация турындагы карашларын мәҗбүриләп тага икән, моның өчен бу халыклар түгел, ә алар җавап бирә.

Чөнки нормаль дәүләт акчасын азчылыкны тәшкил итүче халыкларның мәдәниятен үстерүгә тотарга тиеш булыр иде.

Мисал китерим. Күптән түгел Швейцариядә референдум булды, анда Швейцария халыкларының ана телләрендәге дәүләт телевидение тапшыруларын финанслауны киметү мәсьәләсе күтәрелде. (Референдум 2018 елның 4 мартында узды - ред.). Тәкъдим итүчеләре: "Гафу итегез, ә нигә әле без салым түләүчеләрнең акчаларын бирергә тиеш ди, бездә алман, француз һәм италиан телендә сөйләүче зур һәм уңышлы эшләп килүче шәхси теле-радио ширкәтләр дә бик күп", диде.

Референдум барып чыкмады. Моңа каршы чыгып тавыш бирүчеләр беләсезме нәрсә диде? "Әгәр каршы тавыш бирсәк, ретороман телендә телевидение тапшырулары юкка чыгачак", диде. Бу илдә ретороманнар, шушы телдә сөйләшүчеләр нибары 2-3% кына, алар үзләренең телевидение тапшыруларын , газетларын, радиосын, мәктәпләрен үзләре финанслый алмаячак. Медиа юк икән — тел дә юк. Граубюнден кантонына баргач ресторанга кергән идем, менюны ачып карасам — бөтен меню ретороман телендә язылган. Урамнан барам — анда кешеләр ниндидер җирле үзидарә очрашуына җыелган, бөтенесе ретороман телендә сөйләшә. Ничек уйлыйсыз, нигә? Чөнки аларның алман яки француз телендә сөйләшүче ватандашлары аларны уйлый. Бу ватандашлары Швейцариянең болай да зур салымнары өстенә дәүләт телевидениесе һәм радиосы яшәсен өчен өстәмә акчалар түләргә теләмәскә тиеш иде. Тик алар ретороманнарга сакланып калсыннар өчен булышырга тели.

Ә хәзер урысларга карагыз. Алар татарларга, башкортларга сакланып калсыннар өчен ярдәм итәргә телиме?

Русия халыкларына милли үзенчәлекне ничек саклап калырга?

— Милли үзенчәлекне түгел, милли горулык хисен саклап калырга. Миңа — чыгышым белән яһүд булган кешегә ышаныгыз. Бездә бер мәсьәлә гел кискен тора: әгәр без милли үзенчәлегебездән, мәдәни үзенчәлегебездән баш тартабыз икән, үзебезнең горурлыктан да баш тартабыз дигән сүз. Һәм мин гел күреп тордым, Русиядә халыкларның һәрчак нәкъ менә "үз-үзеңне хөрмәт итү" хисен гел бастырырга тырыштылар. Аларның тарихи казанышларын да, мөмкинлекләрен дә күрмәделәр. Бактың исә якут киносы феномены бар икән, дип гел гаҗәпләнделәр. Нишләп әле якут киносы Үзәк Русиядә төшерелгән кинодан начаррак булырга тиеш ди? Бу каян чыккан шаблон? Дагыстанда искиткеч поэзия бар икән. Ә нишләп булмаска тиеш? Нәрсә соң бу? XXI гасырда бу нинди колонизаторлык фикер сөреше?

Үз-үзеңне хөрмәт итү хисе кешеләргә, беренче чиратта яшьләргә урыс булырга омтылмаска мөмкинлек бирәчәк. Үз халкыңның саклануга һәм үсешкә хокукын яклау — миңа калса кеше җанының табигый ихтыяҗы. Җансыз яшәүдән ни мәгънә соң?

Кем гаепле дисезме? Дәүләт телне өйрәнергә рөхсәт итми икән кем гаепле була соң? Шул ук вакытта башка дәүләтләр моның белән бик кызыксынмаса кем гаепле?

Путиннан соң Русияне нәрсә көтә?

— Путиннан соң Русияне аның Федераль иминлек хезмәтеннән соң киләчәк дәвамчысы режимы көтә. Путиннан соң Путин булачак. Ләкин әгәр чекист режимы җимерелсә, бу очракта цивилизациянең төрле борылышлары булырга мөмкин, без алар турында әле фаразлый да алмыйбыз.

Язманың оригиналы: "Idel.Реалии"

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG