2024 елда Русиядә чит ил машиналарына алмаш өлешләр уртача 50 процентка кыйбатланган. Бу хакта "Известия" басмасына JVO аналитик ширкәтендә хәбәр иткәннәр.
Бәяләр аеруча да Европа машиналарына: Mercedes, BMW, Volvo, Skoda, Audi һәм Volkswagen кирәк-яракларына арткан. Чикләүләр аркасында алмаш өлешләрне кайтарту һәм аларны түләү кыенлаша гына бара, диелә язмада. Бәяләр артуга рубльнең арзанаюы һәм инфляция дә сәбәпче. Логистика белән проблемнар аркасында машиналарны төзәтү дә озагракка сузыла, шулай ук Каско кыйбатлана, диелә.
Басма язуынча, бер зур маркетплейста оригинал алмаш өлешләр 50-80 процентка кыйбатланган, ә аларның Төркия, Кытай һәм Кореядә җитештерелгән аналогларына бәяләр 25-40 процентка арткан.
Аеруча электрон җиһазлар, мәсәлән камералар, датчиклар һәм идарә итү җиһазлары кыйбатланган, кайберләре ике тапкырга диярлек. Икенче урында моторның өлешләре: ягулык насослары, турбиналар — алар уртача 1,5 тапкырга кыйммәтләнгән. Өченче урында: тәгәрмәч дисклары.
JVO белешмәләренчә, Mercedes (Германия) өчен кирәк-яраклар 50-75 процентка кыйбатланган. Икенче урында — BMW (Германия), аңа да бәяләр шул тирә арткан. Өченчедә Volvo (Швеция).
- Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлагач, АКШ, Европа, Тайвань кебек илләр Русиягә карата технологик чикләүләр кертте. Европаның күп кенә ширкәтләре үзләре дә Русия базарына машина китермәячәген, Русиядә үзләре китергән детальләрдән машина җыюны туктатачагын игълан итте.
- Шул ук вакытта Русиянең үзенеке саналган машиналарны җитештерү дә тулысынча диярлек туктап калачагы ачыкланды. Русия машиналары саналсалар да, аларның шактый детальләре читтән китерелүе турында күпләр беренче тапкыр ишетте.
- Татарстанда машина базары үзгәрде, халык йә тотылган, йә кытай машиналарына күчте.
- 2023 елда Русиядә машиналарның уртача бәясе 1,5 тапкырга үскән иде.
- 2023 елда Русиядәге автомобильләр "картаюы" дәвам иткән. Хәзер аның уртача яше 12-15 елга җиткән, дип исәпли Gruzdev-Analyze аналитиклары.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум