Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Пһеньянга сәфәре алдыннан Төньяк Кореяне сугышта ярдәм итүе өчен мактаган


18-19 июньдә Путин Төньяк Кореядә булачак. Узган елның көзендә Ким Чен Ын Русиягә килгән иде, Путинның сәфәре моңа җавап булачак. 

Пһеньянга Русия президенты Владимир Путин килер алдыннан, Төньяк Кореянең "Нодон синмум" рәсми газеты ул язган мәкаләне чыгарган. Бу мәкаләдә Путин Төньяк Кореянең "Русия уздыра торган махсус хәрби операциягә" (ягъни Украинадагы сугышка) " ныклы ярдәмен" Мәскәүдә "югары бәялиләр" дип белдергән.

Мәкаләнең урыс телендәге тексты Кремль сайтында чыкты. Ул "Русия һәм Төньяк Корея: еллар аша дуслык һәм хезмәттәшлек традицияләре" дип атала.

Путин "яхшы тарихи традицияләр" турында яза, аерым алганда Совет берлегенең Икенче дөнья сугышыннан соң Корея төньягында урнашкан коммунистик режимны ныгытуга ярдәм итүе" турында.

"1950-1953 елларда Ватанны азат итү сугышының авыр вакытында Совет берлеге Төньяк Корея халкына ярдәм кулы сузган, аның бәйсезлек өчен көрәшен хуплаган", дип яза Путин.

Төньяк Кореянең Көньяк Кореяга һҗүменнән соң башланган Корея сугышы турында сүз бара. Ул чакта Көньяк Кореяга АКШ җитәкчелегендә БМО мандатлыгына ия халыкара гаскәрләр ярдәмгә килә.

Төньяк Корея ягыннан хәрби хәрәкәтләрдә кытай хәрбиләре катнашкан, Совет берлеге дә зур ярдәм күрсәткән. Сугыш тынычлык белән тәмамланды, ул әле дә сакланып кала.

Төньяк Кореянең элекке лидерлары Путин мәкаләсендә "күренекле дәүләт эшлеклеләре һәм Русия халкының дуслары" дип аталган. "Төньк Кореянең хәзерге җитәкчесе иптәш Ким Чен Ын үзенә кадәр булган җитәкчеләр алган юнәлештән тайпылмый", дип искәртә Путин.

Алга таба ул АКШны тәнкыйтьли, кушма штатлар дөньяга "глобаль неоколоникаль диктатура"ны көчләп такмакчы була, ди. Путин Украинадагы сугышта Көнбатышны гаепли һәм халыкара аренада Русия белән Төньяк Кореянең карашлары якын дип искәртә.

"Русия Төньк Кореягә һәм батыр корея халкына мәкерле, куркыныч һәм агрессив дошманга каршы торуда ярдәм итте һәм ярдәм итәчәк тә", дип яза Путин.

Мәкаләдә ике илнең хәрби хезмәттәшлеге турында турыдан-туры әйтелми.

  • 18-19 июньдә Путин Төньяк Кореядә булачак. Узган елның көзендә Ким Чен Ын Русиягә килгән иде, Путинның сәфәре моңа җавап булачак.
  • Көньяк Корея һәм Көнбатыш илләре ышандыруынча, узган ел Төньяк Корея Украинадагы сугышта куллансын өчен Русиягә кораллар һәм сугыш кирәк-яраклары сата башлаган.
  • Бу Төньяк Кореяга кертелгән халыкара чикләүләрне бозу булып тора, Русия аларны үтәргә тиеш иде.
  • Мәскәүдә һәм Пһеньянда корал бирү-алуны кире кактылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG