2024 елда Русиядә террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә 3165 кешене керткәннәр. Бу хакта "Новости" агентлыгына Росфинмониторингның матбугат хезмәтендә җиткергәннәр.
2248 кешене — террорчы, 917 кешене экстремист дип тапканнар. 2023 елда Росфинмониторинг үзенең исемлегенә 1,7 меңнән артык кешене керткән иде, шуларның 1,1 меңен террорчы эшчәнлеккә катнашкан дип саныйлар. Шул рәвешле 2024 елда күрсәткеч ике тапкырга диярлек арткан.
Росфинмониторинг исемлегенә кергән затларның һәм оешмаларның барлык хисаплары һәм банк карталары томалана. Аларга медиа белән бәйләнештә булу, интернетта мәгълүмат чыгару, киңкүләм чаралар оештыру, сайлауларда катнашу тыела.
Хәзерге вакытта бу исемлектә теракт әзерләүдә гаепләнүчеләрне дә, гаскәрне "кимсетү" маддәсе белән эзәрлекләнүчеләрне дә табарга мөмкин.
Былтыр террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелүчеләр арасында татарлар белән башкортлар да бар. Аерым алганда Русиядә тыелган "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны анда былтыр 16 гыйнварда керткәннәр иде.
Узган ел гыйнварда башкорт активисты Руслан Габбасовның кулга алынган энесен дә террорчылар исемлегенә керттеләр. Шулай ук былтыр җәй көне журналист Фәридә Корбангалиеваны Росфинмониторинг исемлегенә өстәделәр. Августта Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК) эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп кулга алынган Уфа активисты һәм журналист Ольга Комлеваны да керткәннәр иде.
- Террорчылар исемлегенә балалар да кертелә. Узган елгы белешмәләргә күрә, Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, ике ел һәм дүрт ай эчендә 101 балигъ булмаган русиялене Росфинмониторингның террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә керткәннәр. Бу исемлеккә керүчеләргә гадәтә шушы маддәләр нигезендә җинаять эшләре ачылган була, аларның банк хисапларын туңдыралар һәм башка чикләү чаралары кертелә.
- Үсмерләргә террорчылык һәм экстремизм маддәләре нигезендә җинаять эшләрен, аерым алганда, тимер юллларда реле җайланмасы шкафларын яндырган өчен яки моны эшләмәкче булганга, хәрби комиссариатларга ут төрткәнгә яки төрмәкче булганга, сугышка каршы граффити ясаганга, мәктәптә атыш оештырырга теләүләре турында язышканга, Русиядә тыелган "Русия Азатлыгы" легионы белән хезмәттәшлек иткәнгә ачалар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум