Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы вазифасына кереште


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Хәбиров биш елга сайланды. Ул алдагы биш елда Башкортстан хакимиятенең иң төп бурычы – "Русия президенты Владимир Путин куйган дәүләт максатларына ирешү", дип белдерде.

Бүген, 12 сентябрьдә Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы вазифасына кереште. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов аңа Башкортстан башлыгы таныклыгын тапшырды, дип җиткерә "Башинформ".

Хәбиров башкорт һәм урыс телләрендә ант китерде. Башкортстанның күп милләтле халкына хезмәт итәргә, кеше хокукларын сакларга, Башкортстан конституциясен үтәргә вәгъдә итте.

Үзенең чыгышында Путинга рәхмәт укыды, "ул миңа ышаныч күрсәтте һәм Башкортстан башлыгы вазифасына баруымны хуплады", диде.

Хәбиров биш елга сайланды. Ул алдагы биш елда Башкортстан хакимиятенең иң төп бурычы – "Русия президенты Владимир Путин куйган дәүләт максатларына ирешү", дип белдерде. "Иң мөһиме – кешеләр", дип искәртеп, республикадагы дүрт миллионнан артык кешенең сәламәтлеге һәм яхшы тормышы өчен җаваплы булуларын искәртте.

Хәәбиров әйтүенчә, хәзерге вакытта республикада көтелгән гомер озынлыгы 73,2 ел, "тик без 78 яшькә кадәр яшәргә тиеш, уртача гомер озынлыгы шундый булырга тиеш", диде ул. Әмма кешеләрнең "тормыш сыйфаты" артсын өчен икътисад та ныгырга тиеш диде.

Шул ук вакытта Башкортстан башлыгының вазифасына керешүе тантанасына Украинадагы сугышта катнашучылар да килгән. Хәбиров аларга да рәхмәт әйткән.

"Мин монда сөйләгән бөтен әйберләр – икътисадны ныгыту, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык – болар барысы да илебез һәм республикабыз алдында торган төп бурычны хәл итү өчен хезмәт итәргә тиеш", дигән Хәбиров һәм төп бурыч дип – Украинага һөҗүм итүгә ярдәмне атаган. Бу сугышка Башкортстан "лаеклы өлешен кертә" дигән. Республиканың сугышка 130дан артык һуманитар кәрван җибәрүен дә искәрткән.

Башлык юл төзелеше, мәдәният, спорт һәм мәгариф өлкәсендә дә бурычлар куйган.

Украинадагы сугышка барырга теләүче "ихтыярилар" санының артуын әйтсә дә, Хәбиров бу чыгышында республикадан ничә кешенең һәлак булуы турында саннар китермәде.

"Медиазона" белән BBC мәгълүматынча, Украинада һәлак булучылар саны ягыннан Башкортстан беренче урында тора. Алар арасында аеруча ихтыярилар нык күп диелә.

Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Башкортстаннан – кимендә 2879 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми – чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

  • 8 сентябрьдә Башкортстанда сайлаулар тәмамланды. Ул көтелмәгән нәтиҗәләр алып килмәде. Башкортстан башлыгын сайлауда Хәбиров 80,21% тавыш җыйды. Бу хәтта хакимият яклы сораштырулардан да күбрәк процент булды.
  • Сайлаулар буенча бәйсез эксперт Ренат Факиев Радий Хәбировны республиканың легитим җитәкчесе дип атау мөмкин түгел дип белдерде. "Безнең мәгълүматларга күрә, сайлауда катнашучылар саны да, Хәбировка бирелгән тавышлар саны да якынча ике тапкыр арттырылган. Аның чын күрсәткече — 80% түгел, 40% тирәсе, — дип аңлатты ул.
  • "Башкорт милли сәяси үзәге"нә нигез салган сәяси мөһаҗир Руслан Габбасов та Радий Хәбировны "ялган хаким" дип белдерде. Сайлауда КПРФтан Артур Шәйнуров җиңде, дип саный ул. Габбасов фикеренчә, Хәбировка "тавышларны урлаучы"га, "җинаятьче"гә кебек караш булырга тиеш. Ул "бу режимның соңгы сайлавы" булды дип саный.
  • Моңа кадәр Владимир Путиннан берничә тапкыр Хәбировны вазифасыннан җибәрүне сораганнар иде.
  • Мәсәлән, Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсендә активист Фаил Алсыновның җинаять эше каралган утырыш төгәлләнгәннән соң, аны хуплау өчен җыелган кешеләр Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырды.
  • Бу мөрәҗәгатьтә алар республиканың күпмилләтле халкы исеменнән Башкортстан башлыгы Радий Хәбировтан канәгатьсезлек белдерә, аны "республикадагы вазгыятьне тотрыксыз итә", ди.
  • Былтыр ноябрь ахырында да Башкортстанда яшәүчеләр Путиннан Хәбировны вазифасыннан алуны сорады. "Башкортстанның күп милләтле халкы" исеменнән яздырылган видеода "Радий Хәбировка җитәкче буларак бөтенләй ышанмаулары, аның Башкортстанда яшәүче халык мәнфәгатьләренә каршы эш итүе" әйтелә.
  • Сентябрьдә Башкортстанның элекке түрәсе Диләрә Гундорова да Радий Хәбировны республика башлыгы вазифасыннан читләштерүне сорап, Русия президентына мөрәҗәгать язган иде.
  • Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Хәбиров идарә иткән чорда "Башкортстанның хокукый нигезе – халыкның илдәге дәүләт институтларына ышанычы какшый", "коррупцион күренешләр үсеше өчен шартлар тудырылган", "кайчандыр чәчәк аткан Башкортстан реаспубликасы социаль деградация һәм социаль низаг чигендә тора".
  • Шул ук вакытта Башкортстанда яшәүчеләр Хәбировны сугышка җибәрү турында петиция имзалады. Хат авторы Хәбировны Русия кораллы көчләре сафына алып, Украинадагы сугышка җибәрергә тәкъдим итте. Сугыштагы башкортстаннарны "хуплавын үз үрнәгендә күрсәтсен", ди ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG