Бөтенрусия дәүләт телевидение һәм радио ширкәтенең (ВГТРК) хәрби хәбәрчесе Александр Сладков "Ваши новости" тапшыруында Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаган мәлләрдә Русия хәрбиләренең начар тәэмин ителүен тәнкыйтьләгән. Русияләр аннан-моннан бирелгән хәрби киемнәр һәм иске каскалар киеп, Икенче дөнья сугышыннан калган өч сызыклы винтовкалар (Мосин винтовкалары) тотып сугышкан иде, дип сөйләгән ул. Моңа "Осторожно Новости" Telegram-каналы игътибар иткән. Канал Сладковның сөйләгәннәреннән видео да чыгарды.
Пропагандачы әйтүенчә, Русия гаскәре Украинага әзерлексез килеш бәреп кергән. Сугышчыларга экипировканың бер өлешен генә бирәләр иде, ә калганын алар үз акчаларына сатып алды, ди ул. "Менә камуфляжның чалбары, ә бишмәтен үзең сатып алырсың", дип сөйли видеода Сладков.
Шулай ук ул Русия хәрбиләренә бирелгән аяк киемнәренең сыйфаты начар булганга күрә, украин хәрбиләренең мәетеннән аяк киемнәрен салдырып алырга туры килә иде ди.
Журналист Анна Долгарева Сладков сугыш башында Мосин винтовкаларын "хәрби антиквариат", ә тимер каскаларны ышанычлы дип мактаган иде ди.
Былтыр көз көне Сладков мобилизация игълан ителгәннән соң хәрби җитәкчелекне тәнкыйтьләгәнгә үзенә каршы "гаскәрне кимсетү" турында җинаять эше ачарга теләүләрен сөйләгән иде, дип искәртә "Осторожно Новости". Җинаять эшен ВГТРК баш мөдире белән президент хакимияте тыкшынгач кына ачмый калулары әйтелә.
- Русиядә сугышка киткән ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Мобилизация вакытында да алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
- Хәрбиләрне, шул исәптән мобилизацияләнүчеләрне тәэмин итү Русия саклану министрлыгына карый. Моны муниципалитетларга төшерү Конституциягә каршы килә ди Transparency International оешмасының Русия бүлеге җитәкчесе Илья Шуманов.
- Русия түрәләре "армия тиешенчә тәэмин ителгән" дип кабатлап тора. Ә халык сугышка киткәннәргә һуманитар ярдәм җыеп җибәреп торудан туктамый: эчке киемнәрдән алып, бронежилетларга кадәр җыялар. Хәтта мәктәп укучыларын да ятьмәләр бәйләргә җәлеп иттеләр.
- Былтыр август аенда Башкортстанның Сибай шәһәре хакимият башлыгы Азамат Юлдашбаев Украинага һөҗүмдә катнашучы хәрбиләргә җибәрү өчен халыктан утлы корал җыя башлаган иде. "Сугышчыларыбыз сораганга, сивил кулланылыштагы шома көпшәле коралларны җыюны игълан итәбез (күп зарядлы мылтык, карабиннар). 12 калибрлы булса әйбәт, аларга ядрәләр дә кирәк", дип мөрәҗәгать итте ул халыкка. Түрә әйтүенчә, бу корал пилотсыз очкычларга каршы нәтиҗәле кулланыла.
- 2024 елның маеннан декабренә кадәр русияләр "махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен" үзләренең 4,3 меңнән артык шәхси коралын тапшырган.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум