Сургут дәүләт университеты җитәкчелеге уку йортында намаз укуны тыйган. Бу хакта "Вестник Сургутского района" газеты яза.
Моңа кадәр басмага университет студентлары намазны "баскыч астында уку йорты җитәкчелегеннән качып" кылырга мәҗбүр булулары турында сөйләгән булган. Алар сүзләренчә, университет идарәсе аларга намаз укырга аерым бүлмә бирүдән баш тарткан.
Бу хәлгә Сургут дәүләт университеты җитәкчелеге аңлатма биргән. Алар уку йортының дөньяви булуын, шул сәбәпле намаз укырга рөхсәт ителмәвен белдергән. Шулай ук җитәкчелек студентлардан намаз укырга урын сорап мөрәҗәгать булмавын да искәрткән.
Моңа кадәр уку йортларында мөселманнарга дини киемнән йөрүне тыю очраклары күзәтелде. Октябрь ахырында Владимир өлкәсен Русиядә беренче булып мәктәпләрдә хиҗаптан йөрүне рөхсәт итмәде.
Мөселман җәмәгатьчелегендә бу бәхәсләр уятты. Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге мәктәпләрдә хиҗаптан йөрүне тыюга каршы чыкты. Алар бу фәрманны "Русиядә милләтара һәм динара дошманлыкны көчәйтүче норматив акт" дип атады. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да бу карарны тәнкыйтьләде. Дагыстан мөфтие шәех Ахмад Абдулаев Урыс православ чиркәве башлыгы, патриарх Кириллдан мәктәпләрдә яулыктан йөрү мәсьәләсендә мөселманнарны хуплауны сорады.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум