Украинада сугыш башлану белән Татарстан һәм Башкортстан депутатлары, шул исәптән, әлеге республикалардан Русия думасына сайланган депутатлар җирле мәсьәләләргә бәйле булмаган, ләкин кеше хокукларын кыса торган канун өлгеләре һәм төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Алар "ят агент"ларга, ЛГБТга каршы көрәшүчеләргә һәм Украина сугышын көчәйтергә өндәүчеләргә әйләнде. Бу үзенә күрә сәер, шул ук вакытта Мәскәү сәясәтенә туры килгән тәкъдимнәр. Мондый канун өлгеләрен һәм тәкъдимнәрне кайсы депутатлар җиткерә? Алар Татарстан мәнфәгатен яклыймы? Азатлык соңгы ике елда ике республика депутатлары тарафыннан яңгыратылган тәкъдимнәргә күзәтү ясады.
Шул ук вакытта Татарстан да, Башкортстан да үз мәнфәгатьләрен яклый алмый. Бигрәк тә Украина сугышы башлану белән алар үз хокукларын, иң мөһиме соңгы дәүләтчелек кыйпылчыкларын югалта бара.
Дума депутатлары: "ят агент"лар һәм Путинга каршылар белән көрәшү
2022 елның апрелендә, ягъни сугыш башланганнан соң ике ел узгач Русия Дәүләт думасында Татарстаннан сайланган депутат, мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская "ят агент" тамагасы турында тәкъдим белән чыкты. Ул Русия һәм Путин турында тискәре фикер белдергән артистларны "ят агент" дип танырга чакырды.
Бу артистларның күпләп Украина сугышына каршы чыгуына бәйле булды. Соңрак хакимиятне һәм сугышны тәнкыйтьләүче сәнгать әһелләренә репрессив чаралар күрелде, шул исәптән алар "ят агент" дип тамгаланды.
Шул ук вакытта Елена Ямпольскаяны Татарстан мәнфәгатьләре артык борчымый. Ул Татарстан президенты институтын юк итүче канунны яклап тавыш биргән депутатларның берсе булды.
2022 елның августында Русия думасының Башкортстан депутаты Иван Сухарев башка илдә виза алу өчен илнең хакимиятен һәм кораллы көчләрен тәнкыйтьләргә әзер булучы русияләрне ватандашлыктан мәхрүм итү тәкъдиме белән чыкты.
Көнбатыш илләре үзләренә кергәндә русияләрдән Путинны һәм аның гаскәрен тәнкыйтләргә мәҗбүр итмәкче, моңа баручы русияләрнең ватандашлыгын алырга яки аларга Русиягә керүне тыярга кирәк диде депутат.
Элегрәк Иван Сухарев Русиядән киткән шоу-бизнес йолдызлары – Иван Ургант, Максим Галкин һәм Чулпан Хаматованың керем чыганакларын тикшерү тәкъдиме белән чыккан иде. Әгәр салым түләүдә канун бозулар ачыкланса, депутат аларның Русиядә калган милекләрен сак астына алырга чакырды.
2023 ел башында Русия думасының Татарстаннан депутаты Олег Морозов Александр Солженицынның "Архипелаг ГУЛАГ" әсәрен мәктәптә укытуга каршы чыкты. Аның фикеренчә, ул артык авыр һәм акылы утырмаганнарга уку өчен яраксыз.
"Бу китапның мәктәп програмында булуы мантыйклы дип әйтеп булмый. Әйдәгез алайса Троцкий һәм Сталин хезмәтләрен дә өйрәник. "Архипелаг" – беренче чиратта сәяси, икенче чиратта гына әдәби әсәр, шуңа ул нык субъектив", диде ул.
Олег Морозов укучыларга сәяси әсәрләр укытмауны тәкъдим итә. Шул ук вакытта мәктәп системына милитаризм үтеп керде.
ТАТАРСТАН ПАРЛАМЕНТЫ
Татарстан Дәүләт шурасы Украина сугышына бәйле төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Алар сугышта Русия хәрбиләре санын арттыруны, Сталинны каһарманлаштыруны, Британия байрагын алып куюны, мәктәптә Солженицын портреты торуына гаҗәпләнүне, Тукайны идеаллаштыруны алга сөрде.
Мондый тәкъдимнәр артында нигездә берничә депутат тора. Бу — КПРФ фиркасеннән Хафиз Миргалимов һәм Альберт Яһудин, ЛДПРдан Эдуард Шәрәфиев, "Бердәм Русия"дән Азат Хамаев.
Украина сугышын көчәйтергә өндәү
Соңгы ике елда Татарстан парламентында Украина сугышын көчәйтергә өндәгән фикерләр яңгырады. 2023 елның августында Дәүләт шурасының ЛДПРдан депутаты Эдуард Шәрәфиев сугышта Русия хәрбиләре санын бер миллион кешегә җиткерергә чакырды.
Эдуард Шәрәфиев әйтүенчә, "махсус хәрби операциядә" "актив саклану өчен" 300-500 мең сугышчы кулланыла. "Актив һөҗүмгә күчү өчен" Русия "хәрбиләрне алмаштырырга гына түгел, аларның санын миллион кешегә булса да җиткерергә тиеш", дип саный ул.
Депутат Икенче дөнья сугышын мисалга китерде. Ул хәрби һөҗүм вакытында Кызыл армиядә хәрбиләр саны 10-11 миллион кешегә җиткән, диде.
Узган атнада Эдуард Шәрәфиев кабат "танылды". Бу юлы ул төнге клубка йөргән егетләрне җыеп Украинага каршы сугышырга җибәрергә чакырды.
"Бер көнлек мобилизация үткәрергә тәкъдим итәм. Аны җомга көнне бөтен илдәге төнге клубларда үткәрергә кирәк. Төн буе сикерешкәннәрнең бөтенесен "махсус хәрби операциягә" (Украинага каршы сугышны Русия рәсмиләре шулай атый - ред.) җибәрергә. Шул ук вакытта, әйтик, сәламәтлек белән бәйле бөтен чикләүләрне дә гамәлдән чыгарырга кирәк, чөнки сәламәтлеге төнге клубка килергә мөмкинлек бирә бит", дип язды ул Telegram-каналында.
Эдуард Шәрәфиев — сугыш темасына еш чыгыш ясаучылар депутатларның берсе. Ул үзе дә Татарстан депутатлары арасында беренче булып 2022 елның 7 ноябрендә Украинадагы сугышка китте. Ул фронттан кайтып-китеп йөри.
Элегрәк Шәрәфиев Татарстан Дәүләт шурасына мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакыты турында федераль канун өлгесе керткән иде. Әмма ул хупланмады.
2023 елның июнь уртасында депутат Русиядә гомуми мобилизация игълан итәргә чакырды. Аның әйтүенчә, "җәмгыятьнең бер өлеше сугыш кырында һәр көн гомерен куркыныч астына куя", ә икенче өлеше "берни булмагандай кылана".
Эдуард Шәрәфиев 2022 елда ЛДПРга нигез салган һәм фирканең элекке башлыгы Владимир Жириновскийның үлеменнән соң Казандагы паркларның берсендә аның исемен мәңгеләштерү тәкъдиме белән чыкты. Татарстан мөстәкыйльлегенә даими төстә каршы чыгучының исемен мәңгеләштерү тәкъдиме татар җәмәгатьчелегендә ризасызлык уяткан иде.
"Хәзер без — зур хәрефләр белән язылган Урыс дөньясы. Бүген бердәм булырга тиешбез", дип аңлаткан иде ул вакытта Шәрәфиев.
Казанда урын табылмаса да, 2023 елның октябрендә Татарстанның Биектау районында Жириновский исемендәге аллея барлыкка киләчәге хәбәр ителде.
Британия байрагын алуны сорап тавыш бирү
2022 елның 23 сентябрендә Русиядә мобилизация игълан ителгәннән соң Татарстан депутатлары Британия байрагына каршы көрәш башлады. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камадагы телләр өйрәтүче хоусый мәктәп бинасында (ә бу - инглиз телен тирәнтен өйрәнүче уку йорты) Британия байрагы эленеп торуына гаҗәпләнде. Аның чыгышы Русия пропагандасы төсмерен алды. Дәүләт шурасы секретариатына депутат Альберт Яһудин исеменнән Татарстан премьеры Алексей Песошинга мөрәҗәгать кергән, диде ул.
Бу мәсьәләне хәтта тавышка куйдылар. Депутатларга Британия байрагын алуны сорап район хакимиятенә мөрәҗәгать юлларга ризамы дип сорау куелды. Хуплаучылар – күпчелек, әмма ике кеше тавыш бирүдән тотылып калды. Бу парламент рәисенең ачуын чыгарды һәм ул кемнең каршы сукалап утыруын төпченергә тырышты.
Мөхәммәтшин каршы булучыларны "зараза" дип атады. Тотылып калган депутатка кул күтәрергә кушты. Бер депутат "Мин аңлап бетермәдем", дип акланды.
"Димәк, кичә каты итеп эчеп алгансың. Хезмәттәшләр, җитдирәк булыгыз. Бу – бик җаваплы эш. Матбугат карап тора, сайлаучылар тыңлый. Димәк, безнең арада шикләнүче бар. Ул байракны алып кую фикеренә шикләнә", диде Мөхәммәтшин.
— Тәҗрибә шуны күрсәтә, бүген дустанә түгел, иртәгә дустанә ил була ул, — дип кычкырды бер депутат.
Мөхәммәтшин белән бәхәскә керүче депутат Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла булганы ачыкланды.
Сталинны Украина сугышында җиңү символы итү
2022 ел ахырында Чаллының 25нче комплексындагы хосусый мәктәп ишегалдында Иосиф Сталинга һәйкәл урнаштырылуы билгеле булды. Бу җәмәгатьчелектә зур бәхәсләр уятты. Бераздан мәктәп Сталин һәйкәлен алып куйды.
Соңрак Сталин һәйкәлен урнаштыру мәсьәләсе Татарстан парламентында да күтәрелде. КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов һәйкәлгә каршы чыгучыларны тәнкыйтьләп чыкты.
Ул түрәләргә мөрәҗәгать итеп, Сталинга һәйкәл кую яшьләргә тарихи лидерны күрсәтү дип атады һәм Украинаны тәнкыйтьләде.
"Украина аша НАТО күтәргән нацизм, фашизмны җиңәр өчен иң яхшы традицияләрдә берләшергә кирәк", диде ул Сталинны бер җиңү символы буларак тасвирлап.
Иң кызыгы, Миргалимовка каршы бер депутат та каршы чыкмады. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Миргалимовны хәтта хуплап чыкты.
2023 елның көзендә "Алабуга-Политех" уку йортының баш-фатирында Иосиф Сталин сыны куелды. Бу юлы ул зур бәхәсләр уятмады.
Тукайны идеаллаштыру
2023 елның июнендә Татарстан депутатлары Тукай турында әзерләнгән тамашаны тәнкыйтьләп чыкты һәм хөкүмәткә мөрәҗәгать юлларга җыенуын белдерде.
Сүз узган елның 26 апрелендә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узган тантана турында барды. Режиссер Айдар Җаббаров Габдулла Тукайның Казанга килүен, татар зыялылары белән танышуы турында театральләшкән тамаша күрсәткән иде. Тукай образын Камал театры артисты Эмиль Талипов башкарды.
КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Тукайның образыннан көлделәр дип белдерде.
Коммунистның фикерен Азат Хамаев та күтәреп алды.
Депутатлар арасыннан бары язучы Ркаил Зәйдулла Җәббаровны яклап чыкты. Моңа җавап итеп, Хамаев канәгатьсезлек белдереп берничә тапкыр урыныннан кычкырды.
Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тукай образы тудырган сорауларны рәсмиләштереп, хөкүмәт органнарына, министрлыкка хат җибәрергә кушты. Шуннан соң бу мәсьәләнең аерым күтәрелгәне булмады.
Мәктәпләрдә Солженицын портреты куелуга гаҗәпләнү
2023 елның октябрендә Татарстан Дәүләт шурасында патриотик тәрбия турындагы канун өлгесе каралды. Утырышта "Бердәм Русия" фиркасе вәкиле Азат Хамаев урыс язучысы, "Архипелаг ГУЛАГ" әсәре авторы, диссидент Александр Солженицынның мәктәпләрдә портреты торуына гаҗәпләнде.
Хамаев үз чыгышында Чечня башлыгы Рамзан Кадыров һәм аның улын тәнкыйтьләде. Соңрак аңа бу фикере өчен гафу үтенергә туры килде. Әлеге чыгышында ул Солженицынны да телгә алды.
"Тагын бер сорау: райондагы бер мәктәпнең урыс теле сыйныфында безнең классикларның портретлары куелган. Янәшәдә Солженицын портреты тора. Мин моны аңламадым", диде ул.
Залдан: "Солженицынның ни катнашы бар?" дип кычкырдылар.
Хамаев "мин үз фикеремне әйтәм" дип кенә кырт кисте.
БАШКОРТСТАН ПАРЛАМЕНТЫ
Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай да "сәер мәсьәләләрне" еш күтәрә. Аерым депутатлар СССР таркалуны канунсыз дип табарга чакырды. Соңгы вакытта алар Мәскәү сәясәтенә кушылып, "ят агент" белән ЛГБТга каршы көрәшүчеләргә әйләнде.
СССРны торгызуга чакыру
2022 елның ноябрендә Башкортстан дәүләт җыены-Корылтай депутаты Рөстәм Хафизов СССР җимерелүен канунсыз дип табуны таләп итеп, Русия Югары мәхкәмәсенә дәгъва тапшырырга тәкъдим итте.
Ул җавап бирүчеләр итеп Русия федераль җыенының ике пулатын һәм Русия хөкүмәтен күрсәтергә кирәк, диде. Депутат фикеренчә, 1991 елның декабрендә кабул ителгән Беловеж килешүләре канунсыз һәм гамәлгә яраксыз дип танылырга тиеш. Моны ул "НАТО блогының дәүләтебез чикләренә якын килүе" белән аңлатты.
Хафизов әлегә мәхкәмәгә дәгъва әзерләмим, сайлаучыларымның фикерләрен генә сорашам дигән иде. Ул мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткәнме, юкмы — әлегә мәхкәмнең бу турыда җавабы ишетелмәде.
"Ят агент"ларның керемен кисү
2024 елның мартында республика парламенты "ят агентлар"ның керемен чикләү турында канун өлгесе әзерләде. Авторлар "ят агент"ка килгән акчаларның минималь хезмәт хакы кадәр өлеше генә үзенә калырга, ә калганы дәүләткә бирелергә тиеш дип саный.
"Ят агент" бу таләпләрне үтәмичә акча яки милек ала икән, ул төзегән килешүләрдән кергән бөтен керемне дәүләткә күчерергә тәкъдим ителде.
Депутатлар бу үзгәрешләрне "Чит йогынтыдагы затларның эшчәнлеген контрольдә тоту турындагы" федераль канунга кертергә тели.
Гаилә кодексында ЛГБТга каршы матдә кертү
2024 елның мартында Башкортстан Корылтае депутатлары ЛГБТ темасын дәвам итте. Кабул ителгән кануннан күренгәнчә, хәзер Башкортстанда өйләнешкәннән соң гаиләдә ир-ат яки хатын җенесен үзгәртсә, бу гаиләне аеруга нигез булачак.
Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев аңлатканча, "көнбатышның сәламәт булмаган йогынтысы безгә бу турыда канунда язарга мәҗбүр итә".
Җенес алыштыру турындагы норма хәзер Башкортстан Гаилә кодексына да кертелгән.
Депутатлар республика мәнфәгатен яклыймы?
Татарстан һәм Башкортстан депутатлары, һәм бу республикаларның Русия думасында утырган вәкилләре үз җирлекләрен ни дәрәҗәдә яклый соң? Бу сорауга җавапны Татарстан мисалында ачык күрергә мөмкин.
2017 елда Татарстан парламенты мәктәпләрдә татар телен укытуны ихтыярига күчерүне хуплап тавыш бирде.
Республикага һөҗүм 2020 елда Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертелгәннән соң тагы да көчәйде. Аерым алганда, Татарстанда Конституция мәхкәмәсе бетерелде. Дәүләт шурасы депутаты Рамил Төхвәтуллин аны яклап чыкты. Шулай да парламент утырышында бу мәсьәлә тавышка куелмады.
2021 ел ахырында Русия думасында төбәк хакимияте турында канун кабул ителде. Ул Татарстанда президент институтын бетерүне күзаллады. Бу канун өчен Думага Татарстаннан сайланган 15 депутатның 6сы хуплап тавыш бирде. Алар арасында Олег Морозов, Илдар Гыйлметдинов, Әлфия Когогина, Максим Топилин, Елена Ямпольская, Руслан Гаджиев (барысы да "Бердәм Русия" фиркасеннән) бар иде.
Сугыш башланганнан соң Татарстанның дәүләтчелек символларына каршы көрәш көчәйде. 2023 ел башында Дәүләт шурасы депутатлары Татарстан Конституциясенә шактый мөһим үзгәрешләр кертте. Конституциядән "суверенитет" сүзе тулысынча юкка чыгарылды, Татарстан ватандашлыгы төшенчәсе бетерелде, Татарстан президенты атамасы "рәис"кә үзгәртелде.
Татарстан депутатлары җанисәп мәсьәләсендә дә үз фикерен кискен белдермәде. 2021 елда Русиядә халык санын исәпкә алу нәтиҗәләренә караганда, илдә татарлар саны 2010 белән чагыштырганда 600 меңгә кимегән булып чыкты. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җанисәп сыйфатсыз узды, рәсми документлар алынганнан соң, Татарстанда "җитди тикшеренү эше" узачагын җиткерде.
Татарстан ел саен үзендә җыелган салымнарның якынча 70 процентын Мәскәүгә юллый. Соңгы вакытта Дума депутатлары да, Татарстан парламенты да бу мәсьәләне күтәрмәскә тырыша. Гәрчә, соңгы елларда республика акчаны Мәскәүдә күбрәк калдыра башлады.
Татарстан белән Башкортстанның Мәскәү сәясәтен алып баручы республикаларга әйләнүен сәясәт белгечләре дә таный.
Руслан Айсин фикеренчә, Мәскәү еш кына Рөстәм Миңнехановны курчак һәм корал итеп үз файдасына куллана. Моңа кадәр сәясәт белгече Аббас Галләмов халык Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны Мәскәү ялчысы, Мәскәү курчагы дип кабул итә дип Азатлыкка сөйләгән иде. "Халык башкорт үзаңын, мәдәниятен, башкортның сәяси иреклеген бетерү өчен Мәскәү сәясәтен алып бара дип уйлый", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум