Сөембикә манарасы киләчәктә туристларны кабул итәрлек итеп реставрацияләнәчәк. Бу хакта бүген Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау дәүләт комитеты рәисе Иван Гущин хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.
Аның сүзләренчә, быел төзекләндерүнең беренче өлеше башкарылган. Манараның нигезе, кирпечлы дивары ныгытылган, ярыклары ямалган. Киләсе елда реставрация эшләренә тотыначаклар.
— Безнең өченче этап та бар. Ул Сөмбикә манарасына туристларны кертү бурычы белән бәйле. Бу манараны музей һәм туристик функциясенә күчерү булачак. Әлеге эш белән киләсе елда шөгыльләнәчәкбез, — диде ул.
Быел Казан Кирмәне объектларын, шул исәптән Сөембикә манарасын төзекләндерү өчен 316,6 млн сум бүленгән булган.
• Ике ел элек Казан Кирмәнендәге Сөембикә манарасының дивары ярыла һәм кирпечләре кубып төшә башлады. Бөтенрусия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге Сөембикә манарасының кирпечләре кубып төшүендә туристларны гаепләде. Казан кунаклары кирпеч араларына акча кыстырып, диварга зыян китергән дип белдерде.
• Былтыр "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгы мөдире Илнур Рәхимов Сөембикә манарасының "якынча 2,19 метрга авышуын" әйткән иде. "Алдан ук тынычландырам – бар да яхшы һәм яхшы булачак та. Быел хөкүмәт кушуы белән экспертиза үткәрелә. Туфракны өйрәнәләр", диде ул.
• Соңрак Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Сөембикә манарасына куркыныч янамый дип белдерде.
• Сөембикә манарасы XVI гасырда Казан ханлыгында идарә иткән ханбикә исемен йөртә. Яндырылган кирпечтән төзелгән манараның биеклеге 58 метрга җитә. Ул авышлы биналар санына керә. Манара XVI яки XVIII гасырда төзелгән дип санала. Шул ук вакытта ул Казан ханлыгы чорында төзелгән һәм шушы вакыттан калган бердәнбер тарихи бина дигән фикер дә бар.
• XVIII гасырда манарага ике башлы бөркет урнаштырылган. 1980нче еллар ахырында татар җәмагатьчелеге таләбе белән манарада Ислам символы — ярым ай урнаштырылды. Татар җәмәгатьчелеге Хәтер көнендә манара янына килеп шәһитләрне искә алып дога кыла.
• 2000 елда Казан Кирмәне, шул исәптән Сөембикә манарасы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз
Форум