Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов XIII Татар авыллары эшкуарлары җыенында мәктәпләрдә татар телендә укыту оештыру мәсьәләсен күтәрде.
— Әгәр дә без мәктәпләрдә үзебезнең телебездә укыту оештыра алмасак, әлбәттә без үзебезнең милләтебезне югалтабыз, — диде ул.
Аныңча, бүген авылларны саклап калыр өчен эшкуарлар, мәчетләр һәм мәктәпләр ярдәм итә. "Әгәр эшкуар, хезмәт, эш урыны булмаса, авылның киләчәге юк. Әгәр дә авылларыбызда мәчет булмаса, без гореф-гадәтләребезне һәм динебезне ничек итеп саклап кала алабыз?" диде ул.
Тел һәм диннең язмышы "бездән кала беркемгә дә кирәк түгел", дип өстәде Миңнеханов.
XIII Русия татар авыллары эшкуарлары җыены 26-28 февральдә уза. Анда Русиянең 46 төбәгеннән барлыгы 900 татар эшкуары катнаша. Шул ук вакытта утырышта Русиянең Украинадагы сугышын хуплау сүзләре яңгырады. Татар эшкуарлары җитештергән тауарлар күрәзмәсендә хәләл азык-төлек белән беррәттән утлы кораллар да тәкъдим ителде. Күргәзмәдә беренче тапкыр сугышка бәйле зона булдырылган иде.
Моңа кадәр Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республикада соңгы өч ел эчендә 19 татар мәктәбе ябылган диде.
Рәсми саннарга караганда, Татарстанда 610 татар мәктәбе, Русия төбәкләрендә 1100дән артык татар теле укытылган белем йорты бар. Бүген Русиянең 24 төбәгендә татар теле фән буларак укытыла.
• 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы аркасында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды. Татарстанда 90нчы еллар башыннан татар телен барлык балалар да укыды.
• Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
• Татар теленнән чыгарылыш имтиханын тапшыручылар елдан-ел кими. Рәсми саннарга караганда, 2008 елда аларның саны 385 укучы булган. Татар теленә һөҗүм башланганнан соң БРИ тапшыручылар кискен кимеде. Мәсәлән, 2017 елда имтиханны 74 бала тапшырган булса, 2018 елда — 18 укучыга, 2022 елда — бер укучыга калды. Ул вакытта Мәгариф министрлыгы татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар.
• 2024 елда Татарстанда 11 сыйныф тәмамлаучылар арасында татар теленнән һәм әдәбияттан БРИны 7 укучы тапшырды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум