Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдин: Урыс теле мөселманара аралашу теленә әверелде


Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин

Аныңча, мәчетләрдә бүген ислам нигезен генә түгел, урыс телен дә өйрәнергә була.

Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин урыс теле мөселманнарның аралашу теленә әверелде дип белдерде. Бу хакта ул бүген Казанда узган "Рухи ефәк юлы: Зур Евразия киңлегендә дини кыйммәтләрнең мәгънәсе" дип аталган V Халыкара фәнни-илаһият конференциясендә чыгыш ясаганда әйтте.

— Кайбер мөселманнар өчен мәчетләр мәдәният һәм мәгърифәт үзәкләре булып тора, алар анда ислам нигезләрен генә түгел, русия мөселманнары гореф-гадәтләре, безнең күпмилләтле ил тарихы белән таныша ала, бүген Русиядә мөселманара аралашу теленә әверелгән урыс телен ишетә һәм өйрәнә ала, — диде ул.

Мөфти Русияне православ һәм мөселман милләтләренең берлеге дип атады. Ул Русия президенты Владимир Путинның "традицион кыйммәтләр" сәясәтен хуплавын әйтте. Аныңча, мәчетләрдә нәкъ шул кыйммәтләр алга сөрелә һәм ят идеологиягә каршы көрәшү бара.

Русиянең тышкы сәясәте мөслеман дөньясында "икеле стандартларны, икейөзлелекне, диктатны, неоколониализмны кире кагучы" ил буларак кабул ителә, дип өстәде ул ахырдан.

Русиянең Украина җирендә баскын сугыш алып баруын дин әһелләренең күпчелеге, шул исәптән мөфти Равил Гайнетдин баштан ук хуплап килә.

Шул ук вакытта сугыш башлану белән Русиядә мәчетләргә басым башланды. Моңа кадәр Мәскәү һәм Мәскәү өлкәләрендәге гыйбадәт йортларына куәт оешмасы вәкилләре даими рейдлар үткәрде. Вакытлыча ябылып торган Мәскәүнең Южное Бутово районында урнашкан гыйбадәт йорты имамы Марат Алимов сүзләренчә, Украинага каршы сугыш башланганнан соң, илдә шовинизм, милләтчелек көчәюе күзәтелә.

Русиядә мөслимәләргә никаб киюне тыярга телиләр. Моны күпчелек мөфтиләр хуплады, Татарстан белән Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Диния нәзарәте каршы чыкты.

Хәзер Русиянең күпчелек мәчетләрендә, шул исәптән Равил Гайнетдин мөфтиятенә караган гыйбадәт йортларында вәгазьләр урыс телендә алып барыла. Былтыр Татар дин әһелләре җыенында (анда Равил Гайнетдин дә катнашты) Казанның Меңъеллык мәдрәсәсе мөдире Ильяс Җиһаншин "татарлар салган мәчетләрдә ана телендә вәгазьләрне сөйләүне, аралашуны бетерсәк, бераздан татар имамнары аннан кысрыклап чыгарылачак", дип кисәткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG