2025 елда Татарстанда 11нче сыйныфтан соң татар теленнән Бердәм республика имтиханын (БРИ) 34 укучы тапшыру ниятен белдергән. Бу хакта бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хөкүмәттә узган матбугат очрашуында хәбәр итте.
— Татар теленнән имтиханны тапшыру иң күп Казанда сайлаганнар, 22 укучы. Өчәр бала татар телен Түбән Кама һәм Биектау районнарында сайлаган. Кайбыч, Мөслим, Актаныш, Әтнә, Чистай, Бөгелмә районнарыннан имтиханны берешәр укучы тапшырачак, — дип сөйләде министр.
Аның сүзләренчә, 11нче сыйныфтан соң татар әдәбиятыннан быел Республика имтиханын 1 укучы тапшыра. Ул Чаллы шәһәренең 37нче мәктәбен тәмамлый, диде ул.
Илсур Һадиуллин татар телен сайлаучы укучылар саны артуы белән мактанды. Матбугат очрашуында күрсәткән таблицада узган ике елда татар теленнән имтиханны 8шәр укучы тапшырганы күрсәтелде.
Шул ук таблицада күренгәнчә, 2023 елда татар телен барлык укучыларның - 0,05% укучы, 2024 елда – 0,06% укучы сайлаганы күренә. Быел БРИ имтиханын барлык укучыларның 0,21%ы тапшырачагы диелә.
Татар теленнән Бердәм республика имтиханы - 3 июнь көнне, татар әдәбиятыннан имтихан 9 июнь көнне узачак.
9нчы сыйныфтан соң тапшырылган туган телдән имтиханны исә 5793 укучы сайлаган. Бу узган елдан 1801 кешегә күбрәк, дип белдерде министр. Алар арасында 5596 укучы – татар телен, 110 укучы – чуаш телен, 53 укучы – удмурт телен, 34 укучы – мари телен сайлаган.
Татарстанда 3 мордва мәктәбе булуына карамастан, быел 9нчы сыйныфтан соң бер бала да мордва телләреннән имтиханны сайламаган, диде Һадиуллин.
9нчы сыйныфтан соң татар әдәбиятыннан имтиханны 1 бала сайлады, ул Вахитов районы мәктәбендә укый.
- 2022 елда татар теленнән республика имтиханын бары бер укучы гына бирде. Татарстан мәгариф министрлыгында моны татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар.
- 2023 һәм 2024 елларда 11 сыйныфтан соң татар телен 8шәр укучы сайлады.
- Татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде. Мәсәлән, 2017 елда имтиханны 74 бала тапшырган.
- 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
- Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум