Accessibility links

Кайнар хәбәр

2023 елда тукталган "Ана теле" онлайн мәктәбе быел яңадан эшли башларга мөмкин


"Ана теле" онлайн мәктәбе күренеше
"Ана теле" онлайн мәктәбе күренеше

Хәзер системны яңарту бара, сынаулар үткәрелә, диелә.

Татар теленә читтән торып өйрәтүче яңартылган "Ана теле" онлайн мәктәбе 2025 елның көзендә үз эшен торгызырга мөмкин. Бу хакта Татарстан мәгариф министрының урынбасары Миңзәлия Закирова Казанда узган асаба халыклар телләренең халыкара унъеллыгына багышланган киңәшмәдә белдергән.

— Системны яңарту эше бара. Ул сервисны яхшырту һәм куллану тәҗрибәсен камилләштерүгә юнәлдерелгән, — дигән ул.

Аның сүзләренә караганда, яңартылган онлайн-платформа Русия програмы нигезендә эшләнә. Хәзерге вакытта сынаулар үткәрелә.

"Ана теле" 2025 елның өченче кварталында эшли башлар дип көтелә.

Онлайн мәктәп 9 дәрәҗәдән торачак. Анда барлыгы 288 дәрес каралган.

Моннан тыш, быел Татарстанда 9нчы сыйныф укучылары арасында туган телдән имтихан бирүчеләр саны 5 меңнән артып китәр дип көтелә, диде Закирова. Былтыр аларның саны 4 мең булган.

Азатлык Радиосы татар телен онлайн рәвештә өйрәнү өчен "Әйдә! Online" порталын алып бара. Анда татар телен үзлектән өйрәнә башлаучылар һәм дәвам итүчеләр өчен дәресләр, аудиокитаплар, кызыклы тестлар һәм башка төрле материаллар тәкъдим ителә.

  • "Ана теле" онлайн мәктәбе Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы белән 2013 елда барлыкка килде. Ул Татарстан хөкүмәте белән English First ширкәре арасында килешү нәтиҗәсендә барлыкка килде. Татарстан финанслаган бу портал телне үзлектән өйрәнү мөмкинлеген бирде.
  • Сайтта 9 тел дәрәҗәсе тәкъдим ителә, һәр дәрәҗәдә 8 бүлек (тема) бар. Порталда шулай ук грамматика тупланмасы, әйтелеш һәм язу лаботаторияләре, онлайн-сүзлек тәкъдим ителә. Һәр дәрәҗәне уңышлы тәмамлау очрагында укучыларга сертификат бирелә.
  • 2023 елның җәендә ул ябылган иде. "Ана теле"н ясаган "ЕF education" ширкәте 2022 елның ахырында ук проектны башка дәвам иттерә алмаячагын җиткергән. Бу Британия ширкәтенең Русиядә эшчәнлегенең кыскартылуы белән бәйле.
  • "Ана теле" онлайн мәктәбе 2024 ел ахырында эшли башларга мөмкин дип хәбәр ителде, ләкин тормышка ашмады. Ул Русия платформасы нигезендә торгызылачак диелде. Проектны яңадан ачу өчен 123,3 млн сум бүлеп бирелүе хәбәр ителгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG