Accessibility links

Кайнар хәбәр

2025 елда Тукай бүләгенә дәгъва итүчеләр билгеле булды


Пермь өлкәсе Барда авылында Габдулла Тукай бюсты
Пермь өлкәсе Барда авылында Габдулла Тукай бюсты

Быел аңа 10 намзәт дәгъва кыла.

2025 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләгенә 10 намзәт билгеләнгән. Бу хакта Интертат хәбәр итә. Бүләккә түбәндәге намзәтләр дәгъва кыла:

  • Рафис Корбанов – "Рафис Корбан шигырьләре" балалар шигърияты җыентыгы өчен;
  • Раниф Шәрипов – "Җомга", "Бөртек-бөртек яктылык" китаплары өчен;
  • Мансур Гыйләҗев – "Словарь любви" пьсалар җыентыгы ("Бичура", "Баскетболист", "Игезәкләр" һ.б.) өчен;
  • "Казанга Тукай кайткан" спектакле иҗат төркеме – Резеда Зәйниева, Айдар Җаббаров, Эмиль Талипов;
  • "Иакинф" балеты иҗат төркеме – Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин;
  • Чулпан Закирова – "Беренче мәхәббәт", "Чегән биюе", "Гарәп биюе", "Сабантуй", "Казан сөлгесе", "Чирмешән кичләре" хореографик композицияләре, "Зәңгәр шәл", "Казан хәзинәсе" музыкаль-хореографик спектакльләре өчен;
  • Георгий Ибушев – югары профессиональ башкару осталыгы, татар классик композиторларының җыр мирасын пропагандалау, шулай ук, татар, шул исәптән, татар-керәшен музыкаль фольклоры; "Тукай моңы" әдәби-музыкаль авторлык кичәләре циклы; "Рәхмәт сиңа", "Балачакны сагынып", "Рәшә чыңы" шигырь җыентыклары өчен;
  • Юрий Гвоздь – "Поэт на все времена", "Возвращение памяти", "Духовные родники Татарстана", "Краски памяти" фильмнары өчен;
  • Рөстәм Шәмсутов – "Балчыклы китап" ("Глиняная книга") керамик һәм рәсем сәнгате эшләре сериясе өчен;
  • Рифкать Якупов – Татарстанның фотосәнгатен үстерүе һәм татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдыруы, аның мәдәни мирасын саклауга зур өлеш керткәне һәм "Сабантуй" фотоальбомы өчен.


2024 елда Тукай бүләгенә шагыйрь Ләис Зөлкарнәй, рәссам Кадыйм Җәмитов, Татарстан камера хоры җитәкчесе Миләүшә Таминдарова, урыс язучысы Борис Вайнер лаек дип табылган иде.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге әдәбият, сәнгать өлкәсендә киң танылган, милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әсәрләр һәм сәнгать, әдәбиятны өйрәнүдә мөһим хезмәтләр өчен бирелә. Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә төп бүләге санала. 1958 елда булдырылган.

Нигезләмәгә күрә, премия өч кешегә бирелергә тиеш, лаеклар юк дип табылса, кимрәк тә булырга мөмкин. Әгәр Тукай бүләген бирү комиссиясе мәдәният, сәнгатькә өлеш кертүчеләр – премиягә лаеклар күбрәк дип тапса, исемлек артырга да мөмкин.

2022 елның октябрендә Татарстанда "ят агент"ларны Тукай бүләгенә дәгъва итү хокукыннан мәхрүм иттеләр. Әгәр премиягә лаек дип табылган кеше акчалата бүләк һәм мактау кәгазе тапшырылганчы "ят агент" дип танылса, ул җиңүчеләр исемлегеннән чыгарылачак диелде.

2023 елдан һәр җиңүчегә 1 млн сум күләмендә премия бирелә.


🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG