Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Урыс теленә — өстенлек. Сәяси вазгыять кискен үзгәрмичә алга китеш була аламый"


Казанда урыс телен яклау чарасы, архив фотосы
Казанда урыс телен яклау чарасы, архив фотосы

Русиянең яңа тел сәясәте концепциясендә урыс теле башка телләрдән өстен тора дип күрсәтелгән. Белгечләр монда урыслаштыру сәясәтен дә күрә.

Русия хөкүмәте дәүләт тел сәясәте концепциясен раслады. Әлеге документны биш ел көттеләр. Мондый концепцияне Русия президенты Владимир Путин әле 2019 елда ук әзерләргә кушкан иде. Ул 2020 елның 15 августына әзер булырга тиеш иде. Тик расланган версиясе күптән түгел генә барлыкка килде.

Бу документка фикер белдереп Русия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко аны раслау алдыннан бөтен нигезләмәләре турында да фәнни-белгечләр җәмгыяте белән җентекләп, озаклап фикер алышулар булды, диде.

Русия мәгариф министры Сергей Кравцов бу документ "дәүләт теле буларак урыс теленең аерым миссиясен чагылдыра", "Русиядәге башка бөтен телләрне яклау чараларын да билгели", дип әйтте.

Азатлык Русия дәүләт тел сәясәте концепциясен өйрәнде һәм белгечләр белән сөйләште.

УРЫС ТЕЛЕ СТАТУСЫ

Концепциядә урыс теленә аерым статус бирелгән. Ул "дәүләт коручы халык теле", "русия милләтенең берлеген һәм дәүләтнең бердәмлеген тәэмин итүче тел", "Русия халыкларының тигез хокуклы күпмилләтле берлегенә керүче тел", "милләтара аралашу теле" дигән статуска ия дип язылган. Шулай ук урыс телен чит тел сүзләреннән чистарту турында да әйтелгән.

Урыс булмаган башка телләр мондый төшенчәләр белән аңлатылмый. Концепциядә алар икегә бүленә: "Русия республикаларының дәүләт телләре" һәм аерым җирлекләрдә халыкның "рәсми аралашу теле".

"ТЕЛЛӘРГӘ КУРКЫНЫЧ ЯНАВЫ ТУРЫНДА БЕРНИ ӘЙТЕЛМӘГӘН"

Концепциядә Русиядәге телләрнең бүгенге хәле турында язылган. Документта әйтелгәнчә, хәзерге вакытта Русиядә 155 тел бар: аларның 34е — республикаларның дәүләт телләре (бу исәпкә татар һәм башкорт теле дә керә), 40 тел — аерым җирлектә яшәгән халыкларның рәсми аралашу теле.

Концепциядәге саннарга караганда, 2022 елда Русиядә мәгариф өлкәсендә 74 тел кулланылган. Белем алу теле буларак мәктәпләрдә — 10 тел, балалар бакчаларында — 46 тел кулланылган.

2022 елда газетлар — 53 телдә, журнал, җыентык һәм бюллетеньнәр — 31 телдә, китап һәм брошюралар — 69 телдә нәшер ителгән. "Россия-1" федераль телеканалы 50 телдә програмнар эшләве, кайбер республикаларда дәүләт телендә үз телеканналлары (мәсәлән, ТНВ һәм БСТ) булдырылуы әйтелгән.

Шул ук вакытта мәктәпләрдә туган телләрдә ничек укытылуы, соңгы елларда аларның күпмегә кимүе, милли мәктәпләрнең саны турында мәгълүмат китерелми.

Русиядә телләрнең юкка чыга бару сәбәпләре дә китерелгән. Бу — ХХ гасырның икенче яртысында дөнья икътисадының фәнни-технология үсеше кичерүенә, глобальләшүгә, авыллардан күчеп утырган буыннар арасындагы мөнәсәбәтләр бозылуга бәйле, дип аңлатылган.

Концепциядә төп игътибар урыс теленә бирелгән, "асаба халыкларының телләренә куркыныч янавы турында бер сүз дә әйтемәгән", дип саный Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгышның асаба халыклары белгече Варвара Коркина. Концепция турында ул Arctida платформасында язып чыкты.

— Русия хөкүмәте урыс теленә куркыныч яный дигән идеяне актив алга сөрә, — дип яза ул. — Хәзерге вакытта Русия халыкларының туган телләре белән эшләү сүзлек, дәреслекләр язу һәм мониторинг үткәрүдән гыйбарәт. Тел яшәсен өчен анда сөйләшү кирәк.

Аныңча, асаба халыкларының телләрен торгызуның уңышлы тәҗрибәсе Яңа Зеландиядә тормышка ашырыла. Анда маори халкы теле дәүләт статусына ия. Телне торгызуда мәгарифкә игътибар бирелә ди ул. Русиядәге тел концепциясендә исә бу юк.

— Арктика халыклары телләрендә чираттагы дәреслек яки әкият бастыру белән телне бары китап битләрендә генә сакларга була, — дип өсти Коркина.

УРЫС ТЕЛЕНӘ — ИМТИХАН, БАШКАЛАРГА — "МӨМКИНЛЕККӘ КАРАП УКЫТУ"

Концепциядә аны тормышка ашыру нәтиҗәлеге ничек билгеләнәчәге турында аерым күрсәткечләр китерелгән. Бу өлештә Русиядә урыс теле һәм башка телләргә булган мөнәсәбәтне күрергә була.

Урыс теле үсештә булсын өчен төп күрсәткеч дип урыс теленнән бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) уңай билгегә тапшыручыларның саны артуы күрсәтелгән. Шулай ук урыс теленнән БДИның уртача баллы да үсәргә тиеш диелгән.

Урыс булмаган телләрдә имтихан тапшыру кебек таләпләр куелмый. Русия халыклары телләрен мәктәпләрдә укыту булырга тиешлеге язылса да, аларның саны артырга тиешме, юкмы икәнлеге әйтелмәгән.

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә милли телнең укытылуы "мәгариф системының мөмкинлегенә карап" оештырыла ала диелгән. Белем бирү оешмаларында милли төркемнәр булдыру да "ата-аналарның гаризасы" һәм "мәгариф системының мөмкинлегенә карап" эшләнә ала дип язылган.

— Дәүләт йомгаклау аттестациясендә урыс теле белән беррәттән туган телләр дә булырга тиеш, аларның нәтиҗәсен, урыс теле имтиханы кебек, уку йортына укырга кергәндә исәпкә алырга кирәк, — дип белдергән иде ел башында бу концепциянең расланмаган өлгесе турында мәгариф белгече Марат Лотфуллин "Бизнес Онлайн"га.

Социолингвист Влада Баранова сүзләренчә, концепциядә туган телләрне бары предмет буларак өйрәнү генә күзалланган.

— Башка фәннәрне туган телдә өйрәнүче укучылар санын арттыруны концепция авторлары өстенлекле бурыч дип санамый, — ди ул.

Баранова да урыс булмаган халыклар телләренә имтихан тапшыру бурычы йөкләнмәвен әйтә.

Концепциядә сүзлекләр, грамматика белешмәләре нәшер итүгә зур игътибар бирелгән. "Милли сүзлек фонды" федераль мәгълүмат системы булдыру каралган. Урыс телен укыту сыйфатын арттыру өчен белгечләр әзерләү системын үзгәртү кирәклеге әйтелгән.

Урыс булмаган халыклар телләре өчен яңа укыту-методик комплекслар эшләнәчәге язылган. Урыс теле һәм Русия халыклар телләреннән белгечләр әзерләргә кушылган.

Туган телләрдә әдәбият, матбугат һәм медиа, теле-радио тапшырулар, кино һәм видеоязмалар эшләнергә тиеш диелгән.

"БУ МИЛЛИ РЕСПУБЛИКАЛАРНЫ АЛГА ТАБА УРЫСЛАШТЫРУ ӨЧЕН БАЗА"

Шул ук вакытта концепциядә телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү өлкәсендә дәүләт програмы юклыгы әйтелгән. Телләр сәясәтен алып баруда федераль дәүләт органы булмавы да ассызыкланган.

Документ нигезендә Русия халыклары телләрендә әдәбият чыгару, тәрҗемә эшен җайлау, телләрне саклау һәм үстерүдә фәнни тикшеренү өчен финанслар бүлү, белгечләр әзерләү, матбугат чыгару, мәгариф системын камилләштерү өчен шартлар тудыру кирәклеге әйтелә.

Хәзер концепцияне тормышка ашыру чараларының планын әзерләргә кушылган. Русия Думасының милләтләр эшләре комитетында бу темага утырыш 29 июльгә билгеләнгән.

Концепциядә тел өлкәсендә кешегә тигез хокуклар һәм ирек бирелергә тиеш диелгән. Республика дәүләт телләрендә һәм башка телләрдә белем алуда шартлар тудыру турында да язылган.

Коми республикасындагы Komi Daily басмасына нигез салган милли активист Валерий Ильинов документның нәтиҗәле тормышка ашуына шикләнә. Соңгы елларда коми телен үстерүдә нәтиҗәле эшләр башкарылмады ди ул.

— Кызганыч, телгә бәйле актив һәм нәтиҗәле проект булуын искә төшерә алмыйм. Аерым тәкъдимнәр бар, ләкин алар күбрәк мәдәнияткә кагыла. Телне коми халкы күпләп яшәгән авыл җирлекләрендә кулланалар. Сыктывкарда районнардан килүчеләрдән коми телен ишетергә була. Хәзер яшьләр шәһәрдә коми телендә сөйләшергә бик оялмый башлады диләр — бу шатландыра, — диде ул.

Аныңча, концепциядә урыс теленә, башка телләргә караганда, өстенлек бирелгән.

— Бу концепциядә бернинди яңалык та юк, — ди Калмыкстан юристы, Ойрат-калмык халкы конгрессы әгъзасы Даавр Дорҗин. — Документта буш сәяси белдерүләр һәм милли республикаларны алга таба урыслаштыру өчен база арасында баланс ясалган.

— Ойрат-калмык телендә һәм башка туган телләрдә барган яхшы тәҗрибәләр нигездә активистлар эше хисабына башкарыла. Бүген Русия хакимияте аларны "экстремизм", "сепаратизм" һәм сугышка каршы фикерләре өчен эзәрлекләгән вакытта уңай үзгәрешләргә ышану кыен. "Күпмилләтле халык" дигән кыйммәтләр турындагы гомуми сүзләр белән күпме генә концепция язсалар да, сәяси вазгыять кискен рәвештә үзгәрмичә, әйтик, төбәкләр бәйсезлек алмыйча, алга китеш була алмый, — дип саный Дорҗин.

  • Татарстанда 90нчы еллар башыннан бирле татар телен милләтләре нинди булуга карамастан бөтен балаларга да укыттылар. Татарстан Конституциясенә ярашлы республикада татар телен дә урыс теле дә - дәүләт теле. Республиканың дәүләт телләре турындагы канунында каралганча, дәүләт телләрендә белем тигез күләмдә бирелергә тиеш. Әмма 2017 елдан башлап бу үзгәрде.
  • 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымыннан соң ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • Татар теленә булган һөҗүмнән соң, татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр саны кискен кимеде. Ул вакытта имтиханны 74 бала биргән булса, быел татар теленнән Бердәм республика имтиханын 7 укучы тапшыра диелде.
  • 2020 елда Русия Конституциясендә урыс теленә "дәүләт коручы халык теле" статусы бирелде. Ул милли җәмәгатьчелектә ризасызлык уятты.
  • Быелның 9 маенда Русия президенты Владимир Путин "дәүләт корган урыс халкының тарихына" аерым игътибар бирергә кушкан фәрман имзалады.
  • 2023 елның сентябрендә Татарстанның яңартылган дәүләт милли сәясәте програмыннан "татарстанлы" үзбилгеләнүе алып атылды, республика ватандашлыгы төшенчәсе дә юкка чыкты. Хәзер республика хакимиятенең төп максаты — "гомумрусия ватандашлыгы һәм үзбилгеләнүен, күпмилләтле Русиянең бердәмлеген куәтләү".
  • Тарихчы Дамир Исхаков "татарстанлы" үзбилгеләнүе Мәскәү басымы астында бетерелә дип саный. Бу — Русиядәге империячел сәясәтнең чагылышы ди. Ул этнолог Валерий Тишковның "россиян милләтен" төзү идеясе тормышка ашырылуы, федерализмның соңгы кыйпылчыклары юкка чыгуы турында Азатлыкка сөйләде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG