Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутатлары хәмер сатуны чикләде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Чикләүләүләр 245 җәмәгать туклану урынына кагылачак.

Татарстан Дәүләт шурасы күпфатирлы йортлардагы җәмәгать туклануы урыннарында хәмер сатуга вакыт чикләве кертте. Канун өлгесен депутатлар бертавыштан хуплады.

Сүз күпфатирлы йортларда гына түгел, торак йортлар биләмәсендәге җәмәгать туклануы урыннары турында да бара. Биредә исерткеч эчемлекләрне төнге 10нан иртәнге 10 сәгатькә кадәр сату тыелачак. Канун 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керергә тиеш.

Шул ук вакытта ресторан, кафе, барларга бу чикләүләр кагылмаячак, хәтта алар күпфатирлы йортларда урнашкан очракта да.

Канун өлгесен Татарстан дәүләт алкоһол инспекциясе әзерләгән. Алар бу чикләүләр торак йортларда яшәүчеләргә уңай шартлар тудырачак һәм җинаятьчелекне киметәчәк дип саный.

Канун аңлатмасында әйтелгәнчә, бүген Татарстанда күпфатирлы йортларда 299 җәмәгать туклану урыны бар. Шуларның 54е ресторан булып санала. Калган 245 объект яңа тәртип нигезендә эшләргә тиеш булачак. Аларның төп өлеше Казанга туры килә. Татарстан башкаласында күпфатирлы йортларда 186 җәмәгать туклану урыны урнашкан.

Ел башында күпфатирлы йортларларда алкоһол сатуга чикләүләр турында федераль канун кабул ителде. Аның нигезендә төбәкләр вакыт чикләвен үзләре билгели ала. Ул аракы, сыра, сидр, әче бал һәм башка төр спиртлы эчемлекләргә кагыла.

  • Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы белән илдә, шул исәптән, Татарстан һәм Башкортстанда хәмер куллану артты. Шуңа бәйле рәвештә көч куллану һәм үтерү очраклары да күбәйде. Социолог Искәндәр Ясәвиев авыр җинаятьләр һәм эчкечелек үсеше 2024 елда да дәвам итәчәк дип Азатлыкка фаразын җиткергән иде.
  • Психолог Солтания Гатауллина киләчәктә дә эчкечелек артуга әзер булырга кирәк ди.
  • 2024 елның гыйнвар-апрель айларында Татарстанда алкоһол 1,94 миллион дал күләмендә сатылган. Бу узган елның шушы чорыннан 5 процентка күбрәк.
  • Былтыр 4 миллионлап халкы булган Башкортстанда 28 мең кешенең эчкечеклектән интегүе хәбәр ителгән иде. 2022 елда бу авыруны 1,7 меңгә якын кешедә беренче тапкыр ачыклаганнар. Табиблар күзәтүе астында торучы алкоголизм авырулы кешеләр аеруча Уфада күп. Икенче урында – Стәрлетамак, өченчедә – Бәләбәй диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG